|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2018 Мәдәният
Сызып кына ташлап булмаячак! - Ваһаповчылар Матбугатка сәер постларын аңлатты (ФОТО)Ваһапов фонды артистлары Матбугат.руга кичә үзләренең инстаграмнарында сәер постлар урнаштыруы буенча ачыклык кертте. Хәрәкәттә-бәрәкәт, диләрме әле. Бер генә оешма, бер генә проект та катып калган күренеш түгел. Шул исәптән Рәшит Ваһапов фестивале дә һәрдаим эзләнүдә, үсештә. Фестивальнең логотибын алмаштыру – шул үсеш-үзгәрешләрнең гади бер техник өлеше генә. Мөгаен, тагын да яңалыклар, үзгәрешләр булыр әле. Әмма Ваһапов фестиваленең асылы, нигезе алыштыргысыз! Ул – бөек милли мирасыбызны, чын татар җырын, чын татар моңын пропагандалау, талантлы яшьләребезне зур сәхнәгә күтәрү.
"Форсаттан файдаланып, бу көннәрдә Ваһапов фестивале язмышы белән борчылып мөрәҗәгать иткән дистәләгән, йөзләгән дусларыбызга рәхмәт белдерәбез. Һәм барыгызны да Ваһапов фестиваленең октябрь-декабрь айларында узасы гала-концертларында чакырып калабыз", диләр Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге Ваһапов фонды артистлары.
Билетлар буенча мәгълүмат @vagapovfest аккаунтында . Рәхим итегез, Ваһапов фестивален сызып кына ташлап булмаячак!
--- |
Иң күп укылган
|