поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.09.2018 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: Гайбәттән арыганымны белсәгез!..

Җырчы Илсөя Бәдретдинова турында яңа хәбәрләр чыгып кына тора. Имеш-мимешләр дә җитәрлек. Шунысы яхшы — Илсөя җаваптан качмый. “Халыкка нәрсәм кызык? Сәхнә алдымы, артымы — сөйлим! Яшереп торыш юк”, — ди ул...

— Илфак абый җырлары белән эшләр ничек? 
— Җырлары өч баласына мирас булып күчте. Ул язып, мин башкарган җырлар радиодан яңгырамый. Чөнки исән чагында моны үзе тыйган иде. Документ эшләре артыннан йөри башлыйм да тагын сүз ишеттерәләр... Концертларымда кайберләрен җырлыйм. Балалары каршы төшми. Илфакныкы булмаган җырлар да берничә альбом чыгарырлык җыелды. Программага барыбер аныкын да кертәсе килә бит.
 
— “Илфак җырларын башкармагач, стиле үзгәрде. Хәзер башкалар белән охшаш”, — диләр. Күпләр элекке Илсөяне сагына. 
— Әйе. Әмма үзгәрү үземнән дә торадыр. Олыгайдым, холык, фикерләвем үзгәрде. Хәзер бүгенге стилем ошый. Әмма элеккеләрен дә беразын кертәм. Дөресен әйтәм, җырны нинди таләпләр белән сайлаганымны белмим. Күңел ничек куша, шулай эш итәм. Быел, аптырагач, программа исемен дә “Күңел куша” дип атадым... 

— Кисәк ябыгып китүең шактый сүз кузгаткан иде. Хәзер: “Илсөя пластик операцияләр ясата”, — диләр. Берәр җиреңне “төзәттергәнең” бармы? 
— Белмим, гел аптырыйм... Иренем дә, битем дә үземнеке. Әле мине бер данлыклы сайтка иң күп пластик операцияләр ясаткан татар җырчылары исемлегенә беренче булып керткәннәр. Шаккаттым. Таныш адвокат белән сөйләшкән идем. “Судка биреп, рәхәтләнеп рухый зыян өчен 500 мең сум акча алырга була. Артыннан йөр”, — ди. Шуннан соң уйнап кына РКБда эшләүче таныш косметолог белән сөйләштем. Пластик операция ясатмавыңны исбатлау берни тормый, ди. Артыннан йөрергә вакыт юк. Бер тотынсам, урыннарына утыртам әле. 
Иренемә дә бәйләнделәр инде. Тагын бер кабатлыйм — күпертмәдем! Соңгы елларда ябыккач, ирен шулай кабарып калган кебек. Хәзер бераз ит куна башлады, 7 кг га арттым. Битем дә шул ук. “Инстаграм”да шулхәтле пычрак аталар. Алар ничек яши икән? Бер түземлегем бетәр инде... Сәгате суккач, судларда йөрмичә булмас, ахры. 

— Гайбәт дигәннән, элек: “Башкортостанда мин йокламаган ир-ат калмаган икән”, — дип уенын-чынын әйтә идең... 
— Анысы “ничава” булган икән, монда миннән “лесбиянка” ясаганнар бит әле. Көлимме, елыйммы?! Хәзер администраторым Гүзәл белән икебез арасында “мәхәббәт” икән. Шаккатуыңнан егыл да үл!.. 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 27.09.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»