• 25.04 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18:30
  • 26.04 "Зур концерт" тамашасы. УНИКС. 18:30
  • 26.04 МакSим. Траттория на Минской. 20:00
  • 26.04 Зур концерт. УНИКС. 18:30
  • 04.05 Габделфәт Сафин, «Һаман яратам». Тинчурин театры. 17:00
  • 20.05-23.05 Элвин Грей. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Апрель Эльнар Сабирҗанов
  • 23 Апрель Гадел Галләмов (1919-1978)
  • 23 Апрель Рәис Гыймадиев
  • 23 Апрель Шәфәгать Тәхәветдинов
  • 23 Апрель Руслан Сафин
  • 24 Апрель Илсур Метшин
  • 24 Апрель Миләүшә Сибгатуллина
  • 24 Апрель Чулпан Хәйруллина
  • 24 Апрель Усман Әлмиев (1915-2011)
  • 25 Апрель Халисә Мөдәррисова
  • Казаннан ерак түгел Биектауда дача сатыла. 10 сутый җире, өе, агач-куаклары бар 8-98-72-976-453
  • Апас районы Каратун станциясендэ барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир сатыла .Бэясе 500 мен сум Якында гына мэктэп, балалар бакчасы, кибетлэр.Тулырак мэгьлумэт 89272488945 телефон номеры аша шалтыратып белешергэ була .
  • Казанда дубравная,проспект,горки,суконный,аметьево тирэлэрендэ бер булмэле квартир яки булмэ снимать итэм.(8000-12000сум га кадэр бэядэн)тэртипле татар кызы.эшлим.тиз арада собственниктан кирэк.89050393621риэлторлар борчымаса иде.
  • Казан, М.Гафури урамында урнашкан тулай торакта булмэ арендага бирелэ. Холодильник, кер юу машинасы, шкаф, диван, телевизор бар. Якында гына автовокзал, институт. Уртача бэя. 89172696290
  • Салават күперендә 1 бүлмәле фатир арендага бирелә, озак вакытка 89503281017
  • Казанда, Азинода 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Барлык уңайлыклар бар. Бәясе 15мең сум(коммуналь хезмәтләр кергән). Т.89196307461
  • Казаннын Салмачы бистэсе янэшэсендэ дача сатыла. 2 этажлы йорты. яна мунчасы.сарае. беседкасы. 6 сот бакчасы. Сатучысы собственник. докум эзер. Алырга телэучелэр шушы номерга шалтыратыгыз 89625521877
  • РКБ тирэсеннэн(портка якын) торырга булмэ яисэ гостинка эзлим.Риэлторлар борчымасын иде.89196978895
  • Кран-манипулятор установкасы сатыла, грузоподъемность-2тонна, бэясе 200000сум,тел.89172851990
  • Балык Бистэсе районы Яна Арыш авылында барлык унайлыклары да булган ой сатыла.Казаннан 80 км,капка тобенэ кадэр асфальт.Эйбэт куршелэр,урман,мэктэп,мэчет,мэктэп,h.б.Документлар эзер .Тел.89178990181

 

 

 
Архив
 

 

30.03.2010 «65»

КОМ ДӘРЬЯСЫ

Ерак ком чүлләрен кичеп, җиңүне якынайткан Бөек Ватан сугышы ветераны, олы йөрәкле Остазым Вахит ага Хаковка багышлыйм.

Ачык тәрәзәдән искән җил ап-ак пәрдәләргә кагылып үтә дә, якында гына язып утырган профессорның чал чәчләрен иркәли, өстәл өстендәге серле тамгалар төшкән кәгазьләрен кымшата. Тыгыз, кайнар, беркадәр дымлырак июль җиле. Идел ярындагы шактый зур арага җәелгән комлыктан исә. Ял йортының тәрәзәләре әнә шул комлыкка – көньяк-көнчыгышка караган. Идел бераз ерактарак урнашкангамы, әллә ял итүчеләрнең күбесе олы яшьтә булгангамы, биредә кызынучылар күп түгел. Гадәттәге ыгы-зыгы, чыр-чу ишетелми. Һавага җәйге челләгә хас зеңләү эленгән. Профессор, яр буйлап сузылган саргылт-көрән ком тауларына, бераз уңдарак офыкка тоташкан зәңгәр киңлеккә – Иделгә карап ала да, тагы алдында яткан рун язулы кәгазьләргә текәлә, ләкин иелгән-бөгелгән, нәрсәдер эшләгән адәмчекләргә охшаган бу билгеләр кинәт кенә сикерешә, бер-берсен куа башлыйлар. Биткә тагы кайнар җил килеп бәрелә. Аһ, бу кайнарлык! Үзәккә үтә, нәрсәнедер искә төшерә, йөрәкне авырттыра... Күзләр, кәгазьдән аерылып, тагы тәрәзәдәге манзарага төбәләләр. Юк, комлыкка да, Иделдә җилфердәгән ак җилкәнгә дә, һавага эленгән зәңгәр рәшәгә дә игътибар итмичә, каядыр бик еракка текәләләр, вакыт томаны аркылы үтеп, хәтер катламнары арасыннан нәрсәдер күзлиләр сыман...

 

...Баш өстендә җәһәннәм уты кебек кыздырган кояш гүя кинәт кенә ап-ак төскә керде, шартлап ярылды да, меңләгән ак шарларга туракланды. Шарларның һәрберсе җиргә – төрле яклап офыкны иңләгән чүлгә сикерде, түзеп булмаслык кайнарлык бөркеп, тирә-якта биешә башлады. Икенче көн авызларына бер тамчы су капмыйча чүлдән атлаган 1074 полк солдатлары барысы да шул ак шарларга әверелделәр... Алда-артта, уңда-сулда – ак шарлар... Тирә-яктагы ком таулары кызгылт-сарыдан аксыл-сары төскә күчте. Плазма төсе. Кайнарлык. Хәлсез генә типкән йөрәкләр: «Кы-зу... кы-зу... Су... Су...» дип тибә сыман. Вахит, чатнап ярылган, канаган иреннәрен чак кыймылдатып, тамак кырмакчы булды, ләкин тавышы чыкмады, тешләр арасына тулган ком бөртекләре шыгырдады да, бүрәнәдәй шешенгән тел кымшанып куйды. Берни тоймаган аяклар бушка әйләнгән күчәр шикелле, комда таеп-таеп китәләр. Алда да, янда да солдатларның тоздан агарып каткан гимнастеркалары, җилдә чайкалган керләр кебек, салмак кына чайкалалар. Чүл өрәкләре диярсең. Гоби чүленең нәкъ уртасында алар бүген. Тирә-якта меңләгән чакрымга сузылган, сусыз, коры ком таулары. Җан ачысы белән казылган коелардан су чыкмый. Булганнарын дошман агулап киткән. Су ташырга тиешле машиналарның беришесе юлда ягулыксыз утырып калды, кайберләре суларын инде күптән өләшеп бетереп, киләсе чыганакка кадәр колонна артыннан буш килеш өстерәлә. Су! Кайда, кайда ул бормаланып аккан Зөянең көмештәй саф сулары? Кайда соң Күзби авылы чишмәләре? Юк, көмештәй су кирәкми солдатка, болганчык, язгы ташу суыдай булсын, тик су булсын иде!.. Их, кадерен белер иде! Кинәт Вахитның колагына алда су чылтыраганы ишетелгән кебек булды. Шарлавыктан агып төшкән, шаулап аккан су тавышы. Менә тагы кабатланды. Вахит, «Саташаммы әллә?» дигәндәй, ирексездән башын чайкап куйды, рәхимсез кояш яктысына кысылган күзләрен тутырыбрак ачып, иптәшләренең җилкәсе аша алга карады. Колонна башында баручы солдатларның рәтләре буталган, ниндидер тәртипсезлек килеп чыккан иде. Берничә солдат туктап калган, уртадагы берсе башын артка ташлаган да, керылып-каерылып шаркылдап көлә. Якындагы ике иптәше аның беләкләреннән тотып, читкә сөйрәмәкче булалар. Бераз якынлашкач, Вахит көлүчене танып та алды: аларның отделениясенә Керуленда гына килеп кушылган япь-яшь егет Иван Домбровский иде бу. Иванны колоннадан читкә чыгарганнар, биштәре, плащ-палатка белән винтовкасы рота командиры кулында. Йөгереп яннарына табиб килеп җитте. Берни дәшми генә Иванны чүгәләп утырган җиреннән торгызып, колонна ахырына таба алып киттеләр. Солдатның табибка еламсырап әйткән сүзләре ишетелеп калды: «Мунчаны эссе якканнар… Әнигә әйтегез, самовар куйсын… Ванюшаның эчәсе килә, диегез…»

 

Колоннада чыш-пыш китте. Күп фаҗигаләр күргән сугышчылар хәлсезрәк атлаган, яралы иптәшләренең егылып, үлеп калуларына күнегә башлаган булсалар да, акылдан язу очрагы бу юлда беренчесе иде. Башлар иелде, болай да көч-хәл белән атлаган солдатларның күңеленә шом төште. Моны рота командиры да сизде булса кирәк, шунда ук кемгәдер фамилиясен әйтеп, «Запе-вай!» дип кычкырды. Алгы рәтләрдән берәү карлыккан күкрәк тавышы белән җыр суза башлады:

 

Вставай, страна огромная,

Вставай на смертный бой!

С фашисткой силой темною,

С проклятою ордой!

 

Кайда гына, нинди генә телдә яңгырамасын, күмәк җырның беркем, бернәрсә сындыра алмас көч-куәте бар. Моң йөрәкнең нәкъ уртасына, күңелнең иң түренә үтеп керә, кан тамырлары аша тәннең бөтен күзәнәкләренә тарала, әллә кайларда, галимнәрнең күзеннән бик ерак яшеренгән урыннардагы резерв энергияне эшкә җигә. Бу юлы да бөкрәйгән җилкәләр кинәт тураеп киткәндәй булды, куллар агарганчы винтовка каешын кысты, кояштан, мәрхәмәтсез комнан кысылып беткән күзләрдә нәфрәт уты җемелдәде. Кипкән тамакларны кыргалап, чатнаган иреннәрне көч-хәл белән ачып, хәлсез тавышлар җырның кушымтасын күтәреп алдылар:

 

Пусть ярость благородная

Вскипает как волна.

Идет война народная,

Священная война!..

 

...Ниһаять, 50 чакрым җир узып, көн кичкә авышкач, чүл уртасында адашып калган, беркадәр яшел үзәнлекне хәтерләткән уйсулыкка килеп чыктылар. Алдарак кузгалган су эзләргә тиешле подразделениеләр инде берничә урында кое казып куйганнар иде. Колоннада: «Су! Су!» дигән тавышлар ишетелде. Ул да булмады, җыр башлаган егет, бөтен дөньяны яңгыратып: «Егетләр! Су табылган! Су! Яшибез болай булгач!» дип кычкырып җибәрде. Шуны гына көткән кебек, колонна, аяклардагы авырлыкны, тәндәге хәлсезлекне онытып, калкулык башыннан ташкын булып үзәнгә ыргылды. Әйтерсең, кыш буе җыелган боз астында язгы ташкын кайнап-гөрләп торды да, буаны ерып, үзәнлеккә җәелде. Әмма ни гаҗәп! Солдатларны кое янына якын да җибәрмәделәр. Тәртипкә чакырып, һавага аткан тавышлар яңгырады. Ниһаять, солдатларның һәркайсысы үз урыннарына урнашып, тынып калгач, «Утырырга!» дигән боерык булды. Дивизия командиры бүген беренче мәртәбә утырып ял иткән солдатлар алдында чыгыш ясады.

 

– Иптәшләр! Бөркетләр! – диде ул бераз карлыккан, грузин акценты ачык ишетелгән тавыш белән. – Сез көнгә илле-алтмыш чакрым юл үтәсез. Бу батырлык. Без чүлне җиңдек диярлек –Хинган тауларына ике көн юл калды. Бу юлны да үтәр өчен безгә нәрсә кирәк?

 

Солдатлар арасында кайтаваз булып:

 

– Су! Су! – дигән тавышлар яңгырады.

– Әйе, иптәшләр, су. Моңа кадәр безгә дошман агулап киткән коелар гына очрады. Ләкин безнең саперлар алга китеп, кое казыдылар, су таптылар. Без чүлне узарга тиешбез, Кытайның азатлык армиясенә кушылу өчен бик тиз узарга тиешбез. Мин шикләнмим: Европадагы миллионлаган Совет солдаты кебек, без дә үзебезнең бурычыбызны үтәрбез. Халкыбыз безнең походны легенда итеп сөйләр…

 

…Суны башта солдат кружкалары белән генә өләштеләр. Вахит кружкасын ике куллап тоткан хәлдә иреннәренә якын китерде, шулай да берара тыелып, савыт эчендә чайкалган суга текәлде. Менә ул, тормышның нигезе. Никадәр гади һәм никадәр бөек. Әгәр язмыш аны Гоби чүленә китереп ташламаса, бәлки, ул бу турыда уйлап та карамас иде. Күзби авылы чишмәсе суы белән чәй кайнатып, Зөя суын колачлап йөзеп уйнар иде, ә кайдадыр, җир шарының икенче бер урынында суга тилмерәләр дип башына да килмәс иде. Бу су да шулкадәр чиста, шулкадәр салкын, хәтта чүл эченнән чыккан дип уйламассың да. Һәм шулкадәр … тәмле. Вахит йотлыга-йотлыга суны эчеп бетергәнен сизми дә калды. Кинәт башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды. Якында гына рота командирының тавышы ишетелде:

 

– Түзегез инде, бәгырькәйләр, кисәктән эчәргә ярамый бит, аңлагыз, зинһар… Куалап килгән атка су эчермиләр, беләсез бит инде…

 

Чыннан да, ашказанына да төшеп җитмәгән бер йотым судан хәл кергән кебек булды. Солдатлар палаткалар корды, портянкаларын чишеп, кыршалудан канга баткан аякларын ял иттерделәр. Бераздан соң (бу юлы инде флягаларны тутырып) тагын су бирделәр, поход кухнясында тәмле исләр аңкытып, ботка пеште. «Төнгелеккә привалга монда калабыз» дигән хәбәрне ишеткәч, дөнья бөтенләй ямьләнеп китте.

 

...Гаҗәп хәл, чүлдә караңгы тиз төшә. Гүя кояш көне буе күктә бар җегәренә кайнар нурларын сибә-сибә дә, кич авышкач, «Туйдым сездән – яндырдым-яндырдым, барыбер яндырып бетерә алмадым» дигәндәй ачуланып, бик тиз генә офык артына төшеп югала. Шул мизгелдә үк җир йөзен караңгылык баса, чүл ниндидер серле дә, шомлы да тынлыкка чума. Биредә хәтта шакаллар да уламый. Юкка гына Гоби чүлен кытайлылар «үлем чүле» («Шамо») дип атамаганнар, күрәсең.

 

...Иптәшләре күптән инде изрәп йоклыйлар, ә Вахитның күзенә йокы эленми. Баян-Төмәндә дә шулай булган иде. Ул вакытта ком бураныннан сакланып, землянкаларга кереп яттылар. Көне буе окоп казып хәлдән тайган солдатлар күзләрен йомуга йокыга талалар, ә Вахит һаман йокыга китә алмый, уйланып ята. Ком бураны землянка түбәсенә кантарлар ата, шаулый, гөрселди, әллә нинди ят тавышлар чыгара. Мондый һавада сакта торучы солдатларның эше харап. Кызык, татар халкы «Ком бураны» җырын каян алып җырлый икән? Яшеллеккә күмелгән Идел буена каян килсен ком бураны? Вахит эченнән генә көйләп тә ала:

 

– Ком бураны каты була,

Каты булса җил көче,

Без бураннар туздырабыз

Көрәшкәндә ил өчен.

 

Ул хезмәт иткән полкта татар егетләре бик күп. Барысы да, үзе кебек үк, унҗиде-унсигез яшьлек, күптән түгел генә ат җигеп, әтиләре урынына иген үстереп, яланаяк сука тотып, буразна сызып йөргән малай-шалайлар. Монголия җиренә аяк баскач, аларга борынгы төрки халыкларның тарихы турында сөйләгәннәр иде, ә Баян-Төмәндә саклана торган ташъязмаларны караганда хәтта сугыш мәхшәре берара онытылган кебек булды. Ниндидер серле билгеләр чокылган бу шактый зур ташлар Вахитның күңелен сихерләде, кинәт кенә ул дөньда Күзби авылының яшел урман аланнарыннан, Зөя суының тын борылмаларыннан кала кеше кулы тимәгән башка бик күп серле урыннар, бик күп халыклар, ачыкланмаган тарихлар, укылмаган язулар барлыгын күңеленнән үткәргәндәй булды. Тарих һәм сугыш. Сугыш һәм тарих. Менә, унбиш гасыр элек булган сугышларны төрки бабайлар ничек мәңгеләштергәннәр. «Көрир көзим көрмәстәг, билир билигим билмәстәг болты... өзим сакынтым». Тукта, бу бит татарча диярлек. Баксаң, борынгы һуннар да безнеңчә сөйләшкәннәр, хәтта безнеңчә уйлаганнар – сагышу-сагышларын белдергәннәр икән бит. Нигә дип, кемгә дип шундый зур ташларга язулар уеп калдырганнар соң алар? Ни турында хәбәр итмәкче булганнар? Их, укыйсы иде шул билгеләрне, беләсе иде мәгънәләрен...

 

...Ниһаять, чүл тынлыгы Вахитның уйларын тәртипкә китерде. Күз кабаклары авырайды, керфекләр, үзләрен чолгап алган йокы пәрдәсен күтәрә алмый, әкрен генә аска шуыштылар. Солдат татлы да, газаплы да йокыга чумды. Төшендә ул бер генә сурәт күрде: киң дала уртасында зур яссы таш, янында кулына сөңге тоткан, көбә күлмәк, очлы башлыктан, озын кара чәчләрен толымнарга үреп салган Төрки баба. Туп-туры Вахитка текәлгән күз карашы бераз моңсурак та, сынаучан да. Кысылган иреннәренә, кырыс йөзенә дала җилләре әйтелмәгән ниндидер мәңгелек сорау уйганнар... Без кем идек, нинди халык идек, хәзер кайда соң без? – дип әйтәме? Сорауны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә укый...

 

...Профессорны сискәндереп, өстәлдә телефон чылтырады. Казаннан шалтыраталар. Иртәгә мәркәзебездә бөтендөнья татарларының беренче конгрессы ачыла, ул анда доклад белән чыгыш ясарга тиеш. Юк, онытмаган профессор, гомерен татар теле тарихын өйрәнүгә багышлаган галим ничек бу турыда онытсын инде. Профессор, өстәлдәге рун язулы кәгазьләрен җыештырып, иртәдән бирле ачык торган тәрәзә янына килде. Көн сиздермичә генә кичкә авышкан. Хәтер дулкыннарын кузгаткан кайнар июль җиле сүрелгән, тынган. Кояш, кызарган йөзен болытлар белән каплаштыргалап, офыкка төшеп бара. Җир йөзенә әкрен генә караңгылык иңә. Еракта-еракта, су белән офык тоташкан урында, баеп барган кояшның соңгы нурлары су өстендә эленеп калган. Күпне күргән чал Идел тын. Татар кояшы, синең баюың түгелме бу?! Иртәгә чыгарсыңмы син? Әллә инде бөтен дөньяга нур сипкән данлы, шанлы вакытларыңны гасырлар тирәнлегенә күмеп китүеңме? Кояш дәшми. Кырыс карашлы Төрки баба дәшми. Ә профессорны шул сораулар борчыйлар да борчыйлар...  

 

Казан, 2001.

Халисә ШИРМӘН
Матбугат.ру
№ | 30.03.2010
Матбугат.ру печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№4 (40379) / 31.03.2010 16:49:05

халисэ апа хэрвакыттагыча инде... суз юк...БИИИК ШЭЭЭП!!!!

№3 (40277) / 30.03.2010 15:49:18

Рәхмәт, Халисә. Вахит абыйның рухы шат булсын.Кешелекле, нурлы кеше иде.Вахит абый кабул итү имтиханнары вакытында миңа бишле куеп, университет студенты итте. Мөхәммәт абый, суфый шагыйрләрне белмәгән өчен икеле куям дигән иде))))))Вахит абыйның бишлесе коткарды.Гомерем буе рәхмәтлемен аңа.

№2 (40260) / 30.03.2010 12:10:13

Вахит ага бик кешелекле, ягымлы кеше иде. Урыны жэннэттэ булсын!

№1 (40251) / 30.03.2010 09:19:40

Елаттын...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян