поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.09.2018 Җәмгыять

Хәйрия фонды оештырылды

Самараның “Прогресс-В” компанияләр төркеме бинасында шагыйрь, рәссам, язучы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның мәдәни мирасын саклап калу буенча хәйрия фондын оештыру җыелышы узды.

Самараның “Прогресс-В” ком¬панияләр төркеме би¬на¬сында шагыйрь, рәссам, язучы Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның мәдәни мирасын саклап калу буенча хәйрия фондын оештыру җые¬лышы узды.
 
Илле елдан артык түшәктә хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булуына карамастан, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр иҗат иткән мәрхүм Гакыйль Сәгыйровның туган авылы Иске Җүрәйдә музей ачу турында сөйләшүләр күптән бара иде. Шөкер, шушы очрашуларның нәтиҗәләре дә күренә башлады инде.
 
Музей ачу мәшәкатьләренең төп өлешен “Прогресс-В” ком¬панияләр төркеме президенты, Россиянең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин үз өстенә алды. Җыелышта Гакыйль Сәгыйровның мирасын саклап калу буенча хәйрия фонды оештырылып, Уставы кабул ителде һәм аның президенты итеп Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды.
 
Фондның идарәсенә ша¬гыйрьнең бертуган энесе Наил Сәгыйров һәм җиңгәсе Халидә Сәгыйрова, “Сәләм” газетасы хезмәткәре Миләүшә Газыймова,  Россия журналистлар берлегенең Самара өлкәсе оешмасы хезмәткәре Тәнзилә Әһлиуллина сайланды, рәисе итеп Вазыйх Мөхәммәтшин билгеләнде.
 
Шулай ук Попечительләр советы да оештырылды. Ан¬да Россиянең атказанган мә¬дәният хезмәткәрләре, Гакыйль Сә¬гыйровның иҗатын пропагандалаучы Гакыйль һәм  Рәйсә Шәкүровлар, өлкә “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, “Туган тел” оешмасы һәм өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәм¬гыяте пре¬зидентының ки¬ңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәй¬зуллина керделәр. Попечительләр со¬веты рәисе итеп Фәрхәт Мәх¬мүтов, ревизоры итеп “Бер¬дәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгат Әһлиуллин сайланды.
 
Хәйрия фонды Самараның “Прогресс-В” компанияләр төр¬кеме бинасының (Чернореченская урамы, 50) 301 офисында урнашачак.
Документлар, нотариус¬лар тарафыннан раслангач, юс¬тиция министрлыгында һәм салым инспекциясендә тер¬кәләчәк, исәп-хисап счеты ачылачак һәм Хәйрия фонды рәсми рәвештә эшли башлаячак.
 
Очрашу барышында ша¬гыйрьнең басылмаган ши¬гырьләрен нәшер итү турында да сүз булды. Киләчәктә бу гамәл дә тормышка ашырылачак, дигән фикерләр яңгырады.
 
 

Миләүшә ГАЗЫЙМОВА
Бердәмлек
№ --- | 28.09.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»