|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2018 Җәмгыять
Тел белгече Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озату вакыты күчереләКичә филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова вафат булды. Галимә белән хушлашу вакыты гаиләсенең теләге буенча күчерелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Фәһимә Хисамованың оныгы Зөһрә Хисамова хәбәр итте. Фәһимә Хисамованың вафаты турында кичә шагыйрь Роберт Миңнуллин хәбәр иткән иде, дип яза агентлык. “Бик авыр хәбәр килде. Хөрмәтле укытучыбыз, күренекле тел белгечебез, дустыбыз Фәһимә апа Хисамова вафат булган. Урыны җәннәттә булсын! Бик ихлас күңелле кадерле кеше, зур галимәбез иде. Университетта безне укытты, төркемебезнең җитәкчесе дә булды. Гел аралашып, хәлләр белешеп яшәдек. Күренекле шәхесебез Нурмөхәммәт ага Хисамовның яраткан хатыны иде ул! Бик матур яшәделәр! Нурмөхәммәт ага һәрвакыт: "Фәһимә апагыз да шулай дип әйтте!" - дими калмый иде... Аңа бик авырдыр инде... Ходай сабырлыклар бирсен!” - дип язган Роберт Миңнуллин социаль челтәрдәге хәбәрендә.
Фәһимә Хисамованы озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Казанның Зорге урамындагы 57/29 йортында була.
Зөһрә Хисамова Фәһимә Хисамованың бөек галим, зур тюрколог, көчле фонетист, морфолог булуын билгеләп үтте. “Аның хезмәтләре бөтен дөньяга таралган, аны бөтен ил белә. Кеше буларак та, оныкларына, балаларына бик яхшы мөнәсәбәттә булды. Кем генә мөрәҗәгать итмәсен, студентларына, аспирантларына гел булыша иде. Без сеңлем белән диссертация яклаганда да бик ярдәм итте. Һәр яктан да булган иде ул. Безнең күңелләребездә якты кеше булып истә калачак”, - диде Зөһрә Хисамова.
Фәһимә Хисамова – филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. зур хезмәтләре белән танылган галим.
--- |
Иң күп укылган
|