|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2018 Әдәбият
Г.Исхакыйның шәхси документлары Казанга кайтаГаяз Исхакыйның шәхси документлары һәм көндәлекләре Татарстан Фәннәр академиясенә тапшырылды. Төркиядәге Исхакый исемендәге «Идел-Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран татар язучысының эш кәгазьләрен һәм кулъязмаларын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырды. Гаяз Исхакый гомеренең күпчелек өлешен ватаныннан читтә, мөһаҗирлектә уздыра. Аның язма мирасын туплаган шәхси архивы Төркиядә, кызы профессор Сәгадәт Чагатай нигезләгән “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал Вакыфы” фондларында саклана.
Гаяз Исхакый архивы язучының әдиплек, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә, шәхси тормышына мөнәсәбәтле документлардан гыйбарәт. Барлыгы 312 берәмлек материал исән. Алар арасында Гаяз Исхакый әсәрләренең кулъязмалары, аның 1919 елдан алып вафатына кадәр алып барылган хатирә дәфтәрләре, эш кәгазьләре, төрле оешмаларга юлланган мөрәҗәгатьләре, хатлары, фотосурәтләре. Күпчелеге Гаяз Исхакыйның үз кулы белән язылган. Шулай ук биредә Сәгадәт Чагатай тарафыннан язылган 32 көндәлек дәфтәрләре дә кыйммәтле мирас буларак саклана.
1990 еллар башында Гаяз Исхакый иҗаты туган илендә дә өйрәнелә башлагач, “Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал Вакыфы” җитәкчесе Түләй Дуран бу эштә һәрдаим ярдәм итеп килде, әлеге документларның электрон копияләрен Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырды. Бүген исә, Түләй Дуран ханым Гаяз Исхакый архивындагы документларның оригиналларын да тулысынча язучының үз ватанына кайтарырга, аларны Татарстан Фәннәр академиясененә тапшырырга теләгән.
--- |
Иң күп укылган
|