поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.03.2010 Милләт

«ЧИТТӘ ЙӨРЕП ГЫЙБРӘТ АЛАМ»

Рифкат Фәхретдинов – Кытайның Колҗа шәһәрендә туып-үскән татар егете. Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый. Кино һәм телевидение режиссеры булырга. Рифкат Татарстанга ничек килеп эләккән? Кытайда татарлар ничек яши? Казанга килгәч нинди маҗараларга юлыккан? Әнә шулар турында без Рифкат белән Татарстан Милли музеенда, дөньябызны онытып, ике сәгать буе әңгәмә кордык.

“2003 елның февраль аенда Кытайның “Колҗа татар җәмгыяте” рәисе Ильяр Габитов Казанга килә, – дип сөйләде Рифкат. – Килүенең төп сәбәбе – татар яшьләренә югары уку йортларына юл ачу. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдимне хуплап, бу эшне Бөтендөнья татар конгрессына тапшыра. Мин ул вакытта мәктәпне яңа гына тәмамлаган идем. Кытайның берәр университетына керим микән, Татарстанга барып укыйм микән, дип уйлана торгач, икенчесен сайладым. Ник дисәң, мин татар бит, ата-бабаларым Татарстаннан! Милләттәшләремне, татар башкаласын бик күрәсем килде.

 

Моның өчен без хөрмәтле Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат абый Закировка мең-мең рәхмәтлебез! Беренче тапкыр без Казанга шәһәрнең меңьеллыгын каршылаган вакытта (2005 елның 25 августында – А.Г.) 36 егет һәм кыз килдек. Барыбызны да башта әзерләнү курсларына яздырдылар.

 

Казанны күргәч, югалып калдык. Без бит татар башкаласы булгач, бөтен җирдә татар телендә генә аралашалар дип уйлаган идек. Иң элек татар тапшыруы карарга теләп, телевизорны ачтык. 20ләп канал – барысы да урыс телендә. Аннары ТНВны эзләп таптык. Ул да гел татарча гына түгел. Мин бигрәк тә “Татарлар”, “Адәм белән Һава”, “Халкым минем” тапшыруларын яратып карыйм. 24 сәгать булмаса да, ичмасам 12 сәгать бары тик татар тапшырулары, кинолары гына күрсәтсеннәр иде. Төрле милли кичәләрдә катнашканда да мин һәрвакыт бу хакта әйтеп киләм. Миңа: “Татарстанда ике дәүләт теле хөкем сөрә”, – дип җавап кайтаралар. Соң, ике дәүләт теле булгач, нигә СТС, “Эфир”, НТВ, “Россия” ике телдә түгел? Урыс каналлары болай да бихисап бит! Кытайда кытай телендә 50ләп канал бар. Шул исәптән саф уйгыр телендә генә баручы 10 канал эшли.

 

Иң яраткан җирем – театр. К.Тинчурин театрында караган беренче спектаклем – “Мәхәббәт чишмәсе”. Камал театрына еш йөрим. Кытай татарлары исеменнән театр директоры Шамил Закировка аерып рәхмәт әйтәсебез килә. Ул безгә спектакльләрне бушлай карау мөмкинлеге бирә. Театр хезмәткәрләре танып бетерде бугай инде үземне. “Әллә син өеңә кайтып та тормыйсың инде?!” – дип көләләр.

 

Диплом алгач, татар фильмнары төшерү белән шөгыльләнер идем. Мәсәлән, Кытайда Уйгыр киностудиясе бар. Нинди генә фильмнар төшермиләр анда. Бездәге татар фильмнарын бармак белән санарлык! Булган фильмнарны Казан кинотеатрларында күрсәтсеннәр иде. Бер режиссер: “Татар фильмнарын кинотеатрларда күрсәтсәк, йөрүче булыр микән? Иң элек тикшереп карарга кирәк әле”, – диде. Ничек йөрмәсеннәр ди?! Әнә, Камал театрына халык кырылып йөри, хәтта утырырга урын да булмый бит кайчакта!

 

Туган телләрем дип татар һәм уйгыр телләрен саныйм. 7 нче сыйныфка кадәр уйгыр мәктәбендә укуым да моңа йогынты ясагандыр. Ә кытай теленә килсәк, мин аны дәүләт теле буларак кына өйрәндем. Бик авыр тел. Мин Кытайда туган 4 нче буын татар баласы. Безнең гаиләдә, мәсәлән, һәрвакыт татар мохите иде. Сыйныфтагы 70 бала арасыннан бары тик мин генә татар милләтеннән идем. Татар булуым белән һәрвакыт горурландым. Әти-әнием нәрсә хәләл, нәрсә хәрам, барысын да аңлатып үстерде. 6-7 яшьләрдә әбиемнең намаз укыганын күреп, дин белән кызыксынып киттем. Әкренләп әбием намаз укырга өйрәтте. Колҗада мәчетләр күп, урам саен. Казанда һәр җомгада Кол Шәриф мәчетенә барырга тырышам. Рамил хәзрәтнең вәгазьләре бик тә эчтәлекле, тормышчан.

 

Татарстанга килгәндә, мин бер тамчы да урысча белми идем. Бер ел әзерләнү курсында укуым ярдәм итте. Беренче курста укыганда, Русия тарихыннан имтихан бирергә туры килде. Мин үзем татар бүлегендә укыйм. Укытучы сөйләгәннәрнең бик аз өлешен генә аңлый идем. Деканыбыз: “Имтиханны татар телендә дә бирә аласыз”, – диде. Имтиханга кердек. Татарча сөйли башлаган идем, укытучы: “Мин татарча аңламыйм”, – дип туктатты. Үзем белән тәрҗемәче итеп төркемдәге бер кызны ияртеп кердем. Бар белгәнемне сөйләдем. Шунда үз гомеремдә беренче “өчле” алдым!

 

Татар теле Казанда әдәбият өлкәсендә генә кулланыла бугай. Әнә, язучылар татар телендә ничек камил сөйләшә! Кибетләргә кереп, татарча эндәшсәң: “Я не понимаю вас! Говорите нормальным языком!” – дип мыскылларга гына торалар. Хәтта авыл кызлары да вата-җимерә булса да, урысча сөйли!

 

Биредәге татарлар балаларын урыс мәктәбенә бирергә тырыша. “Татар мәктәбенә бирсәм, балам урысча белмәс”, – ди. Киләчәген алдан кайгыртып куймакчылар, янәсе. Банкта эшлисеңме син, берәр хосусый фирмадамы – бөтен җирдә урыс телен белү таләп ителә!

 

Минем әнием – чыгышы буенча Апас районының Урта Балтай авылыннан. Әтием – Кукмарадан. Шуңадыр, татар авылларына барырга яратам. Гомеремдә беренче тапкыр күргән татар авылы – Пәрәү булды. Анда безне җитәкчебез Җәүдәт абый Аббасов алып барды. Шушы ук авылга икенче тапкыр 30 кытай татары Сабан туена килеп төштек. Бәлеш, гөбәдияне дә беренче тапкыр шунда ашадым. Чын татарлык авылларда икән! Тагын Әтнәдә, Арчада, Яшел Үзәндә, Апаста... булдым. Кая гына барып чыксак та, безне үз итәләр, җылы итеп каршы алалар. Андагы әби-бабайлар белән төннәр буе сөйләшеп чыга алам.

 

Милли татар ризыкларыннан кыстыбый белән гөбәдияне яратам. Бездә исә Кытай ризыклары өстенлек итә. Кытайлар борычлы ризыкларны үз итә. Бервакыт тулай торактагы егетләр сорый торгач, аш пешердем. Аш әзер булу белән өстәл янына йөгереп килеп утырдылар. Бер кашык шулпа кабулары булды, кызарып, ютәлли-ютәлли су эчәргә йөгерделәр. Миңа аның борычлы икәне сизелмәде дә! Кытайда таякчыклар белән ашарга күнегелгән, әле һаман да кайбер ризыкларны ашаганда, шуларны кулланам. Онытып торам икән, таякчыклар белән бер кызык хәл дә булды бит әле тулай торакта. Кичке ашны ашаганнан соң, савыт-сабаларны юарга чыктым. Шунда таякчыклар да бар иде. Мине күзәтеп торган бер кыз: “Сез нәрсә белән ашыйсыз?” – дип сорады. Мин ул аңласын өчен “палочка” диясе урынга ялгыш “тапочка” дигәнмен. Уйгыр ризыкларын да үз итәм. Бәйрәмнәрдә, гадәттә, өстәлдә пылау, уйгырча токмач, шашлык була.

 

18 яшемә хәтле Кытайда яшәгәнгә күрә, күбрәк уйгыр, кытай җырларын тыңлап үстем. Ләкин барыбер балачактан ук татар халык җырларына гашыйк идем. 9 яшем тулганда, Казахстаннан килгән туганнарым Салават Фәтхетдиновның аудиокассетасын бүләк иттеләр. “Мин яратам сине, Татарстан” җырын тыңлагач, Татарстан дигән ил бар икәнен белдем. Татар җырлары бик тансык безгә. Кытайга кайтсам, кассеталар сорап татарлар килеп җитә. Кытайда 6 мең тирәсе татар яши. Хәтта Чишмә дип аталган татар авылы да бар. Ләкин барыбер аны чын татар авылы дип әйтеп булмый. Соңгы елларда анда татар теле курслары ачтылар. Элек Колҗа шәһәрендә 1950 елларга хәтле татар мәктәбе булган. Хәзер аның урынында 6 нчы уйгыр мәктәбе. Ләкин бинага “Элеккеге татар мәктәбе. Мәңге сакларга” дигән такта кадакланган. Урумчи шәһәренең үзәгендә Татар мәчете сакланып калган. Мәчет бүгенге көндә уйгыр мәчете буларак эшли. Ләкин барыбер җирле халык аны “Татар мәчете” дип йөртә. Аны заманында Кытайда яшәүче татар байлары үз акчаларына төзегән.

 

Русия белән Кытай арасында мөнәсәбәтләр яхшы. Кытайда Русия кешеләрен хөрмәт итәләр! Ә Русиядә халык дорфа, гел акырырга гына торалар! Кытайда җәмәгать урыннарында елмаялар, тел белми торсаң, тәрҗемәче чакырталар.

 

Җәй көне туган якка кайткач, Кытай буйлап сәяхәткә чыктым. Кытайлар бөтен өлкәдә дә алга киткән. Бик булган, тырыш халык алар! Узган елның апрелендә Кытайдан Татарстанга икенче төркем (27 кеше – А.Г.) татар яшьләре укырга килде. Алар хәзер КДУның әзерләнү курсларында укыйлар. Без аралашып торабыз. Казанда безне Миркасыйм Госманов җитәкчелегендәге “Җыен фонды” берләштерә. Ел саен Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә безне бергә җыеп, бәйрәм ясый. Үз өебез шикелле анда! Фондның директоры Фоат Магафурович безгә гел булышып тора”.

 

Әңгәмәдән соң, Рифкаткә Милли музейны, Сөембикә-ханбикә язмышы, борынгы Коръән китаплары күрсәттем. Болгар дәүләте чорына караган экспонатлар егетнең күңеленә хуш килде. Рифкат алар турында кызыксынып тыңлады һәм: “Кытай студентларын алып киләм әле мин монда, күрсеннәр”, – дип хушлашты.


Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 33 | 18.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»