|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2018 Шоу-бизнес
Азат Абитов? Ни бу?Ваһапов фондының иң танылган җырчыларының берсе Азат Абитов үзенең инстаграмдагы битендә сәер фото элде. Ваһапов фестиваленең логотибын кызыл белән сызып аткан ул. Ни бу? Әллә Азат Рифат Фәттахов җитәкләгән продюсерлык үзәгеннән китәме? Яки бу шундый пиар-акцияме? Постка бернинди дә аңлатма бирелмәгән. Укучылар аптырый, Азатка сораулар яудыра. Әмма бер генә сорауга да җавап юк.
"Матбугат.ру" хәбәрчесе Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховка шалтыратты. Әмма Рифат Әхмәт улы да ниндидер анык кына комментарий бирүдән баш тартты. Әмма иртәгә 12 сентябрь көнне нидер әйтәчәгенә ишарә ясады.
Көтеп карыйк. 12 сентябрьгә күп калмады, йоклап кына торасы бит.
--- |
Иң күп укылган
|