поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.03.2010 Җәмгыять

АЛТЫН БАЛЫК ТОТСАМ...

Бер ир алтын балык тоткач: – Берни дә кирәкми, акчалы эш кенә бир, – дигән һәм... кассирга әйләнгән. Алтын балык турындагы менә шуның ише мәзәкләр интернетта буа буарлык. Хәтта “Әгәр миңа алтын балык эләксә...” дигән форумга кадәр оештырганнар. Ә анда нинди генә теләк юк, белсәгез! Кайберләрен укуга котың оча. Берәүнең зу-у-ур таш буласы килә икән. Нигәме? Яратмаган кешесенең башына төшеп, сытып үтерергә. Икенче теләге – кояшка әйләнү. Юк-юк, ныграк яктырту һәм тизрәк яз җитсен өчен түгел, үзе белән бергә бөтен дөньяны юк итәсе килә аның. Бу кыз артык агрессив, аралашу белән проблемасы бар, дигән нәтиҗә ясадым. Үз бәясе түбән. Дөньяны шулкадәр яратмаган кешене ничек бәялисең тагын?!

Шушы өч теләк буенча гына да кешенең психологик халәтен әзме-күпме абайларга мөмкин. Кайсы киң күңелле, кайсы саран, кайсы эгоист... Сез дә, астагы нәтиҗәләрне укыганчы, үзегезгә, якыннарыгызга: “Әгәр алтын балык тотсаң...” – дигән сорауны биреп, кемнең кем булуын ачыклагыз, аннан чамаларсыз кемлекне. Мин дә үз туган-тумачам, таныш-белеш арасында сораштыру үткәрдем. Аннары, һәрберсен “Социаль яклау” үзәге психологы Ләлә Бәһрамшина анализлады.

 

Алмаз (25 яшь):

 

– Беренче теләгем – дөньядагы бөтен авырулар юкка чыксын, бар кеше дә сәламәт булсын. Икенчесе - тормыш мәгънәсен табасы килә. Минемчә, үзен гел бәхетле хис итү өчен, кешегә нәкъ шуны белү җитми. Өченче теләкне йөргән кызыма бирер идем.

 

Психолог:

 

– Теләкләреннән күренгәнчә, Алмаз киң күңелле кеше. Ләкин беренче теләге конкрет түгел. Ул җаваптан качкан, ачылып бетмәгән кебек. Ә тормыш мәгънәсе турында һәркем уйлана, бу нормаль күренеш, кирәк эш. Аңа җавап гомернең һәр баскычында төрле, һәркемнеке үзенеке, “Менә ул тормыш мәгънәсе”, – дип кистереп әйтеп булмый. Яшүсмер өчен – шәхес буларак өлгереп җитү, Алмаз яшендә – гаилә яки карьера, олырак яшьтә – эстетик ихтыяҗ (чит ил күрү, концертларга йөрү, яхшы кием кию, мәсәлән). Кыскасы, кешенең нәрсә эшләргә өлгерү-өлгермәвеннән, рухи үсешеннән тора. Гомер көзендә: “Бернигә дә үкенмим, бөтен теләгәнемне тормышка ашырдым”, – дип үткәненнән тулысынча канәгать калучылар күпме дип уйлыйсыз? Нибары 3%! Андыйлар фани дөнья белән җиңел хушлаша. Үлемнән куркып, “Тагын фәлән-фәлән ел яшисе килә”, – дип ятмый. Бу халәт “акме” дип атала.

 

Алмаз, минемчә, үзе турында аз уйлый. Бөтен дөнья турында кайгыртуы, теләген кешегә бирүе шуның турында сөйли. Үзебез турында онытсак, башкалар да безне оныта, шуны истә тотыйк.

 

Хәким (29 яшь):

 

– Яраткан кешем белән йөрисем килә, 150 мең сум кредитым бетүен телим. Аннары, бу кадәр көнче булмасам иде.

 

Психолог:

 

– Бу теләкләр өчен алтын балык кирәк тә түгел. Үзе дә булдырырдай гади хыяллар. Алмаз күбрәк фантазер булса, Хәким – реалист. Ләкин могҗиза турында уйларга, хыяллана белергә кирәк. Үз-үзенә ышанмыйча, өметләнмичә яшәгән кеше югары уңышларга ирешә алмаячак. Ике төркем кеше арасында тикшерү үткәргәннәр. Берсе – югары максатлар куеп, хыялланып яшәүчеләр. Икенчесе – күбрәк реалистлар. Күп еллар үткәч, тәҗрибәдә катнашучыларны табып, яңадан сораштырганнар. Иң гаҗәбе – фантазерлар зуррак уңышка ирешкән. Шуңа күрә: “Мин булдырам! Барысы да көчемнән килә!” – дип яшәгез. Көнчелек хисен басу өчен: “Бу әйбер миндә дә булачак, мин дә шулай эшләячәкмен, ләкин соңрак”, – дип үз-үзеңне ышандырырга кирәк. Башкалар өчен шатлана белергә өйрәник.

 

Әминә (50 яшь):

 

– Өч миллион сум акча кирәк. Үземә түгел, бар җирем җитеш, Аллага шөкер. Улыма фатир алып бирер идем. Аннары, балаларым һәм туганнарымның сау-сәламәт булуын телим. Тагынмы? Яшьлегемә кайтасы килә. Бәлки, нәрсәне дә булса үзгәртер идем...

 

Психолог:

 

– Бу миллионнар аңа килмәячәк. Чөнки бала өчен яшәү – үзе үк дөрес түгел. Аңа ярдәм итәргә әзер булуыгызны әйтегез, белмәгән вакытта өйрәтегез, үрнәк күрсәтегез... Ләкин балагыз: “Мин булмасам, әти белән әни рәхәтрәк яшәр иде, мин аларга авырлык китерәм”, – дип уйларлык булмасын. Ә бала өчен яшәгән гаиләләрдә шулай килеп чыга да. Әминә ханым үзе турында бөтенләй уйламый. Бик зирәк кешедер ул, мөгаен. Ләкин яшьлегенә кайтса да, нәкъ шул хаталарын җибәрәчәк. Бүгенге тормыш тәмен тоярга, рәхәтен күрергә өйрәнегез! Хәзерге мизгелне тормышның караламасы итеп кабул итмик, һәр минутның кадерен белик. Яшәешне хәзер һәм шушында үзгәртергә мөмкин. Бәхетле булу өчен үткән тормышка кайтып торасы юк.

 

Луиза (27 яшь):

 

– Фатирдан фатирга йөреп туйдым. Яшәргә урын, Казан пропискасы булсын иде. Күп кирәк түгел миңа, бер бүлмәле дә җитә. Калганын кияүгә чыккач, уртак көч белән табарбыз. Икенчесе – Африка күрәсе килә. Өченче теләк – тиз арада баянда уйнарга өйрәнер идем, тавышын яратам.

 

Психолог:

 

– Миңа калса, Луизага ир-атлар белән мөнәсәбәтен җайга салырга кирәк. Бәлки, ул аралашканда дискомфорт тудырадыр, берәр проблемасы бардыр. Бу яшьтә үзенә тиң ярны тапмавы шуның турында сөйли. Баянда уйнарга өйрәнсә, нишләр иде икән? Мөгаен, компаниянең җаны, игътибар үзәгендә буласы киләдер. Конкурсларда катнашып, призлар яулыйсы килүдән чыккан теләктер дип уйламыйм. Африка – табигыйлек, битлексез тормыш. Ләкин бу примитивлык түгел, рухи дөньясының нечкәлеге, ихласлыгы. Луиза кечкенә әйбергә дә риза булып яши белә. Ник бер урынына өч бүлмәле фатир сорамаска? Хәкимгә әйткән сүзләрне кабатлыйм: максатыгыз зуррак булсын!

 

Рамил (15 яшь):

 

– Абрамовичныкы кадәр байлык, якыннарыма сәламәтлек телим. Аннары, алтын балыклар миңа ешрак эләксен иде. Хыялларымны өч теләккә генә сыйдырып бетереп булмый алайса.

 

Психолог:

 

– Нәрсә эшләр иде андый бай булса? Бер җавабы да конкрет түгел. Рамил сезнең алда бөтенләй ачылмаган, сораштырудан качкан.

 

Рафис (40 яшь):

 

– Сәламәтлек, күп-күп акча. Өченчесе катлаулырак: бу дөньядан берничә секундка юкка чыгып, шул арада теләсә кемнең нәрсә уйлаганын, шәхси тормышын, бөтен ябык мәгълүматны беләсе килә. Кеше фикерләрен укыр идем.

 

Психолог:

 

– “Юкка чыгу”, - диюе үк бу егетнең үз-үзен күрсәтмәве турында сөйли. Бәлки, аңа тормышта оят, уңайсыз, куркынычтыр... Чын шәхес югалмыйча, монда һәм хәзер яшәргә әзер булырга тиеш. Минемчә, Рафиста тискәре эмоцияләр күп. Үпкәләү һәм ачу, мәсәлән. Ул: “Миндә шулай, ә башкалар күңелендә ничек икән?” – дип уйлый һәм шунлыктан кеше фикерен укыйсы килә. Бүтәннәр турында артыгын белү нигә кирәк, дигән сорау туа. Кешегә яраклашып, дуслашу өчен түгелме? Моның сәбәбе хисләрне тышка чыгармау, җитәрлек дәрәҗәдә аралашмау булырга мөмкин. Бу егеткә, адекват хәлгә кайту өчен, психолог янына барырга киңәш итәм.

 

Алисә (34 яшь):

 

– Өчкә генә сыйдырып та булмый кебек... Мәңгелек гомер, дөньякүләм танылу һәм алтын балыкның минем өйдәге аквариумда яшәвен телим.

 

Психолог:

 

– Мәңгелек гомер? Димәк, бу кеше үзен яшәмәгәндәй хис итә. Ул эшләгәненнән, үткәненнән канәгать түгел. Ниндидер мөһим нәрсәне башкарырга өлгермәгәндер, бәлки. Булганына шөкер дип яшисе дә бит. Танылу дигәннән, кемгә килә соң ул? Яратып, ышанып, өметләнеп, чиста уйлар белән яшәүчегә. Рухи дөньяның бөтен баскычларын үткәч кенә танылачаксыз. Юк икән, кайдадыр дефицит бар, рухи яктан үсеп җитмәгән дигән сүз. Балыкны аквариумда тоту идеясе дә кызыклы. Алисә үз көченә ышанмый, дип уйлыйм.

 

Йә, алтын балык тотсагыз, сез ни теләр идегез? Үзем Җир шары буйлап сәяхәткә кузгалыр идем... Эх! Хыялланыйк, җәмәгать, психологлар теләкне дә тели белергә, могҗизага ышанып яшәргә кирәк, ди. Шул өч хыялның берсе генә булса да тормышка ашып куймасмы?!


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 11 | 24.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»