• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Эльмира Зарипова
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Талия Миңнуллина
  • 25 Апрель Асия Галиева
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • 25 Апрель Лия Заһидуллина
  • 25 Апрель Тимур Акулов
  • Казан Совет районы Губкина урамында балконлы зур булме сатыла.18 кв.м.89509469991
  • Казан шәһәре Карбышев урамы 60нчы йортта (тулай торак) 12 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, холодильник, телевизор бар, шулай ук коридорда кер юу машинасына урын җайланган. Коридор чиста, күршеләр тыныч. Бәясе аена 9 мең. Йорт янында медучилище һәм автотранспортный техникум бар. Торыр өчен менә дигән урын. Шалтыратыгыз 89274406462, 89274406960
  • Казан Глушко, 1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ. Собственник. 20000. 89274059202
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877

 

 

 
Архив
 

 

13.09.2018 Криминал

Бөгелмә эшмәкәренә карата ачылган җинаять эшен прокуратура кире какты

Каракларны үтергән Бөгелмә эшмәкәренә карата җинаять эше ачу турындагы карарны Татарстан Республикасы Прокуратурасы кире какты. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Прокуратурасы фикеренчә, Тикшерү комитетының җинаять эше ачу турындагы карары законлы түгел һәм гамәлдән чыгарылырга тиеш, дип яза агентлык.
 
12 сентябрь иртәсендә битлекләр кигән һәм коралланган ике карак Бөгелмәдә танылган эшмәкәр Евгений Деданин йортына басып кергән. Ирне, аның хатынын һәм аларда кунакта булган дустын бәйләгәннәр. Деданин һәм аның дусты котыла алган. Ир-атлар арасында чыккан сугыш вакытында, эшмәкәр пычак алган һәм җинаятьчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган яралардан караклар вафат булган.
 
Тикшерү җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклаган – алар Самара өлкәсендә яшәүче Иван Нетроголов һәм Владислав Колоярцев. Моннан тыш, каракларның өчәү булуы да ачыкланган – аларның берсе качып котылган, ләкин бераз вакыттан соң кулга алынган.
 
Әлеге факт буенча Евгений Деданинга карата “Саклануның тиешле чикләрен узып үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы Деданиннар гаиләсенә һөҗүм итү буенча, “Талау” маддәсе нигезендә дә җинаять эше ачкан.
 
Татарстан Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, РФ Җинаять кодексының 37 маддәсенең беренче бүлеге нигезендә, берничә очракта көч куллану җинаять булып саналмый. Саклану кирәк булган вакытта, сакланучының яки башка кешеләрнең шәхесен һәм хокукларын, җәмгыятьнең яки дәүләтнең закон белән якланган мәнфәгатьләрен куркыныч җинаятьчедән яки башка заттан яклаганда, әгәр бу җинаять көчләү булса, сакланучы яки башка затның гомеренә куркыныч тудырса, җинаятьчегә зыян салу, җинаять булмый.
 
Сакланучының яки башка затның гомеренә куркыныч тудыручы, көч кулланылган җәмгыятькә куркыныч җинаять, аны кылган вакытта сакланучының яки башка затның гомерен зур куркыныч астына куйган гамәл булып санала. Сакланучының яки башка затның гомерен куркыныч астына куеп, корал куллану яки корал урынына кулланган предметлар - мондый җинаятьне раслый.
 
“Шулай итеп, Бөгелмә эшмәкәре тиешле саклану чараларын кулланган. Аның саклануның тиешле чикләрен узу турындагы тикшерү нәтиҗәләре объектив мәгълүматлар белән дәлилләнмәгән”, - дип әйтте “Татар-информ”га Руслан Галиев.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2018
Матбугат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом