поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.03.2010 Авыл

13 МЕҢ ТӨП КЫЯР, 1400 ТӨП ПОМИДОР, 1,5 ТОННА СУГАН...

Арчаның Түбән Аты авылына кергәндә юлның ике ягында өр-яңа полиэтилен белән тышланган зур теплицалар игътибарны җәлеп итә. Уң яктагысында яшел суган, помидор, кыяр үсентеләре гөрләп үссә, сулда бер төркем егетләр төзү эшләре алып бара. Теплица мәйданын тагын да зурайтулары.

“Эшләмәгән эш калмады

 

Теплица хуҗасы Дамир абый Хәлиуллин, бу эшкә алынганчы, үзен төрле тармакта сынап карый. Ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең механика бүлеген тәмамлап, армия сафларында хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайтып төпләнә. Колхозда инженер-механик вазыйфасын башкара.

 

1990 елда Әтнәнең Олы Мәңгәр авылы кызы Фәридә белән тормыш корып җибәрә. Алар әниләре Ләлә апа белән бер түбә астында гөрләп, дус-тату яшәп яталар. Өйләнешкәннәренә быел 20 ел тулган. 5 кыз үстерәләр. Гөлшат белән Гөлназ – КАИ студентлары, гел “5” ле билгеләренә генә укыйлар, Алсу белән Ләйлә мәктәптә белем ала, ә кечкенә Ләйсәнгә әле 3 ай гына. Ул мине бишектә яткан көе каршы алды.

 

Дамир абый 1998 елга кадәр колхозда эшли. Аннары, моңа гына ышанып торып булмас, гаиләне карыйсы бар дип, өстәмә эшләргә алына. Башта авыл халкыннан ит-бәрәңге җыеп, аны базарларга урнаштыра. Тотылган “КамАЗ” сатып алып, шуңа 25 әр тонна бәрәңге төяп, Мәскәүгә хәтле аена 3-4 әр тапкыр бара. Ә 2002 елда колхоз рәисе аңа авылдагы бер кибетне арендага бирә. Бүген аларның, тирә-күрше авыллардагысын да исәпкә алып, дүрт кибетләре бар. Барысы 7 кибетче эшли.

 

– Башта бик теләп йөрсәм дә, гел ерак юлга чыгу ялыктыра башлады. Аннары “КамАЗ” да яңа түгел. Юлда ватылып, кунып калган очраклар да булды. Әзерне генә илтеп сату күңелне кайтарды. Үзебезне берәр тармакта сынап карыйсы килде, – дип башлады сүзен Дамир абый. – Үткән ел мартта юл уңаенда танышымның теплицасына кердем. Урамда буран, суык. Ә теплицага үткән идек – җәннәт бакчасы. Кыярлар чәчәк атып утыра, өстәвенә бал кортлары очып йөри. Тамаша. Урамда – кыш, монда җәй диярсең. 27 градус җылы. Шундый рәхәт атмосфера. Кызыгып калдым. Яңа эшне башлауда бу да зур этәргеч булды.

 

“Зураерга исәп

 

Хәлиуллиннар гаиләсе теплицаны башта ун сутый җирдә корырга планлаштырса да, моның белән генә чикләнмиләр. Үзләреннән ерак түгел бәрәңге бакчасында 55 сутый теплица төзиләр. Баганалар утыртып, аны полиэтилен белән тышлыйлар. Моңа якынча 60-70 мең сум китә. Әмма бер тышлаган белән генә бетсә икән ул. Ел саен шул эшне башкарырга кирәк. Чөнки полиэтилен артык чыдам түгел, тиз ертыла, ә поликарбонат белән тышлау тагын да зур чыгымнар сорый.

 

– Чыгымнарны санап бармыйбыз. Тагын 40 сутый мәйданда теплица төзеп ятабыз. Аны 1 гектарга кадәр җиткерергә исәп. Әле минуска гына эшлибез. Беренче ел бит, чыгымнар күп.

 

Бәрәңге җирен әйбәт тәрбияләгәнгә, участок чиста. Артык мәшәкатьләнәсе булмады. Инвестордан рөхсәт алып, җиргә ашлама итеп ат тиресе керттек. Химикатлар кулланмаячакбыз. Экологик яктан чиста продукт җитештерәсе килә, – ди Дамир абый.

 

Бүген алар 35 сутыйга газ керткән. Ә калган бүлекләр әлегә утын белән җылытыла. Хуҗа әйтүенә караганда, күп уңыш алыр өчен утын ягып җылыту отышлы түгел. Кыйммәткә төшсә дә, мәшәкате күп булса да, газ кертергә кирәк. Чөнки зур пространствоны утын белән җылытып бетерү өчен гел ягасы, утынны да шактый әзерлисе, берничә мич булдырасы бар, өстәвенә төтене дә үсемлекләр өчен файдалы түгел.

 

Теплицада барлыгы 7 кеше эшли. Алар суын сибә, чүбен утый, үсентеләрне кү/черә, яшел кыякларны кисә... Анда бөтен уңайлыклар бар. Газ, су, 3 фазалы ут кертелгән. Суны ерактан ташып азапланасы юк. Теплицада ике метр саен зур мичкәләр тора. Аларга су тутырып куелган.

 

– Үзем юкта бөтен эшне Габделхак Абдуллин контрольдә тота. Ул – иң ышанычлы хезмәткәрем. Идарәче итеп куйдым. Бөтен яктан килгән, эшенә җаваплы карый торган кеше. Габделхак колхоз чорында подвалда склад мөдире булып эшләде. Ул заманнарда күпләп бәрәңге үстерелә иде. Инвесторлар килгәч, бәрәңге утыртылмый башлады. Подвалның да кирәге калмады. Габделхак анда шул дәрәҗәдә тәртип тотты, кайчан гына килеп төшсәләр дә, әзерлексез семинар үткәреп була иде. Подвал ябылгач, аны үземә чакырдым.

 

Бу эшкә алынганчы, Аксубай, Баулы, хәтта Туймазыга тәҗрибә уртаклашырга бардык. Соңгысында теплица тотучылар аеруча күп. Бездә апрельдә сатылган кыяр шуннан китерелә. Анда Радж исемле танышым бар. Ул татар егете, 15 ел дәвамында бу эш белән шөгыльләнә. Белмәгәне юк. Аның белән көненә 4 әр тапкыр телефоннан сөйләшәбез. Үсентенең бер яфрагы шиңсә дә, Раджга шалтыратам. Шундук киңәшләрен бирә. Аннары интернетта да күп эзләнәм. Төрле сайтлардан шактый мәгълүмат тупладым, – ди Дамир абый.

 

“Максат – баю түгел”

 

Алар быел 13 мең төп кыяр, 1400 төп помидор, 1,5 тонна суган утырткан. Суганны яшел кыяк өчен үстерәләр. 50 кг кыяк алам дисәң, якынча 2200 баш суган утыртырга кирәк. Орлыкка килгәндә, аның “Лук на зелень” дигән төрен чәчкәннәр. Быел бер тапкыр уңыш җыеп алып сатканнар, икенче катны эшкәртә башлаганнар. Яшел кыякны күпләп, 50, 60, хәтта 100 кг га кадәр “Бәхетле” сәүдә нокталарына, базарга урнаштыралар. Товарларын калага үзләренең зур “Газель”ләре белән илтеп тапшыралар.

 

Кыярның “Маша”, “Герман” дигән сортларын утыртканнар. Алар инде түтәлдән 20-30 см үрмәләгән. Беришләре аерым-аерым капларга утыртылып, әлегә зур тартмаларда үсә бирә. Озакка сузмый аларын да җиргә күчереп утыртачаклар. Апрельнең 10 ыннан да соңга калмый, кыярлар өлгерер дип өметләнәләр. Помидорның “Ля-ля-фа”, “Медвежья лапа”, “Аппетитный” һ.б.– барысы 6-7 сортын утыртканнар.

 

– Быел тәҗрибә елы гына. Бераз соңгарак калынды. Газ кертү озакка сузылды. Июльдә артыннан йөри башладык, февральдә тормышка ашырдык. Киләсе елга 8 Март бәйрәменә үзебезнең кыярны өзеп ашауны максат итеп куябыз, – ди Фәридә апа белән Дамир абый.

 

Теплица алардан якынча 1 км читтә урнашкан. Үз йортларындагы бакчага да кечерәк теплица корып куйганнар. Кишер, чөгендер, кыяр, помидор, суган – барысын мулдан үстерәләр. Кышка запасны да күп әзерләгәннәр. Идән асларында төрле салат, лечо банкалары, тозлы кыяр запасы хәйран әле.

 

Тәрәзә төпләре исә үсентеләр белән тулган. Аларын 81 яшьлек әниләре Ләлә апа үстерә. Ул гомер буе урыс теле һәм әдәбияты укыткан. Хәзер исә өйдә бөтен эшне алып бара. Үсентесен үстерә, кечкенә Ләйсәнне карый, ашын пешерә, төпле киңәшләрен бирә. Ә Фәридә апа белән Дамир абый гел эштә. Берсе теплица мәшәкатьләре артыннан йөгерсә, икенчесе кибетләрне контрольдә тота. Товар ташыйсы, җыеп алынган уңышны да вакытында урнаштырасы бар бит.

 

– Череп баюны максат итеп куймыйм. Кешегә шөгыль кирәк. Кызыксынуыбыз көчле булганга, моңа алындык. Иң мөһиме – һәр очракта план-максатларымны гаиләм хуплады. Акча табарга да ярдәм иттеләр. Фәридә күп мәсьәләдә булыша. Әгәр алар: “Бу безгә нәрсәгә кирәк?” – дип торса, тыныч күңел белән башлап та булмас иде. Аннары халыкка да, үзебезгә дә эш булсын дидек. Авыл кешесе тик ята алмый. Ходай ярдәмен бирә, Аллага шөкер, – ди Дамир абый.

 

Теплицада рәхәт. Градус 30 дан да өстәрәк. Урамда исә һаман кыш хөкем сөрә. Түбән Атыда әле язның әсәре дә күренми. Кырларда калын кар ята. Ә капка алларындагы кар өемнәре газ торбасына чак кына менеп җитмәгән. Шулай булгач, кыш белән тиз генә саубуллаша алмас түбәнатлылар.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 12 | 26.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»