поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.08.2018 Дин

Рбишчада ике бәйрәм бергә

Рбишчаның күренекле шәхес-ләре булган Садековлар гаиләсе изге Корбан гаете һәм Абдулхамит Садеков мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан сыер чалып, мәчет абзарында корылган чатырларда зур мәҗлес оештырдылар.

Бу мәҗлесне оештыру эшләрен-дә Сәит аганың барча балалары белән берлектә авыл хатын-кызлары һәм күрше Кече Рбишча егетләре дә актив катнаштылар. 

Авылдаш Харис хаҗи Хакимов корбан итеп билгеләнгән сыерны чалды, Мансур һәм Халит Садековлар зур самавырларны гөжләттеләр, Кече Рбишча егетләре берничә казанда корбан итеннән шулпа пешерделәр, Түбән Новгородтан махсус чакыртылган пешекчеләр казаннарда пылау әзерләделәр, хуҗабикәләр һәм авыл хатын-кызлары чатырлардагы өстәлләрне кору белән мәшәкатьләнделәр.

Мәҗлес Кече һәм Зур Рбишчадан, күрше Куйсуы, Мочали авылларыннан һәм өлкә үзәгеннән килгән 250 чамасы кунакны сыйдырды.
Хөрмәтле кунаклар арасында Рос-сиянең Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең Идел буе Федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле Тимур хәзрәт Фәхретдинов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының  Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Абдулхамит мәчете имамы һәм шулай ук Кызыл Октябрь районы мөхтәсибе вазифасын башкаручы Харис хәзрәт Исмаилов, Зур Рбишчаның беренче һәм күрше Кече Рбишча мәчетләре имамнары Мансур хәзрәт Шәрәфетдинов белән Әмир хәзрәт Юсипов, Иске һәм Яңа Мочали имамнары Булат хәзрәт Сәбитов белән Усман хәзрәт Бадяутдинов һәм Куйсуы авылы имамы Гаяр хәзрәт Җәфәров та бар иде.
 
Беренче булып барча кунаклары Харис хәзрәт Исмаилов бәйрәм белән тәбрикләде һәм күп еллар дәвамында авылның терәге булып торган Садековлар гаиләсен хөрмәтләп килүләре өчен рәхмәт белдерде. Гаяз хәзрәт Закиров мәҗлес табынына дога кылды, мәрхүм Абдулхамитны җылы сүзләр белән искә алды, аннары гаилә башлыгы Сәит агага авыл һәм милләт җанлы мәрхәмәтле балалар тәрбияләп үстергәне өчен өлкә Диния нәзарәте исеменнән бүләкләр тапшырды. Сәит ага да үз чиратында барчасына да рәхмәт белдереп, Аллаһы Тәгалә алга таба да вакытсыз гомере өзелгән баласы исемен йөрткән мәчетнең башка юбилейларын  шулай ук күркәм һәм матур иттереп үткәрергә насыйп итсен, диде.
 
Ике бәйрәмне тоташтырган мәҗлес барышында Садековлар гаиләсе, аеруча мәрхүм Абдулхамит исеменә кунаклар тарафыннан күп җылы сүзләр әйтелде, аларның туган авылларына карата кылган изге гамәлләре турында да сөйләделәр.
 
Төрле еллар дәвамында авылдашларын гына түгел, башка авыллардан һәм төбәкләрдән дә килгән кунакларны матур сабантуй бәйрәмнәре белән сөендереп килгән Мансур Садеков та сүз тотты, мәҗлес кору буенча әзерлек эшләрендә актив катнашкан ике дистәдән артык авылдашларына рәхмәтен белдерде.
 
Ахырда Харис хәзрәт Исмаилов Корьән сүрәләре  укыды, Гаяз хәзрәт Закиров мәрхүм Абдулхамит Садеков рухына дога кылды.Аннары дин әһелләре бәйрәм сәбәпчесе булган юбилейлы мәчеткә намаз укырга юлландылар.
 
Барча кунаклар Садековлар гаиләсе исеменә рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр, Сәит ага аларны җылы сүзләр белән озатып калды.
 
 
 

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 25.08.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»