|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2018 Шоу-бизнес
Татарстанда бер түрәнең кызы туена Киркоров, Ани Лорак һәм башка Мәскәү йолдызлары килгән (ФОТО, ВИДЕО)15 сентябрь көнне Татарстанның «Зөя калкулыклары» шәһәр-курортында ябык режимда шәхси бәйрәм узган, дип яза «Вести КАМАЗа» сайты. Анда Татарстанның Дәүләт Советы экс-депутатының кызы туе оештырыла. Республика мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, «Казан» җитештерү-төзелеш берлеге генераль директоры һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Равил Җиһаншин кызы Динара һәм Әрмәнстанның экс-президенты, премьер-министры Серж Саргсянның абыйсының улы Яков өйләнешкәннәр.
Зиннәтле туйны КВН йолдызлары Екатерина Скулкина һәм Дмитрий Хрусталев алып барган. Ә кунаклар алдында Филипп Киркоров белән Ани Лорак, рэпер L’One һәм башка Мәскәү йолдызлары чыгыш ясаган.
--- |
Иң күп укылган
|