|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2018 Шоу-бизнес
Жанна Фриске турындагы фильмда төп рольне кем башкарачагы билгеле41нче яшендә яман шеш авыруыннан вафат булган җырчы Жанна Фриске турында тулы метражлы нәфис фильм төшерәчәкләр. Җырчының әтисе матбугат чараларына белдерүенчә, Жанна турында берничә документаль фильм бар. Ә монысы беренче нәфис фильм булачак. Аны башкаруга сценарист һәм язучы Геннадий Куркин алынган. Җырчы образын берничә актриса башкарачак, чөнки фильм Жаннаның төрле тормыш этапларын чагылдырачак. Үзәк рольдә исә аның сеңлесе Наталья Фриске уйнаячак, дип яза Кызыл таң.
- Наташа Жаннага бик охшаган, аның сәхнәдә чыгыш ясаганы, җырлаганы бар. Ул камера алдында үзен тота белә, - дигән Владимир Копылов.
--- |
Иң күп укылган
|