|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.09.2018 Криминал
Казанда росгвардияче егет сөйгән кызын 6 кат тәрәзәсеннән ыргытуда шикләнеләИптәш кызы үлеменнән соң тоткарланган Татарстан Росгвардия ОМОНы хезмәткәре бүген судка китерелде. “Татар-информ” 1 сентябрьгә каршы төндә яшь кызның алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып һәлак булуы турында язып чыккан иде. Фаҗига урынында полиция хезмәткәрләрен 27 яшьлек ир-ат каршы ала. Аның әйтүенчә, кич белән егеткә кунак кыз килә. Алар арасында ызгыш чыга, һәм кыз тәрәзәдән ташлана. Хәл ачыкланганчы, ир-атны кулга алалар.
Соңрак әлеге ир-атның Татарстан Росгвардия ОМОНы хезмәткәре булуы ачыклана. Эчке эшләр органнарында ул 2016 елдан хезмәт итә.
--- |
Иң күп укылган
|