поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.08.2018 Җәмгыять

30 ел төзекләндерү сагында

«Ренессанс» кунакханәсендә Самараның «Прогресс-В» компанияләр группасының 30 еллык юбилеена багышланган зур тантана узды
Бәйрәм рухы ишекләрне ачып керүгә үк сизелеп тора иде. Компаниянең президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин кунакларны елмаеп, ачык йөз белән каршы алып торды, алардан чәчәкләр, бүләкләр кабул итте.

Читтән караганда, биредә гаилә бәй¬рәмен билгеләп үтә¬ләр, дип уйларга мөмкин иде. Әйтерсең лә туганнар һәм якын дуслар җыелган. Бер-берсе белән күрешүдән кунакларның йөзләреннән, күзләреннән нур, шатлык сирпеп торды. Әйе, утыз ел - ул кеше гомере өчен яшь чак. Ә менә зур компания өчен бу инде бер гомер диярлек. 

1988 елда Вазыйх Мө¬хәм¬мәтшин «Прогресс» коо¬перативын булдыра. Соң¬рак аның оста җитәкчелеге астында бу кооператив “Прогресс-В” компанияләр группасына әве¬релә. Шушы еллар эчендә оешма тара¬фыннан бихисап торак һәм офис биналары, сәламәтлекне саклау, мәга¬риф, производство объектлары, мә¬четләр, чиркәүләр төзелә һәм ре¬монт¬лана. Моннан тыш, компания үз офисларын төзи. Шундыйларның берсендә - Чер¬нореченский урамындагы биш катлы бинада бүген оешманың үзәк офисы урнашкан да инде.

Самараның Җәмигъ мә¬чете, ”Яктылык” татар мәк¬тәбе, аның өч катлы янкор¬масы да - ”Прогресс”ның зур казанышлары. Балалар бак¬чаларын, мәктәпләрне, хаста¬ханәләрне, театрларны ре¬монтлау һәм башка бик күп зурдан-зур эшләр башкарган бу компания.
Вазыйх Гата улы озак еллар  ига¬нәчелек, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. “Милосердие” фондына да, Самара өлкә¬сенең сугыш ветераннары гос¬питаленә дә, өлкәбездә нәшер ителүче милли татар газеталарына да, “Ялкынлы яшьлек” ан¬самбленә дә, хәтта ярдәм сорап килгән гади кешеләргә дә булыша ул.
 
 
Гомумән, Вазыйх әфәнде¬нең һәм аның фирмасының хез¬мәтләрен, кылган яхшы гамәл¬ләрен санап бетергесез.
 
 
Компаниянең юбилей тан¬танасында да бу турыда еш ишетергә туры килде. Өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары, төзе¬леш министры Александр Баландин “Про¬гресс-В” ком¬паниясенең хезмәтенә юга¬ры бәя биреп, юбилей уңаеннан җылы сүзләр әйтте. Ул өлкә губернаторы вазифаларын ва¬кытлыча башкаручы Дмитрий Азаровның котлау хатын укыды:
 
“Уважаемый Вазых Га¬тович!
От всей души поздравляю Вас с юби¬леем Группы компаний «Прогресс-В»  и наступающим профессиональным празд¬ни¬ком - Днем строителя!
Вклад возглавляемой Ва¬ми Группы компаний в раз¬витие строительной от¬расли, реализацию социальных программ Самарской области трудно переоценить.
Вами построены и от¬ремонтированы многие ты¬сячи зданий, введены в экс¬плуатацию целые жилые микрорайо¬ны.
Знаковыми для региона стали мно¬гоквартирные до¬ма для “чернобыльцев”,  ве¬теранов Великой Оте¬чественной войны и другие объекты социально-куль¬тур¬ной инфраструктуры.
Долгое время Вы воз¬глав¬ляли попечи¬тельский со¬вет Духовного управления му¬сульман Самарской области, были вице-президентом та¬тар¬ского общества “Туган тел”. 
Итогом Вашей эф¬фек¬тивной дея¬тельности в Об¬щественной палате ре¬гиона стали пакеты зако-но¬да¬тельных инициатив в сфере строительства, гар¬монизации межна¬цио¬нальных и меж¬кон-фессиональных отно¬шений.
От всей души желаю Вам и воз¬главляемому Вами коллективу креп¬кого здоровья, опти¬мизма, благо¬получия и успехов в работе на бла¬го нашей губернии, на благо Рос¬сии!
Временно исолняющий обязанности 
Губернатора Самарской области  Дмитрий Игоревич Азаров».
 
 
Тантанада Александр Виꬬто¬рович губернатор бү¬ләꬬләрен дә тапшырды. Ва¬зыйх Мөхәммәтшин белән 40 ел бергә эшләгән Таһир Әю¬пов Самара өлкәсенең ат¬казанган төзүчесе исеменә лаек булды, ә "Прогресс-В" компанияләр төркеменең өч директоры - Рамил Зарипов, Александр Куп-риков һәм Талип Әюпов Мак¬тау грамоталары һәм кул сәгатьләре белән бүләкләнделәр.
 
 
Бу көнне “Прогресс-В” ко쬬панияләр төркеме пре¬зи¬ден¬ты Вазыйх Мөхәммәтшин Са¬мара губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, хөкүмәт рә謬се урынбасары вазифа¬лବрын вакытлыча баш¬ка¬ручы - өлкә төзелеш ми¬нист¬ры Александр Баландин, Са¬мара шәһәр башлыгы Еле¬на Лапушкина, шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев, Рос¬сия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөф¬ти Тәлгать Таҗетдин, Татар¬стан Дәүләт советы рәи¬се Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка мөхтәрәм кунаклар тара¬фыннан төрле дәрәҗәдәге бү¬ләкләргә ия булды.
 
 
Җи¬тәк¬чене өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Ән¬вәр Горланов һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте прези¬денты Ильяс Шәкүров та кот¬ладылар. Ә “Бердәмлек” татар газетасы редакциясе “Про¬гресс-В” компанияләр төр¬кеме президентына аның шарж (дусларча көлеп ясал¬ган) рәсемен бүләк итте. Анда башына төзүче каскасы кигән Вазыйх Гата улы бер кулына “Бердәмлек” газетасын, икен-чесенә каһарман якта¬шыбыз, танылган шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның ши¬гырьләр җы¬ен¬тыгын тоткан килеш сурәт¬ләнгән. Бу очраклы сим¬во묬лар түгел.
 
 
“Бердәмлек” ре¬даꬬциясенең күптәнге дус¬ты, ярдәмчесе Вазыйх Мө¬хә쬬мәтшин быел Гакыйль Шә¬рифулла улының туган авылы Иске Фәйзуллада (Кошки рай¬оны) аның йорт-музеен төзү буенча эшләрне җитәкләп, шактый чыгымнарны үз өстенә алырга җыена.
 
 
Котлаулар, бүләкләүләр бик матур концерт программасы белән үрелеп барды. Са¬мараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, “Амигос” музыкаль төркеме артистлары, Ульян өлкәсе, Яңа Малыклы районы, Исәнтимер авылыннан килгән Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар кич буе кунакларга иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Юбилей бик күңелле һәм истә калырлык булып узды. 
 
Миләүшә ГАЗИМОВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

---
Бердәмлек
№ --- | 20.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»