поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2018 Матбугат

ТНВда 1 миллион откан Альберт акчасын нәрсәгә тотачак?

«Яңа Гасыр» каналында чираттагы телевизион сезонга әзерлек эшләре бара. Быел алар тамашачысын «Әй, язмыш, язмыш!», «Сәхнәдәш» проектлары, «Көтелмәгән кунак» телевизион спектакле белән «сыйлаячак». Шулай ук татар авыллары тарихы турында «Юлчы» дигән яңа форматтагы тапшыру әзерләнә. Соңгысы – ТНВ үткәргән «Талант» бәйгесе җиңүчесе.

«Талант» бәйгесен «Яңа Гасыр» каналы телевидение дөньясына яңа сулыш, яңа идеяләр китерү максатыннан оештырган иде. Җиңүче кешегә ТНВда үз тапшыруын булдыру өчен 1 миллион сумлык акча бирелә. «Яңа Гасыр» каналының PR бүлеге җитәкчесе Ринат Әхмәтҗанов сүзләренчә, каналда бер сезонлык тапшыру әзерләү өчен нәкъ менә шуның кадәр акча кирәк тә инде. Әлеге хокукка Альберт Шакиров ия булды. ТНВ тамашачысына ул «Без тарихта эзлебез» дигән тапшыру аша да таныш.
 
– Альберт тәкъдим иткән тапшыру безнең форматка туры килде. Башка проектлар белән чагыштырганда, ул әзерлек, сыйфат, эчтәлеге ягыннан бер башка өстен иде. Конкурска килгән эшләрнең күбесе блогерлык форматында иде, ул, әлбәттә, телевидениегә туры килми. Конкурсны игълан иткән вакытта Альберт бездә эшләми иде инде. «Юлчы» аның элеккеге тапшыруын да, ТНВның башка программаларын да кабатламаячак. Ул үзгә, авторлык проекты, – диде Ринат Әхмәтҗанов.
 
Миллион откан «Юлчы» тапшыруының беренче сериясе әзер инде. Ул Азнакайның Тымытык авылы турында булачак.
– Тиздән Башкортстанга юл тотачакбыз. Анда Төмәнәк, Килем кебек авыллар бар. Уфаның үзе турында да тапшыру әзерләячәкбез. Соңыннан Оренбург якларына китәргә уйлыйбыз. Анда данлыклы Каргалы авылы бар. Уфа белән Оренбург – татар тарихы, мәгарифе, дине өчен зур урын алып торган җирләр. Тапшыруыбыз тамашачыга ошаса, киләсе сезонга Казахстан белән Үзбәкстанга җыенабыз, – ди Альберт Шакиров.
 
Проект авторы сүзләренчә, соңгы елларда авыл тарихлары белән кызыксынучылар күбәйгән. Шул ук вакытта кайбер авылларның тарихы әле дә архивларда гына саклана.
 
 
– Шул ук Тымытык авылы тарихы кечкенә генә бер юка китапка сыйган. Авыл тарихы Самара белән Уфа архивларында саклана. Әлегә аларны барып өйрәнү өчен мөмкинлек юк. Ул бик күп чыгымнар, вакыт сорый. Шулай ук иске татар, гарәп графикасын укый белүче кеше кирәк. Әлегә тапшырулар авыл аксакаллары истәлекләрен бөртекләп җыеп эшләнә, – ди Альберт Шакиров.
 
ТНВ экранына җырчыларның да эләгәсе килә икән. Нурзадә белән Булат Бәйрәмов та үз проектларын тәкъдим иткәннәр. Ләкин ТНВ җитәкчеләре аларны җиңүче дип игълан итмәде. Булат уен форматындагы шоу эшләмәкче.
 
– Мин үземне җитди тапшыруда күрмим. Шуңа да кәеф күтәрә, ял иттерә торган программа тәкъдим иттем. Анда ике команда бер-берсе белән уйнап ярыша. Әйтик, җырчыларның йөзен махсус программа ярдәмендә картайтабыз да, бу командалар аның кем икәнен белергә тиеш. Кем беренче җавап бирә – шуңа балл өстәлә. ТМТВда барган «Тәмле көрәш» тә үз урынында кала. Без быел аны яңартырга уйлыйбыз, – ди Булат Бәйрәмов.
 
Нурзадә исә элек «Мәйдан» каналында барган «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруын ТНВда яңартмакчы.
 
– Әлеге тапшырудан киткәнемә өч-дүрт ел инде, ләкин кая барсам да, «Ник аны син алып бармыйсың», – дип сорыйлар. Үземнең эшләнеп бетмәгән тапшыруларым да калган иде. Исеменнән күренгәнчә, ул җырчы, биюче, композиторлар иҗатының чишмә башы турында булачак. Бары тик иҗат турында гына сөйләшәбез. Танылган кешеләрнең күбесе шәхси тормыш турында сораганнарын яратмый, – ди Нурзадә.
ТНВ җитәкчеләре җиңү яуламаган проектларга да төшенкелеккә бирелмәскә кушты. Киләчәктә алар да экранга чыгарга мөмкин.
 
Фото: ТНВ PR бүлеге

Алисә ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.09.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»