поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.09.2018 Язмыш

«Язалар, көтегез!» - Хат ташучы хат кынамы, шатлык өләшә

– Кызым, тәрәзәгә күз генә салчы, Нәгыйммәттәң тордымы икән әле?
– Торган әбекәй, торган. Ян тәрәзәләрендә уты яна.
– Безгә дә вакыт алайса. Эшкә тотыныйк, бәбкәм.

Иртәләрне чапырыш күр­шебез Нәгыймәттәй тә­рәзендәге утка карап каршылау нигә кирәк булгандыр? әйтә алмыйм. Тик шунысы хәтергә сеңеп калган, Нәгыймәттәй бик иртә тора иде. әллә бөтенләй йокламый да тагын?! Мин әле рәхәтләнеп йокы симертер идем дә... Килешми. Күршеләрдә ут бар, димәк, өр-яңа мәшәкатьләре белән яңа көн туган. Нәгыймәттәй авылда бер, данлыклы төш пешерүче, чәкчәк катыручы иде. Бердәнбер димим, төш-чәкчәкне аны, үзе өчен генә, кем дә пешерә, әзерли белә. Аныкы кебек күз явын алырлык ук булмаса да, мин үзем дә осталыкны сынап карыйм. ә менә зурдан кубып берәрсе туй-мазар үткәрергә уйласа, Коръән ашы уздырабыз дип мәҗ­лес җыя башласа, Нәгыймәттәйгә килеп, туй чәкчәген кайчан өлгертә аласын белешеп, алдан ук заказ биреп куя. Берәүне дә кире бормый ул. әмма һәр көне исәптә. Шуңа күрәме, таңнан торып төш пешермәгән көне сирәк. Кулы килешеп тора, диләр. Ул пешергән камыр ризыклары матур булып, кабарып пешә. ә җимеш бәлешләре, паштетларның тәмлелеге! Телеңне йотарлык. Матур да, татлы-ләззәтле дә, авызда гына тотарлык. Сәнгать әсәре диярлек, бер дә ким түгел. Күңел биреп эшләгәнгә уңа ризык, бисмиллалы булганга, ди ул үзе. Кем белә, берәү дә белмәгән бүтән сере дә бардыр, осталык күктән төшми бит ул.
 
Ә әбиемнең бу йортны күздән яздырмавының хикмәте... безгә кодача тиешле Нәгыймәттәйнең оста куллы булуында гына түгелдер. Туганлыкның мин белеп бетермәгән башка яклары дә булгандыр, бәлки. Маһинур әбекәйнең бердәнбер энесе Шәех абый кызы Миннур апаның кайнанасы иде бит ул.
 
Безнекеләрнең нәсел-нәсәпләре Көчек дигән авылдан. җир җитмәгәнгәме, ә бәлки эшкәртергә ерак булуын сылтау итептер, утызынчы еллар башында дүрт-биш гаилә аерылып, Көчектән ун чакрымнар ары, Удмуртия урманнарына терәлеп торган ялан кыр уртасына күчеп утырган. Яңавыл дигән исем кушып куйганнар. Кызыгырлык әллә ние — урманнары, зур сулары юк иде бу авылның. Кыр да басу, чокыр, ермаклар гына. Исемнәре дә сәер, «Аргы чокыр», «Аргы чокырның аргысы»... «Халкының эчкән суы да бер кечкенә инеш кенә!» диме Тукаебыз? Безнеке дә шулай, ләкин инештән су эчеп үсмәдек, Бәркләдне — елга дисәң, мактану, артыгын зурлау булыр — туендыручы, көн-төн җырлап агып яткан мул сулы чишмәләр бар иде. Тешеңне сындырырлык суык, тәмле сулысы — Газзә чишмәсе. Гаҗәп, кышын да кер чайкарга иф­рат җайлы ул. Улагыннан ургып аккан су көмешмени! Ни гаҗәп, кул туңмый. Бердәнбер байлыгыбыз җырчы чишмәләр булгандыр да, бәлки. Хәер, әрәмәләр, чәчелми-урылмый торган сазлыклырак җирләр, сызалар да байтак иде. Чикләвек уңа, җиләкләр кызарып пешә. Балан-миләшләре кош-кортка да, безгә дә җитәрлек булыр иде.
 
Яңавылда безнең туган-тумача юк дисәң дә ярый. Без үскәндә әнкәй ягыннан бердәнбер туганыбыз Миннур апалар гаиләсе генә яши иде күршедә.
 
«Язмыштыр, шушы җирдә тамыр җибәрү насыйп булган икән миңа да, – дип сөйли иде ул. Дүрт-биш мәхәлләле, әллә ничә мәчетле Көчектә үскәнгә безнең йөз хуҗалыклы авыл бик бәләкәй күренгәндер инде аңа. — Мәрьям апаң туенда булышырсың дип берәр атна алдан ук әбекәң чакырып китергән иде бит мине монда». Нәфис буй-сынлы, зәп-зәңгәр күзле, кара кашлы, кара чәчле кунак кызына күрше Нурулла абыйның бер күрүдә гашыйк булуына шаккатасы юк. Йомыкыйрак күренсә дә аның эшчән, тырыш, булдыклы егет икәне сер түгел иде. «Шундый асылзат озатып йөргәндә тәвәк­кәл­лә!» — дип, бәлки, безнекеләр дә үгетләгәндер, озак та үтми, чәчләре чәчкә бәйләнә яшьләрнең. Күр­ше­ләргә килен төшә. Нурулла абый Нәгыймәттәйнең генә түгел, безнең колхозның да терәге, мактанычы иде. әти­ләре юк — сугыш кырында ятып калган. Хәмзә атлы энесе бар — анысы да эшне батырып эшли. Нурулла җизни кырык ел буе трактордан, комбайннан төшмәде дисәң дә арттыру булмас. Гел авыр эштә, гел алдынгылар исәбендә йөрде, кем әйтмешли, исеме мактау тактасыннан төшмәде. җәй буе басудан кайтып керми: ура, суга, җилгәрә, көзен — туңга сөрү­дә, кышын — техниканы ремонтлауда. Кызлары Фәнү­зә белән улы Фәнис тә кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсте. ә Миннур апа, мин белә-белгәннән бирле почта таратты, хат ташучы иде. Газета-журнал, телеграмма-хатларны нәкъ шул авылга кайтару-китерү га­дәте юк иде ул чакта. Безнең авыл олы юлдан читтә, юл юк, булса да ат юлы гына. Безгә тәгаенләнгән почтаны олы юл өстендәге Көчектә калдыралар. Миннур апа көннең көнендә ат җигеп, калтырча арбага, ә кышын чанага утырып Көчеккә теркелди. Хат ташучы гына түгел әле ул, хуҗалыклардан сөт тә җыя. Бидон-бидон сөт тә Көчеккә китә. Анда кечерәк кенә май заводы да булгандыр, мөгаен. ә колхоз сыерларының сөтен машинага төяп әгер­җегә үк илтәләр. Белмим, кайсы эше мөһимрәк булгандыр аның, почтальон вазыйфасымы, әллә сөт җыючымы? әмма шунысы хак, эшнең икесен дә яратып башкара. Таңнан торып сөт җыя, илтә, тапшыра, кайтканда да буш кайтмый — әлеге дә баягы көнлек почтаны төяп кайта. Төяп, диюем, һич арттыру түгел, ул чакта инде йөз иллеләп йорт исәпләнгән Яңавылның үзендә генә дә һәр гаилә кимендә өчәр-дүртәр газета, журнал яздырып ала иде. Кесә телефоннары, гаджетлар, телевизор да юк, халык рәхәтләнеп хат языша, хат аша аралаша. Ильичның укырга-укыр­га дигән васыятенә турылыклы — газета, журнал укый. әле әрем, Бәзәкә, Чокырча кебек ваграк авыллар да бар бит. Алар бүтәннәрдән калышсынмыни? Район газетасын һәр йорт алдыра, өлкә, республика вакыйгаларыннан, ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар булырга тырыша халык.
 
Ә Миннур апа хат кынамы, шатлык өләшә. Көндәлек матбугатны кулыңа тоттырып китү генә түгел бит хат ташучының бурычы. Очраган һәр кешегә сәлам бирү, хәл белешү, шатлык-кайгыны уртаклашу, изге теләк теләү — турыдан-туры вазыйфасы саналмаса да авылдашлар яныннан битараф кыяфәттә узып китә аламыни ул? Читкә китеп олаккан, дөнья мәшәкатенә күмелгән балаларыннан хат-хәбәр көтеп тилмергән, олыгайган карт-карчыклар капка төбенә чыгып көтеп тора бит ачык чырайлы хат ташучыны.
 
«Язалар, көтегез!» дип бер тапкыр котылып була. Кайсы берсенә Миннур апа үзе хат язарлык хәлгә килә. Көн уза. Табаннар кыза. әле Бәзәкәгә җибәрәсе почтаны аралыйсы, әремгә менеп гәзитләрне таратып төшәсе... Тагын таңнан торып, сыерларны көтүгә куганчы, авыр-авыр бидоннарны урнаштырасы, көн эссесе сөтеңне ачытканчы илтеп тапшырасы да бар. Айлар, еллар шулай уза.
 
Узган ел ук Миннур апаның яше туксанга таба тәгәри башлаган иде инде.
 
Кышны ул кызларында — Фәнүзәләрдә, Әгерҗедә уздыра. Яз билгеләре күре­нүгә, түбәләрдән тамчы тама башлауга күңеле алгысына башлый: гомер иткән Яңавылына тартыла аның җаны. Фәнисләр, Фәнүзә­ләр, оныклар иртә язда кайтып сары балавыздай яп-якты түшәм-стеналарны сабынлап юып чыгара, бакчаны сукалатып бәрәңге утырта, кишер-суганын чәчә.
 
Әнкәләре җәйгә авылга кайта.
 
Без дә, кайтуга, күч­тә­нәчкә дигән чәй-лимонны кыстырып, Миннур апаның хәлен белергә ашыгабыз. Чишмәгә бару, каберләрне зыярәт итү кебек эшләр белән артыграк мавыгып китсәк, уңган, мәрхәмәтле киленебез Венера да:
 
– Миннур апагызның хәл-әхвәлен белешегез әүвәл. Ялгыз башы көтеп ята булыр. Балалары Әгер­җедә йорт салып ята, атнага бер генә кайтып китә. Көткән кешегә озак бит ул. Мин үзем дә камыр ашлары пешерсәм, энегез, балалар өстәл янына утырганчы ук «барыгыз, җылы чакта ашасын, Миннур апагызга кертеп чыгыгыз!» дип аның өлешен төреп куям. Авылда бердәнбер туганыгыз бит ул!» дип, ашыктыра башлый. Сеңлем Рамилә дә, мин дә кайтуга аңа керә идек. Нәсел-нәсәп, туган-тумачаны барлап, эш-гамәлләрен искә төшереп, авыл хәлләрен сөйләшеп утырулар — үзе бер гомер булган икән бит.
 
Үткән җәй генә тәрәзә­ләр ачык, анда ут бар иде. Хәер, ул үзе Якты тәрәзә булган икән бит. Туганлык хисен һәрдаим сиздереп, күңелгә нур салып торган ачык тәрәзә... Дөрес, туганнардай якын булып беткән дусларыбыз — Нурулла абый Хөрмәтовлар, әминә апа белән Миннәхмәт абый Шәяхмәтовлар, Галимә апалар, тагын башка күршеләребез дә бик якын. Алар белән очрашу, аралашуны да көтеп торабыз.
 
Ә Миннур апа юк инде. Якты тәрәзәдә ут сүнде. Әбекәйне һәрдаим хәтерләтеп торган туганнар белән элемтә өзелде.
 
Иннә иләйһи раҗигун.
 
 

Роза МУЛЛАНУРОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.09.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»