|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2018 Фаҗига
Әни кеше алты айлык сабыен үзе үтергәнме?!15 сентябрьдә Бөре районы Осиновка авылында алты айлык улы белән суга төшкәндәй югалган 32 яшьлек Снежана Саликованы тапканнар. Үле килеш. Һәм чынлап та судан. Башта Агыйдел елгасыннан хатынның улының гәүдәсен бер балыкчы тартып чыгарган. Күпмедер вакыттан соң, Снежананың мәете дә елгадан табылган.
Бу фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Башка фаразлар арасында ана кешенең үз баласын үзе һәлак итүе хакындагысы да карала, дип яза Кызыл таң.
Ни өчен дигәндә, Снежанада кайбер хатын-кызларда бәби тудырганнан соң була торган депрессия билгеләре күзәтелгән. Һәрхәлдә, мәрхүмәнең ире шундый фикере белән уртаклашкан.
"Улым сау-сәламәт иде, ә хатыным аңарда балалар церебраль параличы бар дип кайгырды, гәрчә табиблар андый диагноз куймаса да. Бәби тапкан хатыннарыгызга бик игътибарлы булыгыз", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Фото: otzovik.com сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|