|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2018 Шоу-бизнес
Роза Әдиятуллина ире белән бу ФОТОны интернетка куймаска дип бәхәсләшкәнИренең авылына бәрәңге алышырга кайткан ТНВда "Татарлар" тапшыруы алып баручысы Роза Әдиятуллина ире белән бәхәсләшеп, җиңгән. Ире аңа "Ник бу фотога төшәсең, барыбер инстага куймыйсың бит" дигән. Ә Роза куйган. "Әле ярый авыл егетенә кияүгә чыктым. Бәрәңге чүпләү "рәхәтен" тагын кайдан белер идем. Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге кырында чыннан да рәхәт. Синең ясалма керфекләрең дә, шеллаклы тырнакларың да беркемгә кирәкми монда. Бәрәңгене "этим не удивишь". Зато тиз чүпләү белән гаҗәпкә калдырып була. Ике сәгатьтә 22 буразна - Аллага шөкер, хәзер инде күңел тыныч. Бәхәстә дә җиңдем! Куям дип бәхәсләштем. Җиңдем! Хәзер менә тыныч кунел белән бүләк көтеп утырам. Кыскасы, бәрәңге алу рәхәт ул", - дип язган резин итек һәм перчатка кигән, чын авылларча итеп яулык бәйләгән Роза.
--- |
Иң күп укылган
|