поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.09.2018 Җәмгыять

Арча поликлиникасында күргәннәрем, яки Безнең кеше барсына да түзә

Сәламәт чагында кеше бернәрсә турында да уйламый. Менә чирләп китсә, авырткан башына тимер тарак төшә дә инде бичаракайның. Эшкә бара алмагач, вакытлыча эштән азат итү кәгазе алырмын (халык телендә «больничный») һәм табиб күрсәткән даруларны эчеп, савыгырмын, дип уйлап, мин дә поликлиникага юл тоттым.

Табибларның иске хәрби комиссариат бинасында кабул итүләрен алдан ук ишеткән идем, туп-туры шунда киттем. Юлда тиз генә телефоннан интернетка кереп, дәүләт хезмәтләре сайты аша табибка талон алырга булдым. Әлбәттә, бүгенгә участок табибыма да, неврологка да талон юк иде. Булмаса булмый инде, чирле кешене борып җибәрмәсләр әле, дим. Төшке бер туларга биш минутлар чамасы, бер абзый белән бер апа гына чиратта. Табиб килгәнен көтәбез. Бер дә тулды, узып икенче ярты да җитте… Теге апа: «Килерләр, икеләргә килә алар, менә юньле сүзләре булырмы?» – дип кенә әйтеп куйды. Мине алып килгән иремнең генә түземлеге беткән иде. Ул каядыр барып килеп, «поликлиника мөдире, неврологка күренегез, дип әйтте», дип, мине шунда алып китте. Невролог төшкә кадәр кабул иткән, хәзер стационарда икән. Безне анда кертмәделәр инде, шунда эшләүче апа гына карап чыгып: «Юк ул анда», – диде. Нишләргә кирәк, бу сүзләрдән авырткан муен төзәлми бит, кабат мөдир янына киттек, ул бик ягымлы апа булып чыкты, тагын комиссариаттагы терапевт янына барырга кушты.
 
Кердем ул табиб янына: «Сез минем участоктан түгел бит, ник иртәдән килмәдегез? Мин сезгә больничный ача алмыйм, иртәгә килерсез», – ди. «Хәлем әйбәт түгел алай йөрергә», – дим. Температурамны үлчәп: «Температурагыз юк, процедурныйга барып, укол кадатыгыз», – ди.
 
Узганнары пүчтәк кенә булган икән әле, ул әйткән кабинетны табу бәлагә әйләнде бит. Аның кайда икәнен үтеп китүчеләр түгел, шунда эшләүче медперсонал да белми булып чыкты. Ирем: «Скорыйда кадамаслармы?» – дигәч, шунда киттек. «Инде 6-7 кеше килде участок табибларын таба алмыйча, уколы булса, кадап җибәрер идек тә шул, ярдәм итә алмыйбыз, тагын регистратурадан сорап карагыз әле», – дип, матур гына җавап бирделәр анда.
 
Ниһаять, кабинетын таптык, укол кадаучысы гына юк. «Ул ике кабинетта эшли, килеп җитәр», – ди бер апа. Әмма ак халат кигән шәфкать туташы өченче кабинеттан пәйда булды да, артык сүз әйтмичә, бүлмәсенә кереп китте. «Ярар, хәзер авыртуына чыдап була инде», – дип, тагын неврологны эзләп карарга булдык. Берничә тапкыр үзенә барып төртелсәк тә, ул исемен әйтмәде, эше күптер, аңларга була.
 
Пациентлар флюрографиягә чират тора
 
Безнең кеше барсына да түзә
 
Шул вакыт иремнең түземлеге шартлады: «Баш табибны күреп буладыр бит?» – диде ул. Моны ишеткәч, барысы да сагаебрак калды. Бер бүлмәдән мөлаем генә бер апа чыгып: «Хәзер сезне невролог кабул итәр», – диде. «Ремонт барганы аңлашыла. Тик нигә медперсоналны җыеп, кайсы белгечнең кайда кабул итүен аңлатмадыгыз? Кирәк кешегә, авыруларга алар аңлата алырлар иде», – дигәнемне үзем дә сизми калдым. Сәгать бишенче ярты икән ләбаса, нинди сабыр кешенең дә ачуы кабарыр. Неврологның шәп белгеч икәне әллә каян сизелеп тора, ул мине җайлап карады, даруларын язды, киңәшләрен бирде. «Авыр эштә бөгелеп эшлисез ахры?» – дип, кайда эшләвем белән кызыксынды. Мин җавап биргәч: «Анда эшләүчеләр арасында минем пациентларым күп», – диде. Инде «больничный» алыр өчен тагын теге терапевт апага барырга кирәк булып чыкты. Ирем: «Мин аны көттереп тордырам, җайлап кына кил», – дип миңа эндәште. Табибка мине көтеп торырга өстән үк кушылган булып чыкты. «Сезне генә көтеп торам, эш сәгатем чыкты. Невролог белән сөйләштем, сезгә «больничный» бирергә бернинди сәбәп юк, әшәкелегегез өчен бирәм инде», – ди. Менә әкәмәт, башка җирдә миңа бу чир белән хастаханәдә ятарга тәкъдим итәләр иде, монда «әшәкелегем өчен» кәгазь тоттырдылар. Кәгазенә килгәндә, аны язып утыручы шәфкать туташы да миңа ачулы булып чыкты. «Минем сезгә язмаска хакым бар, эш сәгатем дә чыкты, ирегез дә миңа әллә нәрсәләр әйтте, йөрәгемә кадалды», – ди. Иремнән: «Нәрсә әйттең?» – дип сорагач, «Сез коридорда тилмереп утырган олы апаларны кабул итәсе урынга эш вакытыгызда чәй эчеп йөрисез, дидем», – ди. Кадалырлык та шул, аңлыйм ул кызның хәлен.
 
Соңгы вакытта халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту турында бик күп сөйлиләр. Әлбәттә, буш сүзләр генә түгел бу. Авыл җирендә ачылган модульле ФАПлар, район үзәкләрендәге яңартылган поликлиникалар, төрле заманча аппаратура белән җиһазландырылган медицина үзәкләре – болар барысы да бар. Әмма гозере чыгып хастаханәгә килгән авыру медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты турында сүз чыкканда иң әүвәл яхшы табиб-белгечне атый. Медицина хезмәткәрләре этикасы да бар бит югыйсә. Анда табиб игътибарлы, ягымлы, итагатьле булырга тиеш дип язылган. Ә Гиппократ антын оныткан табибка кешеләр белән эшләү бөтенләй җинаятькә тиң гамәл.
 
Бәян ителгән минем белән булган хәлләр әллә кайда түгел, чәчәккә төренгән, яңартылган Арчада булды. Ул көннән-көн матурая, үсә, биредә яшәүчеләр чын-чынлап горурлана ала үзләренең туган яклары белән. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча да үрнәк була ала бит ул. Шуңа омтылырга кирәктер, минемчә. Алайса бернинди аллы-гөлле шәһәр дә анда яшәүчеләр өчен уңайлы булмаячак. Соңгысына килгәндә, хәзерге вакытта ремонт эшләре дәвам итә торган поликлиникада халыкка уңайлылык тудыру түгел, хәтта элементар куркынычсызлык таләпләре дә үтәлми. Флюорографияне пациентлар капиталь ремонт бара торган бинада уза. Шунда дивар ишәләр, таш ваталар, шунда әле яңа гына сабыйларын тудырган аналар тикшерү уза. Башка сыймаслык хәл. «Сезгә монда керергә ярамый бит», – дим. «Беләбез, нишлик соң?» – ди бичаракайлар. «Монда эшләргә ярамый ич», – дигән сүзгә шәфкать туташы: «Үзебез дә туйдык, нишлик соң?» – ди, фамилиясен сорагач, әйтмәде.
 
Безнең халык тапкыр бит ул, әмәлен тапкан тагын, бая әйткән комиссариат бинасы белән ике ара бер чакрым чамасы булгач, юлны кыскартып, койма аша гына сикерәләр. Абыйлар, апалар да тартынмый бу эштән. Яшермим, үзем дә төштем ул коймадан, чөнки кан бирергә соңга кала идем, ә болай өлгердем. «Алай эшләмәгез, ток сугар бит», – ди кан алучы апа, мине кайгыртып.
 
Шик юк, ремонт төгәлләнер, уңайлы, яңа җиһазлар белән баетылган поликлиника үзенең пациентларын кабул итәр. Минем бер генә теләгем, анда Кеше турында да онытмасыннар иде.
 
Миләүшә ГЫЙБАДУЛЛИНА,
 
Арча районы, Ашабаш авылы, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»