поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.09.2018 Ана теле

Ана теле: Сынландыру, сурәт, образ төшенчәләре сезгә танышмы? Алар кирәкме?

Соңгы әңгәмәбез афоризм иде. Бу төр телбизәк кеше күңелендә катлаулы бер яралу, туу процессы кичерелеп барлыкка килә. Ул, әлбәттә инде, теләсә кемдә, үзеннән-үзе барлыкка килми. Моңа “телтоемлау” дигән табигый сәләт булу зарур. Адәм баласына бу сәләтне Аллаһы, тәңре-табигать, нәсел каны бирәдер.

Ә инде осталыгыңа үз тырышлыгың, гомерең буе эсти килгән белемең, тәҗрибәң белән ирешеләдер. Моңа көндәлек күнегү төп гадәтеңә әверелгәндә генә ирешеп була.  Күнегүләр гап-гади сурәт-образ тудырудан башлана. Ә сурәт күчерелмә мәгънәле гап-гади сүзләрдән (троп, метафора, телбизәк) бөреләнә, аннары сөйләмгә гадәти чагыштырулар, ассоциатив күренешләр, синтаксик фигуралар җәлеп ителә.  Әйдәгез әле, шул зарури башлангыч белем дәрәҗәбезне барлап карыйк. Узган язмаларда без инде классик остазларыбызның афоризм белән ничек эш итүенә мисаллар китергән идек.  Күнегү ясау өчен янә кайберләренә тукталып алыйк. Телнең тасвир чараларыннан иң оста файдаланучы Хәсән Сарьян: Чәмәт белән беренче очрашуда ук ике арага чәнечкеле тимер чыбык сузылды. Яңа мөдир ул сөйләгәнне тыңламый, ә үзе сөйләгән күңелгә барып йокмый, әйтерсең лә авызыннан сүз түгел вак-вак керпеләр каела иде. Чын тасвирчы Альберт Хәсәнев әсәреннән  бер мисал: “Авылым кешеләре” дигән кыска гына парчасындагы менә мондый сурәти телбизәкләрнең максатый асылына төшеник: “... Ә мари якларына сызгырып торган чана юллары төшкәч...”; “Кыш көне дә аннан бер көрәк кар алам димә”;  “Тамак ялгаган җирдә тамак чылату да бар”;  “...Безнең Гарәфи, караңгы базда үскән нәрсә, итек балтырына тыгылып, аннан егетләрчә осталык белән шалт... бер чәкүшкә чыгарды...”. Болар  бит язучыбызның кечкенә генә бер әсәреннән (В.Т., 2013, 8 февр.); зуррак әсәрен анализларга алынсак, әлләкүпме телбизәккә, афоризмга юлыгырбыз, үрнәк алырбыз.   
   
Афоризмда инде сурәт гади генә, беркатлы гына түгел, ул гадәти предметны, хосусый кичерешне сурәтләү, тасвирлау белән чикләнми, ә бәлки гомуми, җәмгыяти күренешләрне дә колачлый ала. Менә халык язучысы Фәнис Яруллин әсәрләреннән берничә генә мисал: Хөр икәнсең, дөнья белән сөйләш // Баштан салмый гына бүрекне; Әйе, Хәйрия елы күпләрнең күңелендә мәрхәмәт уятмый калмагандыр, ә бит төптәнрәк уйлап карасаң, мәрхәмәт –ул рухи байлык. Рухи ярлы кешегә алтын таулары да җитми. Ә бит кешегә үзенә җитәрлек кенә әйбер кирәк. Рухи ярлы кеше матурлыкка соклана белми, булганына канәгатьләнә, аз гына байлыкка да сөенә белми (М.җ., 2007, 28 дек.).   Бөтен кешене тигезләп булмый. Саран байлар да, юмарт ярлылар да бар (Шунда ук).
   
Афоризмның чыннан да сурәт, тасвир икәненә бүтән авторлар мисалында да инанабыз. Бу кыйблада даими иҗат итүче каләмдәшләребезнең табышлары сабак өчен төрле яклап кызыклы. Без инде Илсөяр Хәйруллинаның телбизәк хәзинәсеннән мисалларны китергән идек. Янә берничәсе: Галиев әнә шулай гел бәрмә дулкында яши ... Ул әле дулкын белән аска төшеп китә дә күңелләрне айкап чыга, әле, дулкын өстенә менеп, район күләм мәсьәләләрне хәл итү өчен югарыдагы калын ишекләрне шакый (В.Т., 1983, 19 авг.); Без әнкәйнең биш баласы үстек. Бер йодрык!   Сукносы ертылып, тактасы гына калган бильярд өстәле янында нинди генә проблемалар кузгалмады (С.Т., 1986, 15 авг.). Безгә бүген әйбәт булса, янәсе, иртәгә ник бар җиһанны су басмый; Их, әтәй, әтәй. Аяксыз-кулсыз кайтып сәкедә генә утырсаң да киңәшең тияр иде, дип инәлде ул, атадан калган улның ятимлек ачысын тамчысына кадәр эчеп, күңеле коргаксыган шул мәлдә (С.Т., 1995, 24 март). Тыйнаклыгы аягыннан түбәсенә кадәр;
Төпчекләре Мөнир әйтмешли, кала кешесе генә хөкүмәт авызына карап тора ул; Юсуповлардан кем дә булса берәү шул омтылышта (белемгә – Н.И.) таҗ кисен өчен, башка берәү бөгелеп иңен куярга тиеш иде: З.З.Галиевнең киң һәм нык җилкәсенә әлеге вазыйфа менеп кунганга (роно мөдире) 28 нче ел киткән (С.Т., 1986, 5окт.). Яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләрне җыярга вакыт җитте (В.Т., 2008, 31 май). Чигенсәң, бишәр карышлап түгел, берәрләп кенә чиген икән (Л.Фаршатова, И.Хәйруллина. В.Т., 1995, 24 март);
   
Шөкер, телебезнең бу тәэсирле сурәти чарасын оста кулланучы каләмдәшләребез аз түгел. Иҗат җимешләрен тәмләп карагыз әле. Замананың асты өскә килеп, ата улны, ана кызны белмәгән бик буталчык заманалар (М.Сәфәрев. В.Т., 2007, 10 ноябрь); Яшьлек вакчыллыкны күтәрә алмый (И.Сираҗи. Т.я., 2008, 15 май). Җырлы йортта бәрәкәт бар; ... Ди ул, “фирменный” елмаеп (Р.Мөхәммәтева. Ш.К., 2008, 7 июль). Инфляция дигән гыйфрит йотып бетерә (Т.я., 2008, 7 июль).   Илне юрист, экономист һәм башка эшкуар һөнәр ияләре белән тутырдык (К.Мостафина.Т.я., 2008, 15 май).   Кызыл эзтабарлардан бу истәлекләренә каршы рәхмәт тулы хат  килде (Л.Рәхимева. Дуслык, 1984, 29 сент.).  Бизнес ул – шыр акча (профессор Тәлгат Сираҗетдинев).   Тумаган айга сәлам бирү (Ф.Иделле. Азатлык, 1995, 29 гыйнв.); Өй янганда берәү дә май салмый (Хәйретдин Садыйк); Тышы ялтырый, эче калтырый; Иске мунча, иске таш дигәндәй... (Ф.Хәмит. Азатлык, 1994, 20 окт.); Үз үзебезне читкәрәк этәбез сыман; Түбәтәй киеп, чәкчәк тотып кунак каршылау белән генә милләтнең хәлен яхшыртып булмый. (З.Хәким. В.Т., 2007, 16 апр.).
   
Татар баласында ана теленең телбизәк нечкәлеген тою канында булырга тиеш. Шәхсән үзем шундый тоемлау  күзәнәкләрен кәгазьгә төртеп барырга күнеккәнмен. Сез дә диккать итегез әле – мин ниндиерәк хис-сурәт тоемлаганмын икән.  
   
Пычкы тешләре җырлата да биетә, әйтерсең гармун күрекләре. Балта-чүкеч тавышыннан да биеп китәсе килеп тора. Эш вакытында кечкенә өтерге дә көй чыгара икән лә (М. җ., 2007, 28 дек.); Диванга кырын ятып (Т.я.); Озак та үтми алар бер кошның ике канаты булып әвереләләр, матур итеп туй ясап, язмышларын бергә бәйләп тә куялар (Т.я., 1981, 11 июнь); Тик никадәр аяныч: Салисәнең бәхете түгәрәкләнәм-түгәрәкләнәм дигәндә генә, гомер йомгагы тагын кирегә сүтелә башлый (Т.я., 1981, 11 июнь); Мыеклар чыккан чабата, кырыкмаса кырык ямаулы бишмәт кигән малай...  (Авыл утлары, 1979, 17 февр.);    Шунда үз-үземә сүз бирдем: борыным белән боз ярырмын, тырнакларым белән җир казырмын, әмма баламны яңадан болай өшетмәм! (Т.я., 2009, 19 дек.).    
   
Сөйләмдә фикер, хис төсмерләрен сурәтле итү  өчен телебезнең телбизәк, синтаксик фигуралардан кала чаралары да бар. Алар фәндә дә теркәлгән. Кайберләрен генә искә төшерик. Әйтик, сурәтләүдә каршылык төшенчәсе зур урын тота. Ә телебездә моңа барәбәр берәмлек-чаралар аз түгел. Иҗек-кушымчалардан ук башлана: кил-килмә. килә-килми; Капма-каршы мәгънәле сүзләр   дип билгеләнгән, тел фәнендә бу төр категория шактый җентекле өйрәнелгән (Ф.Сафиуллина дәреслекләрен кара). Сөйләмият фәне аның нигезендә барлыкка килгән тасвир чараларына күбрәк игьтибар бирергә тиеш. Мәсәлән, антитеза уңай – тискәре нисбәтен сурәтләүдә үзенчәлекле чара. Тик монда мәгънә, хис төсмерен нечкә тоемлау сорала. Менә бу мисалларны үзегез күзәтеп, кимчелеген ачыклагыз әле:   Аннары тагын авырту-газаплар кочагына чумам; Балалар бакчасында, мәктәптә гүзәл затлар хакимлек итә; Илдә кризис чәчәк атканда! (Т.я., 2009, 12 ноябрь).
   
Оксюморон категориясе дә хисси каршылык, күренешләрне тасвирлауда кулланыла: Ул ирен үлеп ярата. Монда да милли, психолингвистик үзенчәлекләрне нечкә тоемлау сорала. Телне шәп беләм дигән булып, сүз уйнатып кыланып,  мөгез чыгарып куюың бар.
   
Сүз уйнату дигәннән, сөйләмне тасвирлы, мавыктыргыч, җиңел үтемле итү өчен тел фәнендә дә искә алынган сүз уйнату чаралары еш кулланыла. Кайберләрен генә искә төшереп китик; Әйләнмеш. Алдан да, арттан да бер төрле әйтелә, укыла торган сүзләр: Ава, ага, аза, аса, атта; надан; кытык; карак; Җөмләдә сүзнең, җөмлә кисәгенең  урынын алыштырып, сәерлек, көләмәслек китереп чыгара торган очраклар: Кайтып кундың ни дә, кунып кайттың ни (Хәсән Сарьян әсәреннән төнге каравылчы сүзе).
   
Телгә, сөйләмгә  бәйле мәзәкләр дә, сәнгати  сурәт чарасы буларак, сөйләмнең үзенә тарту көчен, кызыгын көчәйтә.  Автобуска кергән кыз телефоннан шылтырата: “Әни, без автобуска  утырдык. Әле басып барабыз. Әтнәгә кадәр булыр”, ди.
 
Сөбханалла, сөйләмебезне үтемле, тасвирлы, мавыктыргыч итәр өчен телебезнең сурәти чаралары, мөмкинлекләре күптин-күп, аларны тоемлап, белеп кулланырга гына тырышыйк. Шушы юлдан китүчеләрнең һәркайсына  иҗат табышларына ирешсен дигән теләктә калабыз.
 
Илдар Низамов,
  филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»