|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2018 Криминал
Тикшерү комитеты Рушания Бильгильдиева гамәленнән зыян күрүчеләрне эзлиТатарстан Тикшерү комитеты Казан шәһәре Думасының мошенниклыкта гаепләнгән депутаты Рушания Бильгильдеева гамәлләреннән зыян күрүчеләрне эзли. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Татар-информ язуынча,тикшерүчеләр 2013-2016 елларда Рушания Бильгильдеева «Пассаж» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе буларак Салават күпере, Яңа Царицыно һәм Көнчыгыш Державин бистәләрендә, шулай ук Суыксу (Студенцы) авылында җир сатып алырга теләүчеләрдән 7 млн сум акча алганлыгын ачыклаган. «Үз хезмәт вазифасыннан файдаланып аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу» маддәсе буенча 23 очракка карата җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр «Пассаж» оешмасы җитәкчесе гамәлләреннән зыян күргән гражданнарны аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 4нче бүлеккә (Нәкый Исәнбәт урамы, 57 йорт) яки Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе аппаратына (Зур Кызыл урамы, 39 йорт) мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
(843) 221-73-67 телефоны буенча өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|