поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.03.2010 Җәмгыять

БОЗЫК ШАУРМА

“Мин мөселман, алдамыйм”, – дия-дия күзгә карап ялганлап, бозылган ризык сатып ятучыларны күп күрдем инде. Ә күптән түгел генә шундый мактап сатылган “свежий” ризыктан иптәш кызым агулана язды. Шунысы кызганыч: бу товарны сатучы чит ил “кунагы” гына беркем алдында да җавап тотарга җыенмый. Әле, киресенчә, цензура аркылы үтми торган сүзләр әйтеп, безне үк сүгә, кычкыра... Әйтерсең ул түгел, ә без килеп, аны әчегән шаурма белән сыйлаганбыз.

Шакшы “фаст-фуд”

 

Шаурма, грильдә пешкән тавык, гамбургерлар сату, аларны аяк өсте генә ашап каядыр чабу модада хәзер. Америкалыларга охшарга тырышып кылана торгач, фаст-фудлар (тиз әзерләнә торган ризык – авт.) яшәешебезнең бер өлешенә әйләнде. Тиздән “үрнәк” америкалылардан да уздырып симерербез дә хөкүмәттә утыручыларның тагын бер борчуы артыр. Әллә нинди программалар кабул итеп, халыкны ябыктыру җаен эзләрләр... Ярар, монысы башка тема. Сүзем чүп-чар ризык турында.

 

Җәйгә таба фаст-фуд бизнесы ияләре колорадо коңгызыдай зур тизлек белән үрчеп, адым саен булачак. Аның калориясен санаучы да күп булмас. Тимер күгәртергә сәләтле кока-коланың да ашказанына никадәр зыян салуын онытырлар. Бу урында бер вакыйга искә төште әле.

 

...Университетта укыган чагым. Тәнәфес вакытында ашханәгә керсәң, чират торып, ашарга җитешмисең. Бауман урамы якын гына булгач, шунда төшеп, тамак ялгарга өйрәнеп киттек. Шундый бер көнне сату ноктасы итеп җайланган кулчатыр астында хот-дог алу нияте белән басып торам. Менә хәзер сатучы хатын сосиска өстенә кетчуп кына сылар да, акчамны түләп, аяк өсте генә чәйни-чәйни белем йортына атлармын. Бер мизгелдә бәллүр хыялларым асфальтка төшеп челпәрәмә килде. Он капчыгына тутырылган гамбургер, хот–дог кабартмаларын көзге пычрак юлдан өстерәп баручы нокта хуҗасын күргәч, ашказаным үзенә генә хас тавыш белән хәбәр бирде: “Миңа пычрак ризык кирәк түгел!” Шул шакшы капчык, мәсхәрә ителгән икмәк күз алдына килгән саен, каз тиресе чыга. Үзен ипидән дә өстен санаучы азәрбайҗанлы искә төшкән саен ачу килә. Әнә шул вакыйгадан соң фаст-фуд сатучы урыннарны унбиш метрдан әйләнеп узарга тырышам. Шулай да гел капмасаң да, бер кабасың икән алар кармагына.

 

Син сораган нәрсә...

 

Сабакташлар белән әле һаман араны өзмибез. Бер-беребезгә кунакка йөрешеп, вак-төяк бәйрәмнәрдә котлашып, ара-тирә җыелышып торабыз. Көннәрнең берендә Яшел Үзән районында яшәүче төркемдәшемә кунакка барып кайтырга булдым. Килүемне хәбәр иткәч тә, бу бер үтенеч белдерде.

 

– Зинһар өчен, ике шаурма алып кил әле, укып бетергәннән бирле шуны ашаган юк, сагындырды. Яшь чактагы кебек бер рәхәтләнеп утырыйк, – диде Ләйлә, уенын-чынын бергә кушып. Ризалашмый булдыра алмадым.

 

Иртәнге сәгать уннар тирәсендә Казанның Горьковское Шоссе(!) тукталышындагы киосктан ике шаурма алып киттем. Әле шунда сату иткән хатыннан сорадым да бит: “Шаурмагыз бүгенгеме?”

 

– Бүгенге, сезне алдап тормыйм бит инде мөселман башым белән, менә тотып кара, – диде ул берсен сузып.

 

– Икенчесен тоткалап тормыйм инде, анысы да бүгенгедер?

 

– Әйе-әйе.

 

Берәр сәгатьтән төркемдәшем белән кара-каршы утырып, җылынган шаурманы актарып утыра идек инде.

 

– Бу нәрсә соң? – диде Ләйлә, шаурманы авызына алу белән.

 

– Син сораган нәрсә...

 

– Мин сораган нәрсәнең тәме мондый булмый торган иде.

 

Төркемдәшемнең сытылган йөзеннән эшнең нидә икәнен абайлап алдым. Минем алда торган шаурма бөтенләй башка төрле тәмгә ия булып чыкты. Аңлашылды: берсе бозылган!

 

– Исе үк башка, менә кара әле, – диде Ләйлә аптырап. – Чегы саклангандыр бит, аңлатырсың, алыштырырсың.

 

– Ашыктым шул, Ләйлә, чек турында онытылган.

 

“Санэпидстанцияне без куйдык!”

 

Кайтыр юлда шул ук киоскка сугылдым. Анда хәзер бөтенләй башка кеше – мыеклы ир сату итә, сатучылары күз алдында шаурма төрә иде.

 

– Бүген иртән сездән ике шаурма алдым, берсе әчегән булып чыкты, алыштырып бирегез әле, – диюгә, теге ир күзен акайтып, миңа кычкырып та җибәрде.

 

– “А ты докажи!”

 

– Соң менә, иснәп карагыз, – дип, пакетка төреп кире алып килгән кәбестә-ләвәш боламыгын аңа суздым.

 

– Бәлки, син аны миннән алмагансыңдыр?

 

Дәлилләргә чек юк иде шул. Шунда гына игътибар иттем: баксаң, бу киоскта касса бөтенләй юк. Димәк, чек бирелми. Салым түләү инстанцияләре моны ничек күздән ычкындырган соң? Әй, безнең илдә бернигә дә аптырарга кирәкми.

 

– Иртән шаурма саткан апа чек бирмәде шул. Ярый, тиешле җиргә шалтыратырмын, алар шаурманың каян икәнен ачыклар.

 

Бу сүзләрне ник әйткәнемә үкендем. Мин “шантажчы”, “ашарга пешерергә сәләтсез, шаурма белән генә тукланучы русияле”, “аферист” һәм тагын әллә кемнәр булып калдым. Кыскасы, бу ир мине кем дип кенә атамады һәм, ахыр чиктә, алдына куйган пакетымны чиште.

 

– Лимон кислотасы әчетә аны, бозылмаган ул. Мә, кабып кара, – дип кабат шул сасыган шаурманы борын төбемә сузды.

 

– Ә нигә икенчесе башка төрле иде? Димәк, аның берсе кичәге булган.

 

– Син икене алган идеңмени әле?

 

– Әйе.

 

– Машинада, мич янына куеп баргансыңдыр, шуңа бозылгандыр, – диде бу “акыллы” абзый, мине аңгырага чыгарырга тырышып.

 

– Әйе, икенчесе машина артыннан чапты, тышта суык бит, – дидем шаяртып.

 

– Менә, карап тор, алдыңда ясыйм!!! – дип җикерде дә әле генә бер егеттән акча санап алган куллары белән шаурма остасы кәбестә салатына кереп китте.

 

Бу шакшылыктан күңелем болгана башлады. Мин басып торган арада чират җыелды. Искитмәле бай сүзлек иясен – шаурма ясаучы абзыйны тыңлап арыгач, кайберәүләр кире борылды.

 

– Белүемчә, сатучы кеше аерым, ясаучысы аерым булырга тиеш. Сезгә санэпидстанция еш киләме?

 

– Әле син мине куркытасыңмы? Синдәйләрне көн саен күрәм! Кыз башың белән мине куркытып торасың! Ул санэпидстанцияне эшләсен өчен без үзебез билгеләдек, телим икән, үзем үк алып та атармын! Мә шаурмаңны, ычкын моннан!

 

– Иртән чек та бирмәделәр.

 

– Кирәк дисәң, көтеп тор, язып бирәм!

 

Шаурманы алдым да хәер сорашып йөргән чегән хатынына тоттырдым. Миңа аның шаурмасы да, сорап алган кешегә генә языла торган чегы да кирәк түгел иде инде.

 

Әчегән система

 

Дөресен генә әйткәндә, максатым бозык шаурма турында язу түгел иде. Бу кешегә карата да бернинди дәгъвам булмады моңарчы. Зарланып йөрүемнән дә файда булыр дип уйламыйм. Нык утырадыр ул... Башка якташлары кебек үк. Хәер, шалтыраткалап карамадым түгел. Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыятендә Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Андагы шикаятьләр кабул итү телефонын 5 тапкыр җыйсам да алучы булмады. Санэпидемиологик күзәтү бүлегенә шалтыраткач: “Андый шикаятьләр язма рәвештә генә кабул ителә, языгыз”, – дип кенә әйтә алдылар. Форсаттан файдаланып, шунда утыручыларга да сорау бирим инде: сез селкенә башласын өчен ничә кешенең агуланып үлүе кирәк? Кыскасы, эт – эткә, эт – койрыкка. Агуланып үлсәм, туганнарым килеп язып китәр дә иде, бәлки. Ә болай гына, әчегән ризыкны пычрак куллар белән әвәләп, чексыз сатып ятуларын белә торып, шундый “вак-төяк” өчен 15 инстанциядә көн әрәм итеп йөрергә вакыт юк. Сезнең дә вакытыгыз юк икән, ашамагыз шаурма!

 

Шуңа охшаш вакыйгалардан соң эчтән үз-үземне кимерә башлыйм. Нигә минем вак-төяк хезмәт хакымнан да шулкадәр салым умырып калалар да, чит ил кунаклары килеп, салым түләми генә бизнес ясап ята? Бәлки, ил бюджетын тулыландыру, җирле халыкның болай да авыр хәлен бераз гына яхшырту максатыннан, киресенчә, читтән килеп акча эшләп ятучылардан күбрәк салым түләтеп, җирле халыкныкын киметергә кирәктер? Алай булса, файдасы да күбрәк булыр иде, чөнки күпчелек базар, төзүчелек фирмалары, машина юу урыннары алар кулында. Нигә әле безнең Татарстанның санэпидстанциясен каяндыр килүчеләр “билгеләп куя”? Нишләп нәкъ шушы нокта гына (хәер, андыйлар Казанда бихисап – авт.) бөтен таләпләрне бозып, һаман да эшли бирә? Әй, сорау биреп азаплануларым да юкка бит. Җавабы болай да билгеле: үз халкы турында уйламаучы илнең черек системасында яшибез!


Илдинә ЯДКӘРОВА
Безнең гәҗит
№ 11 | 24.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»