поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.08.2018 Бәйрәм

Казанда 30 августка бәйрәм ПРОГРАММАСЫ

Башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә:”Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә- 30 августта кунаклар Казанга рәхим итсен, казанлылар бәйрәм чараларында актив катнашсын”, - диде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары васифаларын башкаручы, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов мәдәни-спорт программасы белән таныштырды.
-Бәйрәм ункөнлеге башланды инде, -диде Азат Абзалов,-Казанның барлык районнарында “Безнең команда авазы-безнең ишегалды авазы” шигарендә үзешчән артистларның ишегалды концертлары бара. Халык күңелен яулаган җырчылар 30 августта шәһәркүләм концертта чыгыш ясый.
 
Казанда 30 август көнне булачак программа:
 
10.00 сәгатьтә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар өчен “Иске парк хәзинәләре” (“Сокровища старого парка”) бәйрәме оештырыла. Анда спорт буенча юлтабыш (спортивное ориентированиие), кече-футбол, баскетбол һәм җиңел атлетика бәйгеләре дә үткәрелә.
 
10.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда “Мәдәниятләр бизәкләре” (“Мозаика культур”) республикакүләм этно-конфессиональ фестиваль башлана. Халык-сәнгать промыселы әйберләре, республикабызда яшәүче халыкларның фольклор һәм музыка иҗаты тәкъдим ителә. Шул ук вакытта биредә Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале дә була.
 
10.45 сәгатьтә- Камал театры каршындагы мәйданда “Уйна, гармун” (“Играй, гармонь”) халык иҗаты фестивале. Аңа 14.30 сәгатьтә “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты республика ачык фестивалендә катнашучыларның концерты ялганып китә.
12.30 сәгатьтә Казан Кремленең көньяк тарафындагы Меңьеллык мәйданында “Kazan city racing” авто-мотошоу була.
 
-Программада КамАЗ-Мастер командасы да чыгыш ясый. Машиналар узышы күрсәтелә.“КамАЗ” трамплиннан ераклыкка сикерәчәк. КамАЗ-Мастер командасына быел 30 ел тула,-дип әйтеп үтте Азат Абзалов.
 
Казан Кремлендә “Tat Cult” шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале оештырыла.
Иске-Татар бистәсендә бәйрәм чаралары җәяүлеләр өчен билгеләнгән Каюм Насыйри урамында үткәрелә. 13.00 сәгатькә “Ачык күңеллеләр шәһәре” (“Город открытых сердец”) театраль тамаша, ветераннар концерты һәм “Казан сөлгесе” милләтләр сәнгате фестивале планлаштырылган. Кичке якта “Яңа дәвер” татар музыкасы коцерты, заманча татар музыкасын яшь башкаручылар тәкъдим итә.
 
14.30 сәгатьтә Казан ипподромында Татарстан РеспубликасыПрезиденты Кубогына һәм Казан Мэриясе Призына ат-спорт бәйрәме старт ала.
18.00 сәгатьтә-“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм концерты.
-Концертның хедлайнерлары-Гүзәл Уразова, “Hi-Fi” белән “Любэ” төркемнәре,-дип, алхәбәр әйтте Азат Абзалов.
 
20.00 сәгатьтә Казан Кремленең төньяк тарафындагы Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда ачык һавада “Казан көзе” опера фестивале. Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясый.
22.00 сәгатьтә бәйрәм программасы Казансу елгасы өстендә салют белән йомгаклана.
 
Транспорт хәрәкәте
 
Җәмәгать транспорты 30 августта көчәйтелгән графикта 24.00 сәгатькә кадәр эшли. Меңьеллык мәйданы 27 һәм 28 августта 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр, шулай ук 29 августта 20.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябык. Меңьеллык мәйданы 30 августта да көндез транспорт хәрәкәте өчен ябып торыла.Сибгать Хәким урамының “Казан” гаилә үзәге тирәсендәге өлеше 30 августта транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябып торыла.
 

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 20.08.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»