поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2018 Сәясәт

Минтимер Шәймиев Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен белдерде

Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия халыкларының туган телләрен саклап калуга карата фикерен җиткереп, шулай дип белдерде.

"Тумыштан бирелә торган хокук турында, бер караганда, фикер алышу булырга тиеш тә түгел кебек", - дип белдерде Минтимер Шәймиев Казанның "Корстон" комплексында VII милли һәм төбәк гаммәви мәгълүмат чаралары форумы пленар утырышында.
 
Шәймиев Владимир Путинның былтыр июль аенда Йошкар-Олада әйткән сүзләрен дөрес аңламау, күпертү булды дип саный. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, төп халык теленә игътибарны арттыру турында теләсә кайсы Президент әйтергә тиеш. "Бу - төп бурыч", - ди ул. Ул Путинның шул чыгышыннан соң туган телләргә һөҗүм башланганын искәртте. "Без бит гел шулай яшәп килгән. Туган телләрне үстерүгә шартлар тудыру турында Россия Федерациясе Конституциясендә дә ачык язылган", - ди ул.
 
Минтимер Шәймиев туган телләрне үстерүгә киртәләр туганда моны башкару җиңелләрдән булмавын билгеләп узды, дип яза Татар-информ. Бу уңайдан прокурорларның мәктәпләр буенча йөргәнен искәртеп узды. "Әти-әнидән бирелгән телдә сөйләшәсе килгәч, ничек була инде ул?! Укытучыларның нервлары чыдамаган вакытлар да булды бит. Күпмилләтле илдә моңа юл куелырга тиеш түгел иде", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.
 
Дәүләт Киңәшчесе туган телләр белән бәйле мәсьәләнең бик нечкә материя булуына, аңа сак кына кагылырга кирәклегенә басым ясады. "Президентлар һәрвакыт берәр вазгыятькә реакциясен күрсәтергә тырыша. Бу шул очрак", - диде Шәймиев Владимир Путинның туган телләргә мөнәсәбәте турында әйткән сүзе хакында. Минтимер Шәймиев фикеренчә, туган телләрне укыту турында закон кабул ителсә дә, тора-бара тагын күпсенүчеләр пәйда булырга мөмкин.
 
"Дөнья болай да тыныч түгел, проблемалар аннан башка да җитәрлек. Туган телләр мәсьәләсенә бөтенләй кагылырга ярамый иде. Күп милләтле республика, илдә яшәп карарга кирәк башта. Кызганыч, глобализация процесслары нәтиҗәсендә туган телләр болай да юкка чыга бара. Аларны саклау дәүләт стандартлары аша башкарылырга тиеш. Туган телләрне саклап калу омтылышы һәркемнең күңелендә тыныч кабул ителергә тиеш. Без нинди авыр елларда да бу мәсьәләдә сират күпере аша чыктык бит. Хафалану бетеп, кешеләр тынычланырга тиеш", - диде Минтимер Шәймиев.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»