поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.09.2018 Мәгариф

«Мин – педагог, әмма сезнең оятсыз, ялкау, үшән малаегызга түзәргә тиеш түгел»

Беренче сентябрь узуга, мәктәпләрдә бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган киеренке уку атналары башланып китте. Мәктәп бусагасына тәүге мәртәбә аяк баскан бала белән укытучы сыйныф бүлмәсендә йөзгә-йөз калды. Көн дә әти-әни назын-иркәләвен тоеп, кадер-тәрбиядә үскән кичәге сабый һәм баш миләре җылы өй парында гадәттән тыш үзсүзлелек, кирелек илә оеша башлаган нәниләр белән көненә йөз кат очрашкан тәҗрибәле педагог. Беркөнне әлеге иркә сабый өенә елап кайта. Ана тиз генә тотып, укытучы янына мәктәпкә килә.

Һәркайсына кәефбозгыч әңгәмәләр үткәреп, бала белән укытучы арасындагы низагны уңай хәл итәргә кирәк. Әти-әни белән укытучыга ничек итеп таякны артык бөгеп җибәрмичә, бер-берләрен аңларга ирешергә һәм ышанычны югалтмаска?
 
Белгечләр ата-ана белән укытучыларның аңлашуга ирешүендә ике төп серле пункт бар дип саный. Аның беренчесе – ата-ана белән укытучының уңышлы аралашуында укытучы һөнәренә һәм шәхесенә, аның һөнәри булдыклылыгына һәм хезмәт күнекмәләренә ышану һәм хөрмәт белән карау ята. Ата-ананың үз-үзенә «мин – ата», яки «мин – ана» дип караудан битәр, иң башта «ул – укытучы» дип фикер йөртергә өйрәнүе зарур. Чөнки нәкъ менә укытучы гына балаларда укырга теләк уятырга сәләтле.
 
Нәкъ менә укытучы ата-ана хөрмәтен башлап тоярга тиеш. Әти-әниләрнең алар белән «Сез тиешле…», «Бу сезнең бурыч» стилендә сөйләшү беркайчан да уңышка илтми һәм файда китерми. Шулай дип әйтүгә, сез укытучыдан: «… Әйе, мин – педагог, мин укытырга бурычлымын. Әмма мин сезнең оятсыз кыланышлы, ахмак гадәтле, ялкау, үшән малаегызга түзеп торырга тиеш түгел», — дигән җавап ишетәсегез киләме?
 
Мондый әңгәмә беркайчан юньлегә илтми. Икенче пунктта ата-ананың укытучы куйган билге белән килешмәве турында сүз бара. Алар улларын күпкә югары билгегә лаек дип саный. Әмма ул билгенең сезнең улыгызга түгел, бәлки аның тырышлыгына, белеменә куелган билге булуын һич онытырга ярамый. Укытучы сезнең балагызны шәхес итеп тәрбияләргә алынган беренче кеше. Шуңа күрә аның белән аралашканда сүзләребезне үлчәп кенә сөйләшик.
 
Менә шулай!
 
Автор: Ирек НИГЪМӘТИ, Мәгариф

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»