|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.09.2018 Хәвеф-хәтәр
Әбисе белән яшәүче 5 яшьлек бала өеннән чыгып китеп адашканПолиция хезмәткәрләре Уфаның 1нче Май урамында ялгызы гына йөргән 5 яшьлек малайның якыннарын тапты. Кичә бер хатынның, Рәшит исемле малайны урамда очратып, полиция бүлегенә китерүе турында язган идек инде. Социаль челтәрләрдә дә бик күпләр баланың язмышы өчен борчылды, эчкечеләр гаиләсеннәндер дип тә фаразладылар, дип яза Кызыл таң. Малай, үзенең исеменнән тыш, бер генә мәгълүмат та әйтә алмый. Үзенең кайда яшәгәнлеген дә, әти-әнисе кемнәр булуын да. Бәхеткә, полиция хезмәткәрләре сабыйның якыннарын тапкан. Рәшитнең әнисе башка шәһәрдә эштә булып чыккан. Малай картәнисе тәрбиясендә калган. 12 сентябрьдә ул фатирдан үзе генә чыгып киткән һәм адашкан булган.
Фото: Социаль челтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|