|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2010 Мәдәният
"ҖЫРЛЫ-МОҢЛЫ БАЛАЧАК" ӨЧЕН SMS АША ТАВЫШ БИРҮ БАШЛАНА5нче апрельдә балалар һәм яшьләр өчен эшләүче "Яшь ТНВ" телеканалы "Татар моңы – 2010" Халыкара телевизион татар җыры конкурсы кысаларында узучы "Җырлы-моңлы балачак" фестивалендә катнашучы балаларның музыкаль чыгышларын күрсәтә башлый. Яраткан катнашучыгызның исемен язып 5065 кыска номерына SMS юлларга кирәк. Игътибар! SMS-хәбәр "ЯШЬ" сүзеннән башланырга тиеш. SMSлар фәкать Россия Федерациясе абунәләреннән генә кабул ителә. Бер SMS бәясе – 15 сум (салымнар бу бәягә кертелмәгән). Бәяләр турындагы тәфсилле мәгълүматны сез үзегезнең элемтә операторыгыздан белешә аласыз.
Катнашучылар чыгышларын 5нче апрельдән башлап һәр көн саен 15:45тә карагыз.
Тулырак мәгълүмат – www.tnv.ru .
|
Иң күп укылган
|