|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанның берничә урынында ашыгыч эвакуация булды (ФОТО)Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасыннан 80 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенең Кризислы вазгыятьләрдә идарә үзәге мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә төркеме җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Бинада электр челтәрләрендә кыска ялганыш булган.
«Бинаның беренче катында кыска ялганыш булган. Янгын чыкмады. Бу турыдагы хәбәр 11.37 сәгатьтә килде», – диде Рәхмәтуллин.
Кешеләр бинадан үзләре чыккан, янгын сүндерүчеләр ярдәме кирәк булмаган, дип яза агентлык.
Шулай ук Казанда "төтен чыккан" 89 нчы мәктәптән балаларны һәм укытучыларны эвакуациялиләр.
Татарстан коткаручылары югарыга менә торган техника һәм төтен кулланып үткәрелә торган өйрәнүләр үткәрә.
Сценарий буенча икенче катта кече сыйныфлар классында төтен чыккан. Коткаручылар 7 мең кв. метрдан артык мәйданлы мәктәп территориясеннән 870 баланы чыгарырга тиеш иде.
--- |
Иң күп укылган
|