|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2018 Җәмгыять
Казанда Фәһимә Хисамова белән хушлаштылар (ФОТО)17 сентябрь көнне күренекле татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Миргали кызы Хисамова вафат булды. Аңа декабрьдә 82 яшь тулган булыр иде. Фәһимә Хисамова 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева). 1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор. 1999-2007 елларда КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
Шамил АБДЮШЕВ фотолары |
Иң күп укылган
|