|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2018 Җәмгыять
Тән авыруына җан авыруы кушылса...Шушы көннәрдә Казанда “Гомумтабиблык эшчәнлегендә психика үзгәрү чире” дигән республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Бу очракта психика үзгәрү дигәндә, акылдан язу, үз-үзеңне белештермәс дәрәҗәгә җитеп, юләрләнү турында сүз бармый. Психикасы бозылган кешеләрнең 62 проценты гадәти тормыш алып бара, ди белгечләр: алар укый, эшли, машина йөртә... Шул ук вакытта депрессия, шомлану, баш миенә зыян килү аркасында килеп чыккан психик чирләр чолганышында яшиләр. Кешенең психикасы бозылганмы икәнен кем әйтә ала? Әлбәттә, психиатрлар, психотерапевтлар, неврологлар... Тик моны аларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Чөнки ул хасталар әлеге белгечләрдән бигрәк, поликлиника терапевтларына күбрәк йөри. Шуңа күрә терапевтларга, гомумпрактика табибларына да психика белән бәйле чирләрне алданрак ачыклау бурычы куела.
Россия психиатрлар җәмгыяте президенты, профессор Николай Незнанов чыгышында шундый статистика китерде: “Бездә исәптә торучы психик тайпылышлы сырхауларның 89 проценты – беренче, икенче группа инвалид, өченче группадагылар 11 процент кына тәшкил итә, чир соң табыла. Аларның 55 проценты – хезмәткә яраклы яшьтәгеләр”. Белгеч фикеренчә, авырулар арта, ә аларны дәвалаучы психиатрлар саны кими, шулай ук ятак урыннары да кыскара. Бу тармакта да соңгы елларда дистанцион хезмәт күрсәтүгә керешкәннәр, ягъни консультацияләр, дәвалау читтән торып башкарыла. Николай Незнанов әйтүенчә, болай эшләү дәүләт бюджет оешмасы өчен бик кулай, ни өчен дигәндә, чыгымнар азрак була. Ә авыру кеше мәнфәгате буенча фикер йөрткәндә, әллә ни сөенерлек түгел. “Дарулар, технологияләр булу әйбәт, тик күзгә-күз карап сөйләшеп утырган, янында торып, авыруның хәлен сорашкан һәм шуннан чыгып киңәш биргән белгеч дәвасын бер нәрсә белән дә чагыштырып булмый”, – ди баш психиатр.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, табиб янына нинди дә булса тән авыруыннан зарланып килгән хасталарның якынча 20дән алып 40 процентының бер үк вакытта психикага бәйле чире дә бар һәм, иң беренче итеп, шуннан котылырга кирәк. Ә бездә киресенчә килеп чыга, дарулар белән кешенең тән авыруын дәвалыйлар, ләкин шуңа карамастан, ул үзен терелгән кебек хис итми һәм бер белгечтән икенчесенә йөри. Алдан ук тиешле белгечкә эләгеп, дәвалау чарасы күрелсә, андый хәл килеп чыкмас иде. Чит илләрдә яшәүче матди яктан тәэмин ителгән кешеләрнең шәхси психиатры бар, дип сөйлиләр. Бездә исә бу – гайре табигый хәл.
Ә проблема бар бит, аннан ничек чыгарга, чирне ничек алданрак ачыкларга? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-психиатры Татьяна Гурьянова әйтүенчә, Дәүләт Думасы, Иҗтимагый палата вәкилләре белән дә әлеге социаль чаралар турында сөйләшүләр алып барыла. Киләчәктә психик тайпылышлы чирләрне ачыклау өчен поликлиникаларда үткәрелүче диспансеризациягә өстәмә тикшеренүләр кертергә мөмкиннәр икән. Татарстанда алты районда психиатр юк, андагы халыкка башка районнардан килеп хезмәт күрсәтәләр. Хәзер психологлар хезмәте киң тарала башлады. Психологларны интернет аша табу да авыр түгел. Татьяна Гурьянова фикеренчә, ул белгечләрнең дә һәркайсына ышанып бетәргә ярамый. Психикасында үзгәрешләр булганнарга медицина психологлары гына тиешле психологик ярдәм күрсәтә ала. Ә дәвалау белән психиатрлар һәм психотерапевтлар гына шөгыльләнә. Казанда психологик ярдәм күрсәтүче “Ышаныч” телефоны эшли. Белгечләр республика халкына тәүлек дәвамында бушлай хезмәт күрсәтә. Үзәккә (843)279-55-80 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Николай Незнанов табибларны кешенең депрессия халәтендә булу-булмавына да игътибар юнәлтергә чакыра. Аның фикеренчә, хәзер бик күпләр күңел тынычсызлыгына, кәеф төшүгә ияләнеп китте: шулай булырга тиеш дип кабул итәләр. Депрессия – физик яктан да, аң-фикерләү ягыннан да көчсезләндерә, активлыкны киметә, игътибарсызлыкны, үз-үзеңә һәм тирә-юньгә битарафлыкны арттыра. Озакка сузылган хроник стресс, депрессия йөрәк-кан тамырлары системасы, яман шеш, ашказаны-эчәклек тракты чирләренә китереп җиткерергә мөмкин. Ә шул ук чирләр аркасында яңадан психика бозыла. Әйтик, ярты сәгать элек кенә дөньяны яулардай булып йөргән, машинасы, йорты, малы, эшендә дәрәҗәсе булган кеше инфаркт кичергән ди. Ул – хастаханә коридорында ята, берьялгызы, гомер буе җыйган дан-дәрәҗәсе дә, мөлкәте дә юк. Үзе белән бары тик чире һәм хастаханә “каталкасы”... Профессор Анатолий Смулевич шушы очракны сөйләгәндә тәннәр чемердәп китте. Аның фикеренчә, бер чир икенчесенә юл ача. “Онкология, йөрәк-кан тамырлары чирләреннән тыш, герпес, псориаз ише дерматология авырулары да кешене депрессия халәтенә китерә ала икән. Барысы да бер-берсенә бәйләнгән, соңгы чиккә җиткермәскә иде”, – диде А. Смулевич.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|