|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2018 Фаҗига
Татарстан юлында фаҗига: 4 кеше машина эченнән чыга алмыйча һәлак була (ФОТО)Яшел Үзән районында фура белән җиңел машина бәрелешкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе сайты язып чыгуынча, юл фаҗигасендә 4 кеше машинада изелеп үлгән. Һәлакәт М7 трассасында Исаково авылы янында фура артыннан баручы “Лада Ларгус” кисәк кенә тормозка баскан автовоз астына килеп керә.
Нәтиҗәдә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз урында һәлак була. Тагын бер хатын-кызның аягы сынган.
Хәзер фаҗига урынында махсус хезмәтләр эшли.
--- |
Иң күп укылган
|