|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2018 Мәдәният
Камал театры Мәскәүгә 5 премьера алып бара11-16 гыйнварда Россия Дәүләт академия Малый театры бинасында (Мәскәү ш.) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының (Казан ш.) зур гастрольләре үтә. 113нче сезонда татар театры Мәскәүгә соңгы елларның 5 премьерасын алып бара. 1 гыйнвар 19.00, "АК КАЛФАГЫМ ТӨШЕРДЕМ КУЛДАН..."
Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан.." пьесасы 1980нче еллар ахырында языла. Үзгәртеп кору елларында телевизион күпер жанры бик популяр иде. Шул елларда Владимир Познер һәм Фил Донахью кебек танылган журналистлар алып барган, СССР һәм АКШның гади кешеләре арасында телевизион күпер аша корылган әңгәмәләр тележурналистика тарихына кереп калдылар. Бүген, интернет заманасында, ул чорның күп кенә техник яңалыклары кызыклы анахронизмнар булып тоела, ләкин автор тарафыннан күтәрелгән темалар актуальлеген югалтмый, киресенчә, куркыныч, дәһшәтле төсмер ала.
12 гыйнвар 18.00, 16 гыйнвар 19.00, " ӘТӘЧ МЕНГӘН ЧИТӘНГӘ"
“Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә.
13 гыйнвар 12.00 һәм 19.00, "КИЛӘ ЯВА, КИЛӘ ЯВА..."
Комедиядәге вакыйгалар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән чыгып китә. "Үч алыр өчен" хатын танышын кунакка чакыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ир дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә килеп керә. Вакыйгалар куера, үсә, шартлый. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта. Кемгә көлке, кемгә күз яшьләре.
14 гыйнвар 19.00, "МИРКӘЙ БЕЛӘН АЙСЫЛУ"
Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия һәм мөһим роль уйный. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны күптән түгел генә баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя. Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана.
15 гыйнвар 19.00, "ТОРМЫШМЫ БУ?.."
«Тормышмы бу?» әсәренең герое – яшь шәкерт халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус һәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм - мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль уртакул авыл мулласы булып кала. Геройның хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенең нигезен тәшкил итә.
КАССА: (495) 624 40 46, (499) 237 31 81
--- |
Иң күп укылган
|