поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2018 Фаҗига

«Мин – ялгызлыктан, Ильяз уттан куркып яшәдек» (ФАҖИГА)

Дөрләп янган ут, йорт һәм каралты-кураны камап алган ялкын, ыгы-зыгы, күз яшьләре… Болар барысы да – Арча районы, Казанбаш авылы халкының башыннан үткәннәр. Казанбаш авылында килеп чыккан коточкыч янгын турында ишетми-белми калган кеше юктыр.

БӨТЕН КЕШЕ УТКА КАРШЫ КӨРӘШТЕ, ТИК…
 
13нче август иде ул. Августның иң кызу һәм җилле көне булгандыр, мөгаен. Уттай урак өсте бит: Казанбаш авылы халкы, кышка дип, мал-туарына салам, печән ташый. Шул авылда яшәүче Ильяз абый Хәйруллин да оныклары белән бергәләп йорт каршыларында гына урнашкан нигезгә – хатынының әтиләренә салам өешәләр. Хатыны Галия апа, эшчеләрне сыйларга дип, аш-су белән мәш килә. Гадәти авыл көне. Тик шул арада Хәйруллиннарның сарай артыннан күренгән ут ялкыны бар тынычлыкны боза да куя.
 
Ильяз абый, ялкынның көчле булуын күреп, шундук өеннән урын өстендә ятучы 88 яшьлек әнисен күтәреп алып чыга. Кызының машинасын да гараждан чыгарып куярга өлгерә. Бу вакытта ялкын йортка да күчә. Галия апа өеннән кулына нәрсә эләгә – шуны алып, урамга йөгерә. Шул вакыт ут күрше йортны – Нияз һәм Ленар Хәйруллиннар (Ильяз Хәйруллиннарның туганнары. – Авт.) йортын да камап ала.
 
«Мондый мәхшәрне беренче тапкыр күрдек», – дип сөйләде авыл халкы соңыннан. Дөрестән дә, берничә минут эчендә ике йортны һәм каралты-кураны юк иткән янгынны күрүне дошманыңа да теләмәссең. Шуңа да ялкын күренү белән, күрше-күлән һәм күрше Көтек авылы халкы янгын сүндерергә ярдәмгә йөгерә. 112 номерына шалтыраткан булсалар да, алар килгәнче хәйран вакыт үтәчәген аңлап, Көтек авылы фермеры Дамир Шакирҗанов та үзенең 11 тонна су сыешлы машинасы белән тизрәк Казанбашка җилдерә. Ләкин дөрләп янган утка сиптерелгән су – төкерү белән бер. Искән җил дә ялкынны таратырга гына булыша бит! Авыл халкы, ут башка йортларга да күчмәсен дип, Казансу елгасыннан чиләкләп су ташый. Шул арада янгын сүндерү хезмәткәрләре дә килеп җитә. Ләкин бу вакытта йорт та, сарай да ут эчендә була инде…
 
Ике йорт та мизгел эчендә көлгә әйләнә. Арканда һәм көтүдә булган терлек кенә исән кала.
 
– Булышмаган кеше калмады. Авыл халкы кулларыннан килгәнчә нидер эшләргә, ялкынны туктатырга тырышты. Мондый чакта нишләгәнеңне дә, нәрсәгә йортыңа кергәнеңне дә, ни өчен чиләк тотканыңны да онытасың, – дип, куркып искә ала күрше-күлән.
 
Шундый ыгы-зыгы вакытында Ильяз абыйның югалуын да абайламый калалар. Ни кызганыч, ул ут эчендә калган була шул.
 
Ильяз Хәйруллин
 
КОМПЬЮТЕР АРТЫННАН КЕРЕП КИТКӘН БУЛГАН
 
Хәйруллиннар гаиләдә 5 кеше: гаилә башлыгы Ильяз абый, хатыны Галия апа, узган ел ирен югалтып, тол калган кызлары Розалия һәм аның 2 улы. Ике олы малайлары да өйләнеп, башка чыккан. Оныкларның үскәнен күреп, яшисе дә яшисе иде дә бит…
 
«Мин – ялгызлыктан, Ильяз уттан куркып яшәдек», – дип күз яшьләре белән искә ала Галия апа. Аның йөзендә бернинди өмет чаткысы да, яшәргә көч тә калмаган. Аяныч хәл турында сорашучыларга да булганнарны сөйләп, искә төшереп тору ялыктырган. Ярага тоз сипкәндәй, барысын да күз алдыннан үткәрергә кирәк бит. Ильяз абый прачка төтененнән дә, тәмәкедән чыккан төтеннән дә куркып яшәгән. Тәкъдирләренә шулай язылган булса кирәк: Галия апа ирен югалтты, Ильяз абый ут әсирлегендә калды.
 
10 ай элек кенә ирен югалткан кызлары Розалия дә күз яшьләрен тыя алмый: «Язмыш безне нигә сыный икән?!» – дип өзгәләнә ул.
 
Бүген исә Хәйруллиннар гаиләсе Галия апаның төп нигезенә – әтиләре, энесе Айрат һәм аның хатыны Алия янәшәсенә, икенче янып беткән йортта яшәгән Нияз һәм Ленар Хәйруллиннар абыйлары Фаяз йортына сыенганнар. 88 яшьлек әниләрен исә кызы күрше Көтек авылына алып менеп киткән. Ана әле улының юклыгын белми. Ләкин сизенеп, гел Ильязын чакыра икән. Күңеле сизәдер шул.
 
– Балаларны бик яратты җизни, – дип сөйли Алия апа. – Оныклары өчен җан атты инде. Безнең балалар белән дә уйный иде. Алар күптән түгел генә 40 мең сумга компьютер алганнар иде. Янгын вакытында: «Компьютер кала бит, бабай», – дип өзгәләнгән оныгын юатырга теләптер инде, Ильяз җизни дөрләп янган йортка кереп киткән бит.
 
Кереп киткәннән соң, кире чыкмаган Ильяз абый. Янгынны тулысынча сүндереп бетергәч кенә аның янып беткән гәүдәсен (аннан күмер өеме генә калган була) табалар. Аның янында компьютер детальләре дә табыла.
 
– Чыгарга да күп калмаган булган инде. Өйалды ишеге төбендә үлгән бит, бичаракай, – дип өзгәләнә Хәйрулиннар.
 
Пенсиясенең дә рәхәтен татырга өлгермәгән Ильяз абыйны оныклары да бик сагына. «Ник кергән икән ул ут эченә? Эх, хәзер бабай янда булса, җиңелрәк булыр иде», – дип кайгыра алар. Балалар кечкенә булсалар да, күңелләре белән сызланалар. Кичә генә бу тәрәзә төбеннән күренеп торган йорттан бүген буш һәм тип-тигез җир калсын әле…
 
КӨЗГӘ КАДӘР ӨЛГЕРТЕРГӘ!
 
Ильяз Хәйруллинны инде кайтарып булмый. Көч табып, ничек тә яшәүне дәвам итәргә кирәк. Яшәүне дәвам итү өчен йортлары да калмаган бит әле Хәйруллиннарның. Бүген бу гаиләләр сыеныр урын тапсалар да, үз йортың – үз киңлегең, диләр бит. Шуңа да бернәрсәсез калган ике гаилә дә ярдәмгә мохтаҗ.
 
– Янгынның икенче көнендә үк авыл халкы килеп, төнгә кадәр янгын булган урынны чистартты, – дип сөйли Алия апа. – Күмәк көч белән тауны да күчереп була бит, йортны да торгызырлар дип ышанабыз. Күрше-тирә авыллардан да күпләп киләләр. Кайгы бүген сиңа, иртәгә миңа килергә мөмкин бит ул.
 
Авыл ир-атлары ике йорт өчен дә фундамент казып куйган. Галия апа сыер савучы булып эшләгән «Казанка» җәмгыяте җитәкчесе Айдар Сабировның ярдәме зур булган. Шулай ук Арчаның төрле оешмалары да зур булышлык күрсәткән. Берсе – таш, икенчесе – ком, өченчесе цемент биргән. Бүген исә ике нигездә дә эшләр башланган инде: кирпеч стена көннән-көн үсә бара. Район башлыгы йортларны кара көзгә кадәр өлгертергә, сентябрьдә обой ябыштырып, октябрь аена газ һәм ут кертергә әмер биргән икән. Бирсен Ходай!
 
Тамчыдан да күлләр җыела бит. Бәлки, «Безнең гәҗит»не укучылар арасында да Хәйруллиннарга ярдәм итәргә теләүчеләр табылыр.
 
Янгында зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен банк реквизитлары:

Получатель: Хайруллина Айгуль Радифовна

Счет получателя: 4081 7810 1620 0317 2406

Банк получателя: Отделение «Банк Татарстан»

№8610 ПАО Сбербанк г. Казань

ИНН Банка получателя: 7707083893

БИК Банка получателя: 049205603
 
 
Получатель: Хайруллин Ленар Ильгамович

Счет получателя: 4230 7810 1620 0039 1073

Банк получателя: ПАО Сбарбанк

Кор/счет получателя: 30101810600000000603

БИК Банка получателя: 049205603
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
 
КФУ студенты, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»