поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2018 Җәмгыять

Якты йолдыз булып балкыдың...

13 августта Кочко-Пожар халкы авылның күренекле кешесе, соңгы ике дистә елга якын гомерен иҗади эшкә багышлаган җирле мәдәният йортының художество җитәкчесе Эльвира Әхмәт кызы Мусина белән хушлашты.

Кочко-Пожар халкы гына дию бик үк дөрес булмас, Эльвирабызны соңгы юлга озатырга тирә-як авыллардан, күрше районнардан бихисап күп кеше җыелды, Мәскәүдән, бүтән шәһәрләрдән дистәләгән туганнары, якыннары, дус-ишләре килде.

Ходай аны бик иртә үз култыгына алды, ул әле яңа гына 55 яшен тутырган иде, яшисе дә яшисе иде, әмма рәхимсез үлем берни белән дә санашмый, ала да китә. Теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәк диюе дөрес күрәсең, чөнки Эльвира искиткеч кеше иде. Ул 1963 елның матур июнь аенда ике ир туганы артыннан көтеп алынган кыз бала булып туа, әти-әнисенең мәхәббәтендә коенып, абыйларының яклавын тоеп ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел, гадел булып үсә, белем ала, вакыты җиткәч авылдаш, классташ егете Ибраһим белән гаилә корып, туган авылда төпләнделәр, менә дигән йорт-җир корып, бүтәннәргә үрнәк булырдый яшәп, 34 ел дус-тату гомер иттеләр, ике кыз үстерделәр.

Эльвира бар эшне дә җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара иде, клуб эшенә дә җиң сызганып кереште, сүнеп барган мәдәният учагын яңадан кабызып, аны дөрләтеп яндырды. Мәдәни тормыш авылда гөрли башлады, аның җитәкчелегендәге үзешчәннәр коллективы төрле дәрәҗәдәге мәдәни чараларда – районнан алып регионараларга кадәр уңышлы катнашып, һәрчак беренче, яисә призлы урыннар яулый килде, район данын да гел Кочко-Пожар клубы яклый иде. Эльвира һәр кешенең күңеленә юл табып, талантын ачыклый белде, кечесеннән башлап олысына кадәр сәхнәгә җәлеп итә алды. Клубта бихисап күп чаралар оештырыла килде, ә җәйләрен авыл һәм шәһәр яшьләре катнашында уздырган концертлары аншлаг белән уза иде. Быелгы, юбилейлы концертта да утырырга түгел, басарга урын юк иде. “Бу соңгы концерт зур оешканлык, ниндидер аерым җылылык белән үтте, әйтерсең, ул шулай матур итеп саубуллашкан безнең белән”, - дип билгеләп үтте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Светлана Лисина Эльвираның җеназасында.
 
Эльвира коллектив белән бергәләп зур ремонт эшләре дә башкарды  һәм шул эшләр нәтиҗәсе буларак Кочко-Пожар клубы шәһәр мәдәният йортлары белән ярышырдый матур кыяфәткә керде. Аның тырышлыгын җитәкчеләр дә югары бәяләде – төрле дәрәҗәдәге Грамота, Рәхмәт хатлары белән күп тапкыр бүләкләнде ул. Өлкә татар автономиясе, “Туган як” газетасы белән һәрчак тыгыз хезмәттәшлек итте, бер генә чара да алар катнашыннан башка узмады, ә инде “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасының утырышлары, “Нижгарбикә” конкурсы Кочко-Пожар мәдәният йортына даими пропискага керде, аларның югары дәрәҗәдә уздырылуында Эльвираның өлеше зурдан булды.
 
Бу тынгы белмәгән ханым турында күп язарга була, планнары зурдан иде, эшлисе эшләре күп калды, аның үлеме аяз көнне яшен суккандай булды, бөтен авылны кайгыга салды. Әти-әнисе бердәнбер баласыз (ике уллары да вафат инде), тормыш иптәше пар канатсыз, балалары әнисез кала дип тормады ачы язмыш, алды да китте шул. Эльвира якты йолдыз кебек балкыды һәм авыл тормышында гына түгел, барлык нижгар татарлары җәмәгатьчелегендә тирән, онытылмас эз калдырды.
 
Аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, Эльвираның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
 
“Туган як” газетасы редакциясе, 
өлкә татар автономиясе советы,
Кочко-Пожар авыл советы депутатлары.
 
 

---
Туган як
№ --- | 17.08.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»