поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2018 Милләт

“Үзен хөрмәт итмәгән милләтне бүтәннәр дә санламый”

Социологлар җәмгыятьне шартлы рәвештә 3 секторга бүлә: дәүләт оешмалары, бизнес һәм коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар. Безнең газета 3нче секторның үсешенә игътибар бирә һәм актуаль мәсьәләләрне һәрвакыт халыкка җиткерә.

Табиб-юрист, 1995-1999 елларда Дәүләт Советы депутаты, элек медицинада хокук яклау эшләре белән шөгыльләнгән оешманы җитәкләгән Сурия Усманова нәкъ ун ел элек «Түгәрәк өстәл» үткәрик дип, редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Хәтерләсәгез, без «Хокук яклау, хокукый агарту һәм бу эштә иҗтимагый оешмаларның роле» дип аталган «Түгәрәк өстәл»не уздырган һәм анда яңгыраган фикерләрне «Халыкны яклый башлыйк инде!» дигән мәкаләдә язып чыккан идек. Әлеге зур сөйләшүдә иҗтимагый оешмалар мәсьәләләре белән яхшы таныш белгечләр һәм журналистлар катнашты – республиканың юстиция министры урынбасары Әнәс Сираҗетдинов, Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җәмил Яһудин, «Хокук һәм хәят» журналы мөхәррире Хәлим Гайнуллин, Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча аппарат консультанты Әлфия Габдрахманова, аналитик Ринат Хәбибуллин, хокук белгече Ленар Мәүлетов, журналистлар Искәндәр Сираҗи һәм Рәмис Латыйпов, хокук белгече Галимҗан Ханов һәм икътисадчы Таһир Нарбәков. Ун ел эчендә республикабызда иҗтимагый оешмаларның хәле үзгәргәнме, алар телебезне, мәдәниятебезне саклап калуда нинди роль уйныйлар, бүген нинди проблемалар белән «яналар», нәрсә эшлиләр, нәрсә эшләмиләр – гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче «Сириус» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Сурия ханым Усманова белән бүген кабат шул темага сөйләшәбез.

 
– Сурия ханым, депутатлыктан киткәннән бирле, сезне иҗтимагый оешмалар эчендә кайный дип беләбез. Татарстандагы өченче секторның бүгенге хәле турында ни диярсез?
 
– Мин инде 2000 елдан бирле әлеге оешмалар белән тирәннән кызыксынам, шуңа ул сектор эшен ярыйсы гына күзаллый идем. Әмма соңгы вакытта берничә факт Татарстандагы иҗтимагый оешмаларның эшен анализларга этәрде. Бу эш белән берничә ел шөгыльләндем, дөресен әйткәндә, аерым институт башкарырга тиешле хезмәтне башкардым. Инде хәзер әлеге өлкәне Мәскәү яки бүтән төбәкләр дәрәҗәсенә күтәрү өчен тырышам – язам, очрашам, аралашам. Миңа бу эштә ярдәм иткән Фәндәс Сафиуллинга, Разил Вәлиевкә, Тәэминә Биктимеровага рәхмәтем бик зур. Республикада өченче секторның артта калу сәбәпләрен ачып, эшләнмәгән эшләр турында конкрет фактлар китереп, “Ватаным Татарстан” газетасының 1 июнь санында “Татар телен саклап калу юллары бармы” дип аталган әңгәмәдә сөйләгән идем. Теманы тулырак аңлау өчен башта шул материалны укып чыгарга киңәш итәм.
 
– Телебезне саклау, мәдәниятебезне үстерү өчен иҗтимагый оешмалар нинди мөмкинлекләр бирә соң?
 
– Соңгы елларда татар теленең гаиләләрдәге, бакчалардагы, мәктәпләрдәге хәлен барыбыз да күреп тордык, әмма күрмәмешкә сабыштык. Атнага ике сәгать кенә укып, ана теленең сакланмавы, мәдәниятебезнең үсмәве галимнәргә генә түгел, гади кешеләргә дә аңлашыла иде. Хәзер бетәбез дип уфтанудан файда юк. Без бүген хөкүмәтне, конгрессны гына тәнкыйтьләп утырырга тиеш түгел. Зыялы һәр кешегә милләт өчен нәрсә дә булса эшләргә хәзер мөмкинлекләр бар. Шулардан файдаланып, эшкә керешергә вакыт. Милли аңны үстерергә кирәк, ата-аналар белән эшләргә кирәк дигән сүзләрне соңгы вакытта бик еш ишетәбез. Әйе, кирәк. Ә ничек итеп, моның механизмы турында сөйләүче юк.
 
Татар зыялылары бик күп эш башкара ала. Ничек итепме? Проектлар эшләп. Баштан ук конкрет мисал китерәм. Шактый романнар, повесть, хикәяләр авторы, язучы Зиннур Хөсниярне барыгыз да беләсез дип уйлыйм. Әле бит ул берничә проектның авторы да. “Салават күпере” исемле балалар журналы һәм театр, эстрада тормышын яктыртучы“Сәхнә” журналы Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы белән, аның үз нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. Тагын бер проекты “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале. Күз алдыгызга гына китерегез, безнең зыялылар: язучылар, журналистлар, сынчылар, рәссамнар – һәрберсе берничә проект кына эшләсә дә, без рухи-мәдәни яктан ничек күтәрелер идек!

– Проектлар төзү өчен иң элек нәрсә эшләргә кирәк?
 
– Иң элек оешма төзергә кирәк. Оешма төземичә һәм счет ачмыйча, яхшы проектлар эшләргә өйрәнмичә, конкурсларда катнашып булмый. Бай кешеләр дә акчаны эше планлаштырылган, сроклары тәгаенләнгән, бюджеты саналган, нәтиҗәсе күренеп торган проектларга гына бирәләр. Чит төбәкләрдә бу секторга игътибар бик зур, анда халыкны эшләргә өйрәтәләр. Алар яхшы проектларга акча сорап безнең республикадагы предприятиеләргә дә мөрәҗәгать итәләр һәм теләкләренә дә ирешәләр.
 
– Бүгенге көндә милли аңны үстерү, телне саклау өчен нинди оешмалар кирәк дип уйлыйсыз?
 
– Иң башта, тиз арада язучылар, журналистлар, композиторлар, җырчылар, театр әһелләре, рәссамнар, сынчылар, архитекторлар, тарихчылар һ.б. ассоциацияләрен төзергә кирәк.

– Бездә язучылар, рәссамнар һ.б. берлекләре бар бит инде...
 
– Безгә хәзер йөзләрчә генә түгел, ә меңнәрчә оешма төзү кирәк. Мәскәүдә бүгенге көндә 2000 кешегә 1 оешма туры килә, ә бездә 8000 кешегә – 1. Берлекләр шул ук иҗтимагый оешмалар бит инде, аларның эшләрен кем башкарыр дигәндә, сүз аларның хезмәтләрен бүтән оешмаларга күчерү турында бармый, алар эшләмәгәнне эшләргә кирәк. Аннан соң берлекләр үз уставлары нигезендә эшлиләр, алар барлык иҗат кешеләрен берләштерә алмый. Мәсәлән, Язучылар берлегенә керү өчен берничә китабың чыгу һәм күренекле язучылардан рекомендацияләр кирәк. Ә Композиторлар берлегенә керү бик гадиме? Конкрет мисал. “Акчарлак” газетасының быелгы 28 июнь санында басылган әңгәмәдә Азат Хөсәенов болай дигән: “Композиторлар берлегендә тормыйм. Композитор дипломы булса гына союзга алалар. Ә мин консерваторияне тынлы оркестр, тромбон буенча тәмамладым. Көйләр язсаң да әһәмият бирмиләр. Мин җырлар гына язмыйм, инструменталь әсәрләрем дә күп. Тынлы инструментлар, хор өчен әсәрләр, 70тән артык спектакльгә музыка яздым. Даһи әйбер язсаң да союзга алмыйлар”.
 
Эш сыйфатлы булсын, яхшы нәтиҗә бирсен өчен безнең зыялыларга оешмаларга берләшергә кирәк. Германия иң яхшы медицинасы белән горурлана. Ә анда бит дәүләт медицина учреждениелеренә бина һәм аппаратура гына бирә. Медицинаның сыйфаты өчен исә ассоциацияләр җавап бирә. Ни өчен Германиядә 130 ел элек врачлар ассоциациягә оешкан? Сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык проблемаларны уртага салып сөйләшеп, аңлашып хәл итәр, дөрес карарлар кабул итәр өчен. Ассоциация – ул парламент рәвешендә эшли, ягъни проблемаларны һәр врач күтәреп чыга ала, һәм чишү юлларын бергәләп эзлиләр. Күпчелек илдә врачлар ассоциациягә берләшкән. Шулай ук һәр белгечлекнең үз оешмасы бар – стоматологлар, офтальмологлар һ.б. ассоциацияләре. Ул оешмаларның абруйлары шулкадәр зур, медицина өлкәсендәге бер генә проблема да алардан башка хәл ителми. Әгәр врач үз эшен сыйфатсыз башкара, ялгышлар күп ясый икән, аны оешмадан чыгаралар. Ул инде үз илендә генә түгел, гомумән, Европада медицина өлкәсендә эшли алмый. Күпләр врачларның дуслыгына, бер-берсен яклавына игътибар итә. Врач-юрист һәм элек медицина хокукы белән шөгыльләнгән кеше буларак, мин шуны яхшы беләм: врачлар коллегаларының эшен бәяләүгә, тәнкыйтьләүгә, экспертизага алынмыйлар. Авыруны дәвалаганда бик тупас хата ясаган коллегаларына нәфрәтле-ачулы берничә сүз әйтеп куюлары бар, әмма судларга барып, аноним хатлар язып йөрмиләр. Чөнки алар ассоциацияләрендә бик еш очрашалар, бер-берләрен беләләр, проблемаларны ачыктан-ачык сөйләшәләр, болай эшләү аларны дуслаштыра. Бу яктан врачлардан үрнәк алырга кирәк.
 
– Оешмалар уңышлы эшләсен өчен нәрсә эшләргә?
 
– Эшне башлап җибәрүдә беренче адымнар – теркәү өчен кирәкле норматив документларны өйрәнү, шушы сфераны җайга салган норматив-хокукый базаны белү, проект язу кагыйдәләрен өйрәнү, эшчәнлекне социаль челтәрләрдә җәелдерү, оешманың сайтын булдыру, дәүләт органнары, матбугат чаралары белән эшләү, төрле органнарга хисап ясау. Ягъни, иң беренче эш – уку. Мин шул мәсьәләләрне күтәреп, уку эшләрен оештырып йөрим, әмма һәркемгә мәгълүмат биреп бетерә алмыйм. Моны оешмалар аша эшләргә була. Бүгенге көндә миңа уку процессын оештыру өчен оешма әгъзаларының без укырга телибез дигән мөрәҗәгатьләре кирәк. Журналистлар оешмасына аерым тукталам. Актив, иҗатка омтылган кешеләрне табу өчен һәм аларга мөмкинлекләр бирү өчен халыкка 3нче сектор – иҗтимагый оешмалар турында сөйләргә кирәк. Соңгы вакытта күп газеталар фермерлар, эшмәкәрләр турында яза. Бик кирәкле эш. Шул ук вакытта бар мәгълүмат чараларында төрле оешмаларны, аларның эшчәнлеген, проектлар турындагы мәкаләләр бастырырга кирәк. Укыту мәсьәләләре хәл ителгәч, халыкка мәгълүмат бирү өчен дә журналистар оешмасы кирәк.
 
– Ә оешмалар зыялыларның үзләренә ни өчен кирәк?
 
– Дөресен әйткәндә, иҗат кешеләренә аптырыйм. Аларның бит иркенләп, мәсьәләләрне уртага салып, даими очрашып сөйләшү, киңәшләшү мәйданы юк. Оешмалар беренче чиратта шул функцияне үтәр өчен кирәк. Оешмаларның тәүге һәм төп эше – үз өлкәләренә кагылышлы программа – тәкъдимнәр җыелмасын булдыру. Аны шул өлкәдә хезмәт куйган барлык белгечләрне җәлеп итеп, газета-журналлар, радио, телевидение аша халыкка җиткереп, халык тәкъдимнәрен өстәп эшләргә кирәк. Шул программаларны укып, тәкъдим кертеп, республика гөрләп торырга тиеш. Аннан соң Дәүләт Советына, министрлыкларга мөрәҗәгать итеп, программаны кабул итүгә ирешергә. Бу проектларга күпме акча салыну, башкарылу вакытлары – депутатлар һәм хөкүмәт эше. Тәкъдимнәрнең күп өлешен проект итеп эшләп булганлыгы программаларны төзегәндә үк күренә. Хәзер газета-журналларда, конференция материалларында шундый тәкъдимнәр тулып ята. Бигрәк тә “Мәдәни җомга” газетасында Миләүшә Галиуллина белән Сөембикә Кашапованың мәкаләләрен сокланып укыйм. Алар мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә кагылган нинди генә теманы алсалар да, проблеманың төбенә төшеп, чишү юлларын да күрсәтеп бирәләр. Программалар төзегәндә шул тәкъдимнәрне күчереп кенә аласы. Безнең зыялыларның социаль мәсьәләләре дә баштан ашкан. Оешма юридик статуска ия, законда язылган барлык хокуклардан файдаланып, социаль мәсьәләләрне күтәрә аласыз.

– Уңышлы эшләү өчен оешма нинди таләпләрне белергә, нәрсәгә таянырга тиеш?
 
– Эш принциплары: ишекләр һәрвакыт, һәркемгә ачык булырга тиеш – оешмага үз юнәлешендә эшләгән һәр кешене чакырырга кирәк. Пиар өчен генә оештырылган, дус-танышларны гына жыйган оешманың авторитеты булмаячак. Аннан һәр кешенең фикерен тыңларга, һәр фикерне уртага салып тикшерергә; системалы эшләргә – айның, яки атнаның билгеле бер вакытында һәм бер урында очрашу кирәк. Оешма житәкчеләре актив, үз фикерен курыкмыйча әйтә белүче, яхшы оештыручы булырга тиеш. Бер оешманың берничә рәисе булырга мөмкин. Мәсәлән, Русия юристлар ассоциациясенең 4 рәисе бар. Татар мәдәниятен үстерү өчен аеруча кирәкле оешмаларны санап үтәм: татар киеме белән шөгыльләнүчеләрне һәм шул өлкәне белгән галимнәребезне җыеп, ассоциация төзергә. Бүгенге көндә әлеге өлкәдә эшләгән дизайнерлар бар. Әмма төрле очракка, төрле яшьтәгеләргә, төрле бәядән алырлык татар киеме бар дип әйтә алабызмы? Шул ук вакытта галимнәр бүгенге дизайнерларның татар милли киеменең тарихын белмәвенә, аны гади чуарлыкка гына кайтарып калдыруына, милли стильнең бозылуына борчылуларын әйтәләр. Мәсәлән, Саха-Якутиядә якут милли киемнәрен өйрәнү, тормышка кабат кайтару, саклау һәм тарату юнәлешендә эшләүче “Сахалыы танас” дип аталган иҗтимагый оешма бар. Шәҗәрә юнәлешендә эшләүче оешма кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы бу эш белән өлешчә шөгыльләнә, әмма безгә әлеге юнәлешне башкортлар кебек дәүләт программасы дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Татар балалар әдәбияты белән шөгыльләнүчеләрне бер оешмага тупларга; татар уенчыклары ясаучылар ассоциациясе төзергә кирәк.
 
– Ана теленә кагылышлы авыр хәлдән чыгу өчен ата-аналар белән эшләргә кирәк диләр. Сез бу эшләрне ничек күз алдына китерәсез?
 
– Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Бөтен җәмгыять, дәүләт оешмалары алдында гаять зур эшләр тора. Мин депутатлар, хөкүмәт башкарасы эшләргә кагылмыйм. Ә менә оешмалар нәрсә эшли ала соң? Төп бурычларның берсе – шәхесләребезне күтәрү. Русларның шәхесләрен күтәрә белүләренә сокланам. Соңгы елларда Русия тарихында азмы-күпме эз калдырган шәхесләр хакында күпме кино, спектакль күрсәтелде, китаплар язылды. Телеканалларда һәркөнне диярлек алар турында тапшырулар чыгып тора. Рус телевидениесе бер-ике фильмда эпизодларда гына уйнаган артистларының юбилейлары белән гөр килә. Ә инде күренеклерәк кеше булса, кайсы каналны ачма, аның турында сөйлиләр. Безнең татар киносында тема таба алмыйча, бармактан суырылган темалар белән мәш киләләр. Шәхесләребез турында документаль фильмнар юк диярлек, бу дөньяны ташлап китеп барган көннәрендә дә алар турында сөйләүче, күрсәтүче фильмнар юк бит.

– Конкрет кемнәр турында сөйләргә, күрсәтергә кирәк дип саныйсыз?
 
– Аллага шөкер, татар халкының барлык өлкәдә дә искиткеч шәхесләре бар. Тарихка кереп китмичә, соңгы көннәрдә булган вакыйгаларга, шәхесләргә тукталыйк. Татар генералы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь тулды. Бу датаны Татарстан гына түгел, ә бар татар дөньясы үткәрергә тиеш иде. Фәрхәт Фәткуллин. Википедияне үстерүдәге ролен һәм татар телендә бик күп мәкаләләр бастыруын исәпкә алып, Википедия авторы Джимми Уэйлс бу милләттәшебезне 2018 елның иң билгеле һәм актив википедиячесе дип игълан итте. Берничә газетада Фәрхәт белән әңгәмәләр чыкты. Ә үзебезнең Татарстан җәмгыяте әлегә аны берничек тә бәяләми. Безнең республикада 2015 елдан бирле гражданнар җәмгыятен үстерүдә активлык күрсәткән кешеләргә һәм оешмаларга премияләр бирәләр. Бу арада, ягъни 20 августтан 13 сентябрьгә кадәр шул комиссиягә заявкалар кабул ителә. Фәрхәтне әлеге премиягә бик тә лаек дип саныйм. Аны Татарстанда теркәлгән оешмалар тәкъдим итә ала. Конгрессның яшьләр оешмасына мөрәҗәгать итәм: әйдәгез, тиз арада шул эшне эшләгез. Кирәк булса, мин дә үз оешмам исеменнән заявка жибәрермен.
 
Казанның үзәк урамы Бауманга Рафаэль Сәйфулинның “Конь – страна” дип аталган сыны куелды. Аның берничә эше Финляндия шәһәрләрен бизәп тора инде. Безнең татар җанлы милләттәшебез, үзебезнең тарихны чагылдырган эш иҗат иткән, моңа үзенең акчасын, вакытын сарыф иткән. Бүтән халык вәкилләре шундый милләттәшләре булса, аны көне-төне мактарлар, очрашулар үткәреп, һәр газетага аның турында мәкалә бастырырлар, Казан турында язылган проспектларга кертерләр идеЙ
 
Рөстәм Нәбиев белән Дания Нәгыймнең бергә язылган “Бөртекләп җыелган гомер” повесте чыкты. Ул берничә ел элек казарма ишелеп төшеп, таш плитәләр астында калып та гомере өзелмәгән, аякларын югалтса да көчле рухлы булып, тулы тормышта яшәүче, алай гына да тугел, параолимпия уеннарында катнашып медальләр алучы татар егете турында. Әлеге автобиографик әсәрне мин бер тында укып чыктым. Нәбиев турында документаль гына тугел, ә татар егетенең батырлыгын, яшәү дәртен, тормышын, кешеләрне сөюен мактап, татар гаиләсенең ныклыгын, бердәмлеген күрсәтеп, матур нәфис фильм төшерергә кирәк.

– Сез тумышыгыз белән Чистай районындагы Яуширмәдән. Безнең иң атаклы драматург, прозаик, көрәшче Гаяз Исхакый авылыннан. Яуширмәдәге хәлләр, Исхакый музее турында республика газета-журналларында күп язылды. Безнең газета да андагы проблемаларны берничә мәртәбә яктырткан иде. Туган ягыгызда нинди яңалыклар бар?
 
– Авыл һәм музейның хәлен нәкъ бер ел элек “Кайтып житәлмәгән Исхакый” дигән мәкаләдә “Мәдәни җомга” газетасы мөхәррире Вахит Имамов үз басмасында язып чыкты. Шуннан соң тагын Яуширмәгә барып, мәкаләсендә тасвирланган хәлләрнең яхшы якка үзгәрү түгел, киресенчә, начарлануын язды. Аның кебек яза белмим, кабатларга да теләмим. Теләгән кеше мәкаләне укый ала. Ә яңалыклар турында әйтәсем килә. Көне-төне Гаяз Исхакый мирасын барлап, аның иҗатын өйрәнгән, үз куллары белән Исхакыйның беренче 4 томлыгын табып төзегән, Яуширмә авылында музейны булдыруга бик күп өлеш керткән Лена Гайнанова Исхакый шәҗәрәсен яңартырга йөри, шәҗәрәгә өстәргә шактый материал тапкан. Исхакый бәхетенә шундый шәхесебез бар, Алла исәнлек-саулык бирсен аңа.
 
– Чистайга музейлар төзергә зур акчалар бирелә икән дип яздылар. Шул хакта сөйләшик әле.
 
– Әйе, бик зур, әһәмиятле яңалык бар. “Кечкенә тарихи шәһәр һәм авылларны саклау һәм үстерү” проекты белән конкурста катнашып, быел Чистай жиңеп чыкты. “Комплексное развитие территории и инфраструктуры малых исторических поселений” дип аталган проект буенча Чистайга 38 миллион доллар бирәчәкләр. Туган ягымда шул проект нигезендә 2018-2025 елларда 10-12 яңа музей төзү планлаштырыла. Шул ук вакытта элеккеге музейлар да төзекләндереләчәк.

– Нинди музейлар төзергә җыеналар?
 
– “Бизнес-онлайн” электрон газетасында бу елның 29 маенда “Это будет большой прорыв в туризме – у нас город с богатой историей, но бедным настоящим” дигән мәкалә чыккан иде. Анда Чистай шәһәренең музейлар берләшмәсе директоры Александр Печенкин Чистайда киләчәктә нинди музейлар төзергә җыеналар дигән сорауга: “В Чистополе должен появиться музей жертв политических репрессий и диссидентства, музей Леонова-Сельвинских, интерактивный музей химической лаборатории, музей уездного города, музей купца Подуруева и другие”, – дип җавап биргән. Шул ук электрон газетада басылган икенче мәкалә “Столыпин неоднократно приезжал в Чистополь. А сколько было сидельцев в местной тюрме” дип атала. Татарстанның элекке фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиевнең әлеге мәкаләдәге сүзләрен китерәм: “Петр Столыпин неоднократно приезжал вКЧистополь вКимение своей жены, Иван Мамонтов, отец Саввы, вКсередине ХзХ века жил тут. Александр Колчак... АКсколько было сидельцев вКместной тюрьме! Ярослав Гашек какое-то время пробовал местную баланду, аК потом стал комендантом Бугульмы, после войны здесь сидел отец, мать и сестра Романа Шухевича, начальника контрразведки бендеровцев”. Наил Вәлиев болар хакында юкка гына сөйләми, ул чистайлылар белән бергәләп “Бөек Ватан сугышы чорында совет язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре Чистайда” дигән мемориаль музей комплексының концепциясен булдырган һәм шул проектны тормышка ашыру өчен барысын да эшләгән кеше. Чистайда Пастернакка куелган һәйкәлгә дә, бик зур музейга да аның күп көче кергән.

– Монда бит татарлар турында бер сүз дә юк. Чистай районында туып-үскән билгеле татар шәхесләре бар бит...
 
– Чистайга килеп төшкән кешегә кем турында гына сөйлиләр соң – Пастернак турында. Аның искиткеч музее, 4 метрлы һәйкәле тора. Ә бит ул монда тумаган, үсмәгән, бары тик сугыш вакытында ел ярым Чистайда яшәп яткан. Шул ук вакытта Толстой дәрәҗәсендәге язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның музее да, һәйкәле дә, хәтта урамы да юк. Чистай шәһәрендә һәм районында туып, татар сәнгатендә, әдәбиятында, мәдәниятендә зур эз калдырган шәхесләребезнең берничәсен генә саныйк. Язучылар – Гаяз Исхакый, Сания Гыйффәт, Рәйсә Ишморатова, Барлас Камалов, Кояш Тимбикова, Флера Тарханова. Композитор София Гобәйдуллина. Артистлар – Вера Минкина, Фәйзи Юсупов, Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров. Рәссамнар – Әнәс Тумашев, Эльмира Мостафина. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре – Гомәр Усманов, Дания Дәүләтшина, Ринат Закиров. Дин-мәгърифәт эшлеклеләре – Мөхәммәтзакир Камалов, Мөхәммәтнәҗип Әмирхан, Габделхак Саматов. Галимнәр – Сәгадәт Исхакый, Рәбига Хакимова. Әле мин тиз арада искә төшкәннәрен генә санадым. Чистайда аларга һәйкәлләр торырга тиеш, музейлар эшләргә, алар исемендәге урамнар булырга тиешЙ
 
Ә Яуширмәдәге музейны бар татар зыялыларына катнашып, үзгәртеп ясарга кирәк. Әгәр тиз арада шушы проблеманы кузгатмасак, бөек язучыбыз музееның черек бүрәнәләрен буяп, косметик ремонт кына ясаячаклар бит.
 
Татар зыялылары, менә хәзер, шушы көннәрдә, әлеге мәсьәләләрне күтәреп чыгып, үз тәкъдимнәребезне кертеп, булачак музейларның концепцияләрен төзүдә катнашып, төзелеш барышын һәрдаим контрольдә тотмасак, Чистай икенче Алабугага әйләнәчәк бит. Алабуга – рус өлкәләрендәге бер шәһәр кебек. Аның татар шәһәре икәнлеген, аннан чыккан билгеле шәхесләребезне яктырткан берәр музей яки экспозиция бармы? Шәһәрне бит соңгы елларда гына татар кешеләре бүгенге хәленә җиткерде. Татар зыялылары – галимнәр, тарихчылар, әйтегез әле, Алабугада – татар дәүләте эчендә, чыннан да, руслар гына яшәгәнме?
 
– Мондый хәлдә нәрсә эшләргә?
 
– Инициатив төркем – оешма төзергә. Исхакый премиясен алган язучылар оешса – иң яхшысы шул булыр иде. Анда Исхакый иҗатын өйрәнергә, пропагандаларга теләгән һәрбер кешене кабул итәргә кирәк. Оешма төзү өчен 3 кеше җитә, ул теркәлү үтмичә дә эшли ала, хокуклары бер. Документларын эшләргә үзем булышырмын. Оешма киләчәктә Мәдәният министрлыгы, фәннәр академиясе, конгресс белән кулга-кул тотышып, Г.Исхакый мирасын кайтару, Яуширмәдә аның укуларын үткәрү, премиясенең статусын күтәрү һ.б. эшләрне башкарырга тиеш.
 
Вакыт бик аз, көнләп түгел, сәгатьләп исәпләнә, чөнки проект эшләре инде бара һәм аларга күп акчалар китә. Берничә айдан сез кайда йөрдегез соң диячәкләр. Инициатив төркем – мәдәният министры, галимнәр, тарихчылар, Конгресс белән очрашып, тиз арада концепция төзергә тиеш. Аның өчен тарихи әсәрләр иҗат итүче рәссамнарга бергәләп Яуширмәгә, Чистайга барып, үз күзләре белән күреп, проектлар тәкъдим итәргә кирәк. Галимнәргә, тарихчыларга да Чистайда һәм районда туып- үскән кешеләрне тиз арада барлап, үз тәкъдимнәрен җиткерергә кирәк. Архитекторлардан, сынчылардан шулай ук барып күреп проектларын эшләү, конкурслар игълан итү сорала.
 
Кеше үз-үзен хөрмәт итмәсә, аны беркем хөрмәтләми, милләт тә шулай. Мин Исхакый премиясе лауреатларыннан хәбәр көтәм, телефоным – редакциядә.
 

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.09.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»