|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2008 Киңәш-табыш
УРМАН БЕТЕ ЯБЫШЫР ЧАКТабигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе – урман бете. Талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыруны нәкъ менә шул талпан китереп чыгара да инде. Бөҗәкләр сезне агачлар күп үскән урыннарда – паркларда, урманнарда көтеп сагалап тора. Тәнегезгә ябышып, ул кадалу өчен йомшак урын эзли (култык асты, чәч арасы, колак арты) һәм кан белән тукланып, үзе йөрткән инфекцияне кешегә күчерә. Кадалуны кеше сизми, чөнки бөҗәк авыртуны сиздерми торган матдә бүлеп чыгара. Талпаннар кешеләргә май-июнь айларында, кайсы елларда июльнең беренче яртысында да һөҗүм итә, шуңа күрә бу сезонлы авыру санала. Сентябрь урталарына кадәр бик сирәк күзәтелә. Шунысын онытмагыз: авыру кешедән куркырга кирәкми. Чир кешедән күчми, ул талпан тешләгәннән һәм зарарлы продуктлар, мәсәлән, чирле сыерлар һәм кәҗәләр сөте аша йога. Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар. Әлеге күңелсезлекләргә тармас өчен табигатькә чыгучы һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге урманга кергәндә якаларны һәм манжетларны яхшылап төймәләргә, аксылрак кием кияргә (бөҗәк сезне сизми калырга мөмкин), күлмәкне – чалбарга, чалбарны итек эченә тыгып куярга киңәш итә. Урман бетләрен куркыту өчен махсус химик препаратлар да ярдәм итә. Аларны өске киемгә сибәргә кирәк. Инде урманга сәяхәтегез вакытында 3-4 сәгать саен бөтен тәнне тикшереп чыгу зарур. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыерчыклы урыннарына җентекле игътибар сорала. Әгәр дә инде талпан кадалса, аны марля белән уралган пинцет ярдәмендә акрын гына селкеткәләп (бик сак булырга кирәк, бөҗәкнең башы өзелеп калырга мөмкин) тартып алырга кирәк. Тагын да ышанычлырак ысул: бет кадалган урынны – бетнең күренеп торган җирен үсемлек яки камфара мае яисә керосин белән сыларга. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны яхшылап сабынлап юып, бет булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартыгыз. Урманнан кайтканда тәнне генә түгел, киемнәрне, аннан алып кайткан предметларны да җентекләп тикшереп чыгу сорала. Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен, еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә. Сүз уңаенда: Себер аучылары талпан тешләгәннән соң авырудан мунча кереп котыла икән. Ләкин кайнар мунчага талпан кадалганнан соң 40 мин узганчы кереп өлгерергә кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|