поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.09.2018 Спорт

Олимпия чемпионы Алинә За­һи­това ни өчен оялган?

Аңа быел җиңел булмаячак. Олим­пия чемпионы Алинә За­һи­това турында әнә шулай ди­ләр. Узган сезон башында аның исемен белгечләр генә белсә, февраль аендагы уңышы 15 яшьлек кызны бар дөньяга танытты. Зур игътибар белән бер­рәттән тән­кыйть сүзләре дә күп булачак. Чемпионга бозда гына түгел, ру­хи яктан да нык булырга туры ки­ләчәк.

Алинәме, Евгенияме? Фигуралы шууны яратучылар яңа сезонны әнә шундый сорау белән каршы ала. Җавабы исә де­кабрь­дә генә ачыкланачак. Чөнки Али­нә Заһи­това белән Евгения Медведева Канадада узасы Гран-при ярышы финалы яки Саранскида буласы Россия чемпионатында гына бер бозга чыга алачак. Аңа кадәр исә аларга бер-берсен читтән генә күзә­тергә, хәлиткеч очрашуга әзер­ләнергә һәм сабырлык тупларга туры киләчәк. Чыгышларын бар дөнья зарыгып көтә.
 
Сезон алдыннан Мәскәүдә уз­ган чыгышларында ике спортчы да дулкынлануларын яшерә алмады һәм ялгышырга мәҗбүр булдылар. Бозга да егылдылар, күз яше дә түктеләр. “Быел миңа авыррак булачак. Олимпия чемпионы исеме үзенекен итә. Моны ялдан чыгуга ук аңладым. Рухи яктан үскәнемне сизәм. Пхенчхандагы эйфория узды инде, – ди Алинә Заһитова. – Сезон башланганда сикерү җиңел түгел. Әмма күнегүләр барысын да үзгәртә­чәк”. Татар кызының тренеры Этери Тутберидзе да шәкертенә ярдәм кирәк булачагын әйтә. “16 яшьлек баланың Олимпия медале бар. Ул бар дөньяның үзенә карап торуын һәм ниндидер яңалык көтүен үзе дә аңлый”, – ди ул.
 
Узган сезон башында Алинә Заһитованың исеме бары бел­гечләргә генә билгеле иде. Евгения Медведева исә Россиядәге фигуралы шууның төп өмете саналды. Әмма Олимпия Уеннары барысын да үзгәртте. Билгеле булганча, Пхен­чханда Россия спортчылары нибары ике алтын медаль яулады. Шуның берсе – фигуралы шууда. Заһитова алтын отты, Медведева икенче булды. Бу вакыйга әлеге спорт төренә игътибарны тагын да арттырды. Хәтта боз ярышларын бер мәр­тәбә күрмәгән кешеләр дә Заһи­това, Медведева һәм Тутбе­рид­зеларның исемнәрен яхшы бе­лә башлады. Әмма игътибар арткан саен аның файдасы да кими бара. Ахыр чиктә фигуралы шууда шау-шу купты. Олимпия Уеннарыннан соң, Медведева остазы Тутбе­р­ид­зеның ярдәменнән баш тартып, Канада тренеры Брайан Орсер кулы астында шөгыльләнә башлады. Әйтүләренә караганда, Медведева Тутберидзедан Али­нәне тагын бер елга яшьләр төр­кемендә калдыруны сораган. Олим­пиадага барырга өлгерер әле, янәсе. Тренеры исә каршы кил­гән. Аның сүзләренә караганда, Медведева нәкъ менә Заһи­това аркасында Олимпиадада уңышлы чыгыш ясый алган. “Алинә аны үзе артыннан тартып барды”, – ди атаклы остаз.
 
Әле моңа кадәр үк җанатарлар армиясе икегә бүленгән иде. Бе­рәүләр Алинәне якын күрә, икен­челәр Евгенияне үлеп ярата. Бу вакыйгадан хәтта белгечләр дә читтә кала алмады. Спортчыларның чыгышына карата гадел булырга тиешле кешеләр Заһитова яки Медведева тарафдарына әверелде. Тән­кыйть сүзләрен дә кызганмыйлар. Бу, әлбәттә, кызларга да йогынты ясамый калмый. Фигуралы шууда Россиядә иң дәрәҗәле белгечләр­дән саналган Татьяна Тарасова Медведеваны якынрак күрүен беркайчан да яшермәде. “Алинә, һич­шиксез, талантлы кеше. Узган ел аның күзләре янып тора иде. Җиңәсең килә икән, әнә шундый сыйфат кирәк. Хәзер исә күзләрендә очкын юк. Бик кызганыч”, – диде ул.
 
Алинә исә бу бәхәсләрдән читтә калырга тырыша. “Без Евгения белән һәрвакыт бергә булдык. Бер төркемдә шөгыльләндек, аның ничек тырышканын күреп тордым. Шуңа күрә Олимпия Уеннарында җиңгәч, аның янында сөенечемне күрсәтергә оялдым”, – ди ул сабыйлыгын яшерә алмыйча. Журналистларга ул күбрәк мәктәп­тә ничек укуы һәм японнар бүләк иткән көчеге турында сөйли. “Мәскәүдә дусларым күп түгел. Хайваннар исә дус кына түгел, кайбер кешеләрдән аермалы буларак, сине яхшырак аңлый да әле”, – ди Алинә. Ә олыларга бозда зур тамаша кирәк. Күз яшьләренә беркем дә игътибар итмәячәк.
 
Алинә Братиславада узган ярышта чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма ул Словакия башкаласына бара алмаган. 16 яшьлек спортчының чит илгә чыгу рөхсәте дөрес тутырылмаган булган.

Татар телен өйрәнгән япон егете Юто ХИШИЯМА:

– Япониядә Татарстанны белү­челәр бик аз. Токиода урамга чыгып сораштыру уздырсаң, кешеләрнең 90-95 проценты: “Белмим, ишет­кәнем дә юк”, – дип җавап бирер, дип уйлыйм. Алинә Заһитованы күп кеше белә, ләкин аның татар икәнен белмиләр, урыс кызы дип уйлыйлар (Интертат).

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.09.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»