поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.09.2018 Мәдәният

Гүзәл Сәгыйтованы Кариев театры коллективына тәкъдим иттеләр (ФОТО)

Бүген, 5 сентябрьдә, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Шулай итеп, Кариев театрының яңа директоры итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде.

Эльвира Камалова коллектив белән очрашуда Кариев исемендәге театрның киләчәктә заманча яшь тамашачы театрына әверелергә тиешлегенә дә басым ясады һәм бу уңайдан коллектив алдына зур бурычлар куйды, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 
 
“Президентыбызның театрның яңа бинасын ачканда коллективның иҗатына биргән зур бәясен  барыгыз да беләсез. Инде менә бүгенге көннән сездә яңа директор да. Гүзәл Рәмзил кызы яшьләр белән актив эш алып барып, танылып, инде сезнең коллективка шәхес булып килде. Эшчәнлек гөрләп торсын, тамашачылар сезгә тагын да якынрак булсын иде”, - дигән Эльвира Камалова.
 
Бүгенге чарада шулай ук ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев һәм Г.Камал театрының директоры Илфир Илшат улы Якупов та катнаштылар. Фәрит Бикчәнтәев: “Театр җитәкчесе иҗат кешесе булырга тиеш. Директор белән режиссер тату яшәсәләр, бары театр турында гына уйласалар, театрның киләчәге бар һәм ул алга барачак”, - дип уңышлар теләде.
 
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов яңа җитәкчегә: “Мин барыбызга да уңышлар телим. Гүзәл ханым безнең өчен күптән якын, театрыбыз да аңа чит түгел. Матур итеп, бер команда булып эшләргә язсын, Алла боерса! Төкле аягың белән, Гүзәл”, - диде.
 
Гүзәл Сәгыйтова исә үзенә бик җаваплы вазыйфа ышанып тапшырылуын билгеләп үтте һәм күрсәтелгән ышанычны аклар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачагын белдерде. 
 
"Тапшыруларыбыз аша коллектив белән үзара тыгыз эшчәнлек барган иде. Хәзер сезнең белән тагын да якыннанрак танышырбыз. Без хәзер бер гаилә”, - диде ул.
 
ТР мәдәният министрының беренче урынбасары шулай ук Кариев театрында 2013 елдан директор булып эшләгән Мансур Зиннур улы Ярмиевка театр сәгатенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.09.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»