поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.03.2010 Шоу-бизнес

ТАТАРДА ЮМОР БАР!

Татарда юмор юк димәгез. Бар ул. Талантлы яшь юмористларның чыгышларын карагач, моны ышанып әйтеп була. “Эстрада китекләре”, “Рәвешләр”не караган кешеләр дә килешер. Танылган артистлар Раил Садриев, Шәмси Закировлар белән бер сәхнәдә уйнаучы яшь юмор осталары белән якыннан таныштырабыз. Алар барысы да «Барс-Медиа» компанияләр группасы тарафыннан оештырылган “Йолдызлар фабрикасы” кастингы аша үз юлларын тапкан артистлар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЛИДИЯ ГАЛИЕВА

Псевдонимы: Хаҗия

 

Актанышта туып-үскән. Казан театр училищесын тәмамлаган. Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында 10 ел уйнаган. Хәзерге вакытта декрет ялында, бәләкәй кызын тәрбияли. 31 яшь. Ире – язучы Фәнәвил Галиев. Сәхнәдә “боевой” хатын-кызларны уйнаса да, тормышта бик тыныч һәм тыйнак холыклы.

 

“Юморга кереп китү очраклы гына булды. Ирем язган юмористик монолог белән “Йолдызлар фабрикасы”нда чыгыш ясаудан башланды барысы да. Хаҗия исемен дә ирем шаярып кушкан иде, рус исеме белән йөрмә әле дип. Бу исем миңа ябышып калды инде хәзер. Актерлык осталыгым театрда ачылды, юмор белән ачыласылар алда әле. Талантлы юмор артистлары күп, ләкин талантлы режиссерлар аз һәм яхшы материал сай. Мин күбесенчә, Фәнәвил Галиевнең әсәрләрен уйныйм. Икебезне бергә кушкач, яхшы гына килеп чыга, үзем генә башкарып чыга алмас идем бу эшне. Татар менталитетына юмор белән эшләү авыррак. Әйтик, рус эстрадасы артисты Михаил Задорнов кулына кәгазь тотып ике сәгать буе укып, залны тотып тора. Ә безнең тамашачы белән алай мөмкин түгел. Мәгънәле, хәрәкәтле, акыллы һәм төпле фикерле юмор таләп итә татар тамашачысы. Әлбәттә, бу яхшы күренеш. Ләкин тамашачыга ошар өчен шактый тир түгәргә туры килә. “Рәвешләр”дә тормышчан кызыклы вакыйгаларны, кыска күренешләрдә уйнадык. Бик кызыклы килеп чыкты. Әле әзерләп ята торган әсәрем туган телен белмәүче татарлар турында. Минемчә, бүгенге көндә бу мәсьәлә бик актуаль һәм аны күрсәтергә, бу оят хәлдән көләргә кирәк.

 

РАУШАН СИТДЫЙКОВ

Псевдонимы: Чүчән

 

Балтач авылының Нөнәгәр авылында туып-үскән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 5нче курсында. 23 яшь. Өйләнмәгән. Сәхнәдә бик чая булса да, тормышта – оялчан. Балтач районының һөнәри лицеенда механик булырга укыганда да юмор белән шөгыльләнә, КВНнарда катнаша. Әнисе белән икәү киңәшләшеп университет сайлаганда, “нәкъ менә синең өчен” дип мәдәният университетына керергә әнисе киңәш иткән.

 

“Алдан бик каты әзерләнсәм дә, сәхнәгә чыгарга ярты сәгать кала, бик каушыйм, борчыла башлыйм. Сәхнәгә чыгып бер минут узгач, тамашачы энергетикасы ярдәм итә, үзеннән-үзе китә аннары. Татарда юмор юк дигән сүзләр дөрес түгел. Юмор бар. Тамашачы да яхшы аңлый. Укытучым Наилә Гәрәева әйтүенчә, комедия жанры – иң авыр жанр. Бу өлкәдә бик нык эшләргә кирәк. Юмор ул сәхнәгә чыгып тузга язмаган сүзләр сөйләү түгел. Һәр сүзне, һәр хәрәкәтне үзеңнең күңелеңә ятарлык итеп башкарырга кирәк. Үземне комедия актеры итеп күрәм, театрда комедия уйнарга телим. Драма килешеп бетми миңа. Юмор белән яшим. Үземнән көлгәннәренә ачу килми, сөенәм генә”.

 

АЙДАР ГАЛИӘСКӘРОВ

 

Тормышта да сәхнәдәге образыннан чыкмый, диярлек. 1984 елның 13 июлендә Балтач районының Борнак авылында туып-үскән. 2004 елда Казан театр училищесында татар курчак драма театры бүлеген тәмамлаган. Әлегә өйләнмәгән. “Өйләнеп булырмы инде... вакыт та юк. Артист икәнне белгәч, кызлар да “әй” дип кенә куялар”, – ди. Хәзерге вакытта Балтач районы мәдәният йортында халык театры режиссеры булып эшләвен дә дәвам итә.

 

“Җомга көн 13ендә туганга күрә “туксан тугызлы”дыр син дип шаярталар. Юмор артисты булу – бик авыр хезмәт, дип әйтер идем. Сәхнәгә чыккач, чебеннән фил ясап, күпертеп күрсәтергә кирәк, дип өйрәттеләр безне. Театрда эшләү теләге бар. Хәзерге вакытта Татар дәүләт яшь тамашачылар театрына, Минзәлә, Түбән Кама тетарларына чакыралар. Төп тәнкыйтьчеләрем – әти белән әни. Әтинең әйбәт дигәне, минем өчен 5+ билгесе кебек. Әни исә: “Кемнәргә генә ошадың соң син, без бер дә андый түгел бит”, – дип куя.

 

Юмор тормышның караңгы, җитешмәгән якларын ачып бирергә тиеш, дип саныйм. Безнең тамашачыга мәгънәви юмор кирәк. Бөтен юмор артистларын туплап торган юмор һәм сатира театры оештырылса, бу өлкә дә зур үсеш алыр иде. Татар халкын уяту кыен, өстәвенә бик таләпчәннәр. Үз-үземә тәнкыйть зур. Артист сәхнәгә 100 процент яхшы кәеф белән чыгарга һәм авызы колакта булырга тиеш. Сәхнәдә үз-үзең белән сөйләшеп түгел, халык белән аралашып эшләгәндә генә чыгышың уңышлы килеп чыга. “Рәвешләр”дә төшү бик җиңел дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Шактый кыен эш булды. Шул ук вакытта яңа һәм кызыклы. Бу дөньяда мәшәкатьләрне онытып тору һәм ял итү өчен юмор, көлке кирәк. Тамашачыларга әйтәсе килгән сүзем: юморны яратыгыз, артистларга күп кирәк түгел, каты итеп кул чапсагыз, шул җитә”.

 

ӘБРИ ХӘБРИЕВ

“Рәвешләр” проектының идея автордашы

 

Биектау районы Мүлмә авылында туып-үскән. Арча педагогия көллиятен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны Гөлчәчәк белән кыз үстерәләр.

 

“Рәвешләр” юмор проекты СТС каналындагы “6 кадров”ка ошатып төшерелде. “Юмор-шоу” тапшыруының оештыручысы Фәрит Галиев белән икәү утырып уйлаштык та, татарча да шундый тапшыру булырга тиеш бит, дигән фикергә килдек. Нинди генә юмор проектына тотынсаң да, ул кызык килеп чыга. Кызык булмаса, ул юмор булмый бит инде. “Рәвешләр” дә бик көлкеле килеп чыкты. Татар эстрадасында юмор үсештә, ул бер урында тукталып, таптанып тормый. Шулай булмаса, мондый яңа проектлар эшләнмәс иде. Бүгенге көндә тамашачыга нинди юмор кирәген аңлап бетереп булмый. Интеллектуаль юморны җиткерү авыррак, аны аңлаучылар аз. Ә билдән түбән юморны яхшырак аңлыйлар һәм кабул итәләр. Билдән түбән юморны тыңлап, залда шаркылдап көлеп карап утырсалар да, концерт беткәч, “менә оятсызлар” дип безне сүгәләр инде. Шәхсән, үземә килгәндә, юмор – ул нәкъ минем өчен, юморны ташламыйм. Юмор артисты буларак үсәсем, остарасым килә. Халык артисты исемен алганчы тырышачакмын, Алла боерса”.

 

“ТЕГЕЛӘР” ТӨРКЕМЕ

ИЛҺАМИЯ НӘҖМЕТДИНОВА һәм ВАЛЕНТИНА ДОЛГОВА

 

Сыер савучы, кыстыбый сатучы хатыннар, әбиләр, бәбиләр – кемнәрне генә уйнамый алар. Теләче районы кызы Илһамия һәм Питрәч районы Пановка авылы кызы Валентина Казан дәүләт театр училищесында эстрада бүлегендә укыганда дуслашып китәләр. Икесе дә Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетын тәмамлаган. Җырчы булырга уйлап йөргән кызларның актерлык осталыгын укытучылары Алмаз Хәмзин күреп ала һәм юмор буенча китәргә киңәш итә.

 

Илһамиянең сүзне бүлә-бүлә, илһамланып сөйләвенә караганда, тормышта лидер икәне күренеп тора. Ә менә тыйнак, аз сүзле, төпле фикерле Валя сәхнәдә өстенлек итә. “Ул үзенә кирәкле рольне иң беренче булып һәм дөрес итеп сайлый белә. Сәхнәдә мин күбрәк кимчелекле хатын-кызларны, сукыр-чукракларны, аңгыраларны, икелегә укучы балаларны уйныйм. Ә Валентинаның образлары минекеннән өстенрәк булып чыга”, – дип сөйләде Илһамия.

 

“Йолдызлар фабрикасы” кастингына беренче тапкыр килгәч тә безне сайлап алдылар. “Барс-Медиа”да эшләргә чакырдылар. Ләкин безнең “уйларга кирәк” дигәнебез бер елга ук сузылды. Икенче елда тагын кастингка бардык. Безне күбрәк сәхнәдә тагын бер чыгыш ясау мөмкинлеге кызыктырды. Сәхнәгә чыккач, безне жюри куып төшерде, сезне чакырдык бит инде, көтәбез, нишләп йөрисез соң сез, кызлар”, – дип безгә бик аптырадылар. Безне чыннан да “тегендиерәк”ләр дип уйлаганнардыр мөгаен. Укытучыбыз Алмаз абыйның киңәшен үтибез. Ул безгә билдән түбән юморны тыйды. “Кызлар, зинһар, түбәнчелеккә төшмәгез, кызларга оятсызлык килешми. Үзегез булып калыгыз”, – дип өйрәтте ул. Шулай ук ирләр, бабайлар булып уйнамыйбыз, монысы безнең икенче кагыйдә. Күбрәк үзебез иҗат итәбез, авторлардан ике кешелек кызыклы сценарийлар бик аз килә. “Рәвешләр”дә төшкәндә үзебезгә бик кызык булды. Шунысы кызганыч, телевизордан күрсәтмиләр аны. Тамашачы татар юморына һәм сатирага фикерләрен үзгәртсен иде. “Концертка барганчы, мин DVD карыйм”, – димәсеннәр. Тамашачы булмаса, без дә булмыйбыз. Юмор һәм сатира – безнең эш, ул хобби түгел. Казанда сатира театры ачсыннар иде, дип хыялланабыз. Бик теләп, баш-аягыбыз белән чумып эшләр идек. Ул вакытта безнең татар халкының да русларныкы кебек үз эстрада театры, үз юморы булыр иде.


Айгөл ҖӘЛӘЛОВА
Барс-Медиа
№ |
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»