поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2018 Әдәбият

Бу китап һәр өйдә булырга тиеш

Мин Иске Ярмәк авылының матур табигате, аның тирән тарихы һәм анда туып-үскән сәләтле авылдашларыбыз белән гомерем буе горурланып яшәдем һәм яшим. Бирегә халык төрле төбәкләрдән килеп төпләнгән. Алар төрле заманнарда авырлыкларны җиңеп, җирдә көне-төне хезмәт итеп көн күргәннәр, һәр гаиләдә кимендә 4 - 5әр бала үстергәннәр.

Безнең гаиләбездәге җиде баланың барысы да әти-әнидән һәм әби-бабаларыбыздан төп¬ле тәрбия алып, тормыш юлына басты. Һәрберебез югары белем алдык һәм, төрле һөнәр ияләре булып, үз тормышыбызны алып барабыз.

Әлбәттә, монда авыл мәк¬тәбенең дә роле бик зур. Без кайда гына яшәсәк тә, барыбыз да авылыбыз турында якты ис¬тәлекләр саклыйбыз һәм аның белән тыгыз элемтәдә яши¬без.

Мәктәбебездә тарих му¬зее уңышлы эшләп килә. Үт¬кән заманнар турында бераз хәбәрдар булсам да, мин һәр¬вакыт авылда булган хәлләрне тирәнрәк, төгәлрәк беләсем ки¬лә иде.
 
Авылыбыз тарихы турында китап язылуы турында ишеткәч, аеруча куандым һәм аның басылуын түземсезлек белән көттем. Бу китапның бай тарихыбызга лаек буласына шигем булмаса да, мин аны шуның кадәр үк эчтәлекле һәм матур эшләнгән булыр, дип уйламаган идем.
 
Китапта язылганнарның кү¬бесен кат-кат укып, борынгы заманнарны, үзебез үскән елларны, авылның хәзергесен һәм киләчәген күз алдына китердем. Авылдашым һәм классташым Фәрид Ширияздановка, бу эшне башкарып чыгу өчен аңа ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
 
Бу җыентык авылыбызда туып-үскән һәр аңлы кешенең китап киштәсендә булып, күп¬ләрдә туган ягыбызга карата мәхәббәт уятыр, хәтердә сак¬ланган якты истәлекләрне кө¬чәйтеп, күңелләребезне баетыр һәм авыл язмышы турында тирән уйланулар да тудырыр, дип ышанам.
Мин үземнең бала чагым¬ны яхшы хәтерлим. Тик шулай да, миндә борынгы ба¬ба¬лବрыбызның кем булулары, алар¬ның кайдан килеп чыгышла¬ры һәм үзебезнең туганнарыбыз, карендәшләребез турында күб¬рәк белү теләге дә бар иде. Ме¬нә бу китап миңа шуларны күб¬рәк белергә ярдәм итте дә инде.
 
Авылыбыз табигате кочагында тәрбияләнеп үскәнгә, Иске Ярмәк безгә аеруча якын һәм кадерле. Аның матурлыгы һәрвакыт рухыбызны баетып, күңелләребезгә илһам өстәп тора. Китапта сурәтләнгән кү-ренешләр дә әлегә кадәр тирәндә яткан хисләрне кузгата. Алар авылдагы гүзәллекне тагын да ачыграк күреп, монда башка күзлектән карарга ярдәм итә, туган якның тарту көчен, аңа карата булган тирән тойгыларны тагын да көчәйтә төшә.
 
Китап мавыктыргыч һәм гади тел белән язылган, ти¬рән эчтәлекле. Ул әле без бел¬мәгән-ишетмәгән вакыйгаларны да аңлаешлы итеп күз алдыбызга китерә. Автор авылда булган хәлләрне, вакыйгаларны сурәтләү белән генә чикләнмичә, аларны татар хал¬кының язмышы белән бергә бәйләп, гыйбрәтле нәтиҗәләр дә ясаган.
 
Халык телендә: “Белгәннә¬ребезнең чиге бар, белмә¬гәннәрнең генә чиге юк!” дигән сүз¬ләр бар. Бу китапта язылганнар да безнең фикерләү офы¬гыбызны киңәйтеп, туган ягыбыз турында күбрәк белергә яңа омтылышлар тудыра.
 
Киләчәк буыннарны тәр¬бия¬ләү өчен китапның әһә¬мияте никадәр зур икәнлеген исәпкә алсаң - аны авылыбыз язмышы көндәлеге, рухи хәзинәсе дип тә атап була. Ә инде үзләренең әби-бабаларын бөтенләй күрмәгән, алар турында һич ни белмәгән балаларга аларның сугышта күрсәткән батырлыкларын, сугыш чорындагы һәм аннан соңгы еллардагы күрсәткән хезмәт үрнәкләре турында укып белү — яшь буында көчле горурлык хисләре уятачак.
 
 
Күп нәрсә кыскача, схемалы рәвештә генә бирелсә дә, тирән кичерешләр, тормыш газап¬лары, кан коюлар, фаҗигалы югал¬тулар белән бергә якты хыял¬лар, изге омтылышлар, зур уңышлар да чагылыш тапкан.
 
Мин үзем, Мәрьям Зыя кызы Кәлимуллина (Ваһаҗева), бүгенге көндә Тольятти шә¬һәрендә табиб булып эшлим. Әтиебез, Зыя Ваһаҗ улы Ваһаҗев, гомере буе авылда агроном булып эшләде. Хөкү¬мәтебез аның хезмәтенә югары бәя биреп, “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены һәм баш¬ка бүләкләр белән дә  бүләк¬ләде. 
 
Әниебез Гайшә Нургали кызы Шәмсетдинова шулай күп еллар авылыбызда укытучы булып хезмәт итте. Соңгы көннәренә кадәр Коръән укып, яшьләргә тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәде. 
 
Авылыбыз тарихында тирән эз калдырганга, бу китапта алар турында да бик тә җылы сүзләр әйтелгән. Боларның барысы да безнең өчен шатлык һәм горурлык хисләре тудыра.
 
Авылыбызда туып-үскән һәм читтән килеп яшәгән күп шә¬хесләр турында язылганнарны укыганда да мин горурлык хисләре һәм җылы тойгылар кичердем. Авылыбызда яшәүчеләр турында аерым китаплар язарлык күп кешеләр, гаиләләр дә бар икән бит әле!
 
Билгеле, Иске Ярмәгебездә булып узган гыйбрәтле вакый¬галарның күбесе инде бөтенләй югалган. Ә хәзер аларның 25 - 30 еллар элек булганнары да онытылып бара. Бу турыда уйласаң, киләчәктә авылларыбызны нинди фаҗига көтәчәген аңлап була.
 
Бу бай эчтәлекле китап Татарстан милли ки¬тап¬ха¬нәсенә дә, архивларга, му¬зей¬ларга да куелачак һәм кыйммәтле мәгълүмат чыганагы буларак, авылыбыз тарихын мәңгеләштерәчәк, дип ышанасы килә. Күп авыллар таркалып, аларның тарихтан югалу очраклары арта барганда, Иске Ярмәк авылын шундый югалудан саклап, һәрвакыт аңа яшәү көче биреп торсын иде дигән теләктә калам. Авторга яңа иҗади уңышлар һәм исәнлек телисем килә.
 
Йөрәгегездә Иске Ярмәк авылына карата аз гына булса да горурлык хисе бар икән, бу җыен¬тыкны китап шүрлегегезгә сатып алып куегыз. Ул һәр кешенең өендә булырга тиеш!
 
Мәрьям КӘЛИМУЛЛИНА-ВАҺАҖЕВА.
Тольятти шәһәре.
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 06.09.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»