|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2018 Мәдәният
Фольклор музыкасы ансамбле «Сәнгать дәресләре»н дәвам итәРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән уртак музыкаль проекты яңа сезонда да дәвам итәчәк. Узган сезоннарда ансамбль «Балалар өчен сәнгать дәресләре» проекты белән Татарстан районнарында, шәһәрләрендә йөзләгән балалар алдында чыгыш ясады.
Быел ансамбль республиканың 10 төбәгендә 12 концерт-дәрес уздырачак.
Бүген – 14 сентябрьдә ансамбльнең беренче чыгышы – Аксубай районы мәктәп укучылары алдында.
20 сентябрьдә фольклор музыкасы ансамблен – Тукай районы Түбән Суыксу авылында, 25 сентябрьдә –Теләчедә, 2 октябьдә – Ютазы районы Урыссу бистәсендә, 4 октябрьдә – Актанышта, 12 октябрьдә – Нурлатта, 17 октябрьдә – Байлар Сабасында, 25 октябрьдә – Арчада, 6 ноябрьдә – Кайбычта, 23 ноябрьдә – Сарманда көтәләр.
Халкыбызның күркәм музыкаль байлыгын йотлыгып көтеп торган балалар каршына алып барган хәерле юллар, матур очрашулар сиңа, Ансамбль!
--- |
Иң күп укылган
|