|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2010 Могҗиза
МӘРХҮМНЕҢ ҖАНЫ... МӘЧЕДӘ?Танышымның кайнанасы ярты ел эчендә яман шештән үлеп китте. 50 яшь аңа әле яңа гына тулган иде. Инде дистә еллар группада булган инвалид ире, олы яшьтә булсалар да, исән-сау әти-әнисе калды. Бу апа үлгән көннән башлап танышларымда сәер хәлләр күзәтелә башлый. Кичке сәгать уннарда ханым мәңгелеккә күзләрен йома. Балалары һәм туганнары бу авыр кайгыны күтәрергә үзләрен алдан әзерләп куйсалар да, һәркем тыела алмый елый башлый. Шул вакытта барысы да мәет тирәсендә йөргән ап-ак йонлы, бик чиста песине күреп алалар. Берәү дә бу мәченең кайдан һәм ничек шәһәр фатирына килеп керүен абайламаган. Кем белә, бәлки ул ишектән берәрсенә ияреп кергәндер. Уллары бу ыгы-зыгыда ни булганын да аңламаган хәлдә мәчене сыртыннан тотып коридорга ыргыта. Башка берәү дә ул турыда искә алмый. Мәетнең җаны чыккан фатирда өчесен үткәрәләр. Җидесен исә әти-әниләре авылда – кызларының туган нигезендә уздыралар. Шулай итеп әле җиде көн элек кенә мәет чыккан фатир ялгыз кала. Яшьләр бу хәлгә әллә ни игътибар итмиләр. Җыелышып кайтып, авылда Коръән мәҗлесе үткәрәләр, әниләренең рухына дога кылалар. Бераз тынычланып, шәһәрдәге өйләренә кайтсалар, никадәр генә тырышуга да карамастан, фатир ишеген ача алмыйлар. Этеп-төртеп карау да нәтиҗә бирми. Бик озак азапланганнан соң, алар ишекне ватып керергә мәҗбүр булалар. Фатир ишеген ачып җибәрсәләр... анда кабат мәче. Матур, йомшак йонлы, бик пөхтә, әмма бу юлы сары төстәге мәче. Аптырауның соңгы чигенә җиткән танышларым үз-үзләрен белештермичә, песине тагын коридорга чыгарып томыралар. Югыйсә ул бернигә дә тимәгән, авылга китәр алдыннан җыеп бетермәгән ризык кисәкләре тирәсендә генә йөргән булган.
Соңыннан коридорга чыгып эзләсәләр дә, әлеге мәче күренми. Подъездда яшәүче мәчеләргә бер дә охшамаган булган шул ул. Тирә-юньдәге күршеләргә мөрәҗәгать итү дә уңыш китермәгән: алар арасында мондый мәче асраучылар табылмаган, аны күргән кешеләр дә юк икән. Шулай итеп, дусларым әлеге сары мәченең кайдан һәм ничек итеп үзләренең фатирына эләгүен берничек тә белә алмады.
Бу вакыйгалардан соң бераз вакыт узгач, дини яктан белемле бер ападан белешкәннәр: кеше үлгәннән соң кырык көнгә кадәр йортны ялгыз калдырырга ярамый икән. «Бер дә булмаса, утны яндырып калдырырга кирәк иде», — дигән ул. Икенче берсе, ул мәчене куып чыгарырга кирәкмәс иде, дигән. Имеш, үзе йортка килеп кергән саргылт мәче нигезгә бары тик шатлык һәм байлык кына китерәчәк икән…
Булмас димә, дөнья бу, дип бабайлар тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер инде. Бик борынгыдан килгән дини, милли гореф-гадәтләребездән йөз чөерергә ярамый шул.
Лилия ӘХМӘТОВА |
Иң күп укылган
|