поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.09.2018 Язмыш

"Сөям дип чыкма юлларыма, бәхетем бит минем башкада" (ЯЗМЫШ)

"Әллә язмыш, әллә ялгыш булды гомерем" дигән сүзләрне кабатлап, үткәннәрен искә алучыларны тыңлаганым бар. Тормыш дилбегәсе кем кулында шул. Кайсы булса да тик үзең сайлаган юлың...

Студент чакта безне практикага җибәрделәр. Кырмыскалы районындагы авылларга сибелеп, халык авыз иҗатын, ягъни фольклор җыябыз. Җәйләрен авылда эшнең кызган һәм күп чагы. Ә без йорттан-йортка кереп хуҗаларга мөрәҗәгать итәбез. Икешәргә бүленеп төрле очка юл алдык. Билгеле, барыбызныкы да бер үк булмаска тиеш, ләбаса. Бура янында балта осталары эш белән мәшгуль. "Безне Башкорт дәүләт университетыннан фольклор җыярга юнәлттеләр. Әкиятләр, такмаклар, кызыклы риваятьләр, сездә генә булган халык теленә кергән хәлләр", – дип аңлата башлаган идем. "Сеңелем, дөрес килгәнсез. Нәкъ менә бу өйгә керегез", – дип яшел капкалы йортка төртеп күрсәтте.

Өмәчеләр аның сүзен хуплап баш кагып безне озатып калдылар. Шыгырдап капка ачылу белән алдыбызда сиксәннән узган әби пәйда булды.

Йортта бер эскәмиягә утырырга чакырдылар. Янә килүебезнең максатын аңлатам. Дикъкать белән тыңлаган әбием: "Бар бездә әкияте тә, җыры да", – дип җыр көйләп җибәрде. Мин куанычымны яшерми, тизрәк блокнот белән ручка алам. "Сөйгән" сүзен көйләү белән әби янәшәдәге бабайны бәрде дә екты. Кулдагы әйберләрне ташлап, бабайга торырга ярдәм итә башладым. Бергә кергән кызым баскан урыныннан читкәрәк китеп каен агачына сыенды. "Менә шушы бәдбәхет, гомер буе йөземнән көлде, өстемнән йөрде", – әбием йодрыгын аның танау төбендә уйнатты. Какча гәүдәле бабай, гаепле елмаеп, акланырга маташты: "Ул бит кайчааангы хәл", _ дип сузды.

Елмаерга тырышып, алда калган ике тешен күрсәтеп аңлау табуга өмет баглап безгә бакты. "Әби, җырыңның сүзләрен язып өлгермәдем бит", – дип аны күңелсез хатирәләреннән арындырырга тырышам, янә ручка алып тәүге сүзләрен яздым. Әби тукталган урыныннан җырын сузды. Каһәрең, кушымтадагы "сөйгән" сүзенә килеп җитү белән янә бабайны җиргә аударды. "Бабайның бар җире авыртадыр", – дип кызганып ярдәмгә килдем. "Менә минем дә гомер буе йөрәгем әрнеде, авыртуын баса алмадым. Соңлап кына аңладым. Яшьлегемне кемгә исраф иткәнемне. Кадеремне белмәде. Васыять итеп әйтәм: ирләрне жәлләмә", – дип миңа җитди караш ташлады.

Журналист халкына төрле һөнәр ияләренең җыеннарында, чараларда еш булырга туры килә. Берсендә чараның башыннан ахырына кадәр гармун тартып урта яшьтәге ирнең (исемен Ильяс дип алыйк) тик бер җыр сузуын хәтерлим. "Сөям, дип чыкма юлларыма, бәхетем бит минем башкада", – дип йөрәккә үтәрлек итеп, бик моңлы башкарды. Бүтәнне сорасалар, тиз генә аны башкара да, тагын бу җырга әйләнеп кайту ягын карады. Сораулы карашыбызны абайлап хезмәттәшләре : "Игътибар итмәгез. Бу җырны ул күбрәк монда булган Сәидәгә багышлый", – дип гармунчыны гаиләсеннән аерткан хатынга ишарәләделәр. Үзләренең эшләре фаш ителгәч, 2 улын калдырып, яңа бичәгә киткән икән урта яшьтәге ир. Яңа гаиләдә кызлары туган. Ике ара йөрергә форсат булмагач, Ильяс тәүге хатынын Зөлфирәне тәмам юксынып яши икән. Оясын туздырып, кайчандыр үзен сөюче хатыннарының берсенә дә кирәге калмаганын татыган. Бичараның вакытны кире кайтарып, хатасын төзәтә алмавына йөрәге сыза. 
 
Тормыш нәфис фильм түгел, аны икенче тапкыр әйләндереп булмый. Яңа хисләр чыганагы итеп тоелган хатынга да бергә яши башлагач, дөнья малы кирәк була шул. Затлыдан киенеп, ясанып мәхәббәт уенына кереп китү генә түгел лә бергә дөнья көтүе. Ильяс тәүгесенә канатланып очып кайтыр иде, әмма ул күперләрне үз кылыгы белән яндырган. Зөлфирәсен югалтуының сәбәбен Сәидәдән күрә, димәк. "Кеше ярын тартып ала күрмә, бәхетсезлек шуннан башлана", – дип үзе кичергәннәр белән уртаклашты ул җырда. Берничә елдан соң бу пар турында кызыксындым. Сәидәдән күптән аерылган. Тик Ильяска беренче гаиләсенә кире кайту форсаты тимәгән, кабул итмәгәннәр. Ул хатасын аңлаган, әмма йөрәге түзмәгән, фани дөньяны иртә калдырган икән...
 
Кеше язмышы шундый нечкә төшенчә. Берәүнең киңәше икенчегә ярамый. "Ир хатыны стена түгел, аны этәреп күчереп була", – дип купшы түтиләрнең шаяруы билгеле. Гаиләле ир өчен "запастагы аэродром" ролен үтәүче хатын-кызлар нәкъ үзләре отыла кебек. Кемнеңдер машинасына, байлыгына кызышып, үз гомерләрен сарыф итәләр. Шул вакытта һавадагы торнага өмет итеп кулларындагы песнәктән колак кагалар. Һәркем үз фәлсәфи карашында кала, ә гомер уза бара. Тормыш дилбегәсе дә һәркемнең үз кулында, кайсы якка борасың, шул юнәлештә юлыңны дәвам итәсең. Шуңа язмышың чыннан да үзеңнән тора... 
 
Рима ВӘЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.
Балтач районы.

---
Өмет
№ --- | 03.09.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»