поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.08.2018 Дин

Минем догам кемгә кирәк?

Шушы көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә сәер карикатуралар куйды. Анда мөселман ир-ат намазлыкта аякларын бөкләп утырган һәм сәҗдәгә киткән килеш бик тырышып, яннан, өстән үзен селфига төшерә.

Социаль челтәрләрдә элек тә гадәти булмаган фотолар, видеотасмалар күзгә чалынган иде. Берсендә – мәче баласы намаз укучының муенына сарыла, тырный... Теге адәм мәчене сыпырып төшерә дә намаз укуын дәвам итә. Икенчесендә – бер ир белән ат та – намазда, сәҗдәгә китеп маташа. Намазлык өстендәге әби белән мәче сурәте дә ватсап аша һаман әйләнеп йөри. Сурәт янына, балалар китеп бетте, ниһаять, тынычлап калдык, дип язылган. Кыскасы, шундыйрак “кызык-мызык”ка әй­ләндерелгән сурәтләрне интернет битләрендә тагын әллә ничәне табып була. Әлеге һәм башка үзе мәзәк, үзе сәер хәлләр хакында Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.
 
– Равил хәзрәт, әлеге карикатураларга карашыгыз нинди? Алар мөселманнарга уйланыр, фикер йөртер, мәсьәләгә өстәнрәк карау өчен кирәк микән?
 
 – Дөресен әйткәндә, мөфти Камил хәзрәт куйган карикатураны күрмәдем, ләкин күз алдыма китердем. Чыннан да, кайбер мөселманнар гыйбадәт вакытында да үзләрен фотога төшерүгә зур игътибар бирә, селфи белән мавыга. Бу, әлбәттә, дөрес гамәл түгел. Мөселманның гына түгел, бүтәннәрнең дә, кая барса да, үзен фотога төшерүе, сурәтнең һәр­кай­сын интернетка тезә баруы ки­лешә торган эш дип санамыйм. Гыйбадәт вакытында тө­шер­гәндә риядан китәргә мөм­кин.  Синең хаҗ гамәлләреңне, намаз укуың­ны, дога кылуыңны бөтен кеше күрергә тиешме инде?! Пәйгам­бәребезнең сурәт ясаучыга кагылышлы бик куркыныч хәдисләре бар. Ә фотосурәт мәсьәлә­сен­дә дин галимнәре дә бәхәсләшә. Аны кайберсе  рөхсәт итә, кайберсе тыя. Ә тарих буенча күзалласак, бабаларыбыз фотолар белән мавыкмаган. Элек Казандагы Мәр­җани мәчете муллалары, гомумән, үзләрен фотога төшерергә рөхсәт итмәгән. Хәзер дә мөселман кеше моннан сак­ланса, хәерлерәк. Чөн­ки шуның аша кеше күз тию, сихер куллану чыганагына әйләнергә мөмкин. Фото аша бозым ясаучылар барлыгын ишетеп беләбез.
 
– Намаз уку турында сүз бара икән, ул бүлмәдә мәче, попугай булса, алар намазны бозмыймы?
 
– Песи дә, башка җан ияләре дә намазга зыян китерми. Шунысы бар: намаз укучы сәҗдә кылганда каршында берни булмаска тиеш. Читлектәге попугайны читкәрәк, почмакка куярга мөмкин.
 
– Кайбер мөселманнар, дин юлына баскач, барлык фото­сурәтләремне юкка чыгардым, ди. Ислам динендә сурәтләргә караш шулкадәр тискәреме?
 
– Фотосурәт мәсьәләсендә бәхәс бара дип әйттем инде. Аннары элекке фотоларда хатын-кыз су коену костюмыннан, гаурәте ачык килеш, ир кеше тәмәке, шешә тотып, чит хатыннар белән төшкән булырга мөмкин. Болар берсе дә мөселманга килешми, оныкларга күрсәтә торган үрнәк әйбер дә түгел. Кайбер кеше тәүбә итеп, дин юлына баскач, беренче чиратта, шундый сурәтләрне юк итә. Әти-әни, әби-бабай, үзенең балачак фотоларын истәлек итеп, махсус альбомда саклап була.

– Намаз укыган бүлмәдә фото тотарга ярамый дигәч, күп­тән гүр иясе булган кае­на­намның сурәтен алып куйган идем. Шул кичтә үк ризасызлык белдереп төшкә керде. Ул сурәтне яңадан үз урынына эләргәме, дип сорый бер укучыбыз.
 
– Юк, элмәсен. Пәйгамбә­ребезнең бер хәдисендә, йортта эт яки сурәт торса, анда фәрештә керми, диелә. Динебез буенча, этләрне фатирда тоту дөрес түгел һәм сурәтләрне дә эләргә ярамый. Ә сорау бирүче ханымның төшенә шайтан кергән булуы ихтимал. Шайтан үзенә кирәк вакытта төрле кыяфәттә кешенең төшенә кереп, үз кирәген эшләргә мөмкин. Ул бары тик Пәйгамбәр кыяфәтенә генә керә алмый. Ханым, бу хакта газета аша булса да, дин әһелләреннән сорап дөрес эшләгән, төшенә генә таянып эш итмәгән. Төшкә ышанып карар кабул итәргә ярамый. Ул фотоны, пөхтәләп, кая да булса тарт­мага, альбомга алып куйсын. Фотолар дивар бизәгеч түгел. Динебездә диварга статуэтка, хайван сыннары элү дә ярамый. Башка бүлмәдә торса да, һич югы намаз бүлмәсен алардан азат итәргә кирәк.
 
– Шул ук вакытта кайбер күренекле дин әһелләре дә селфи төшә, аларны социаль чел­тә­рләргә урнаштыра...
 
– Һәркем үзе өчен үзе җавап бирә. Әлбәттә, тыйнаклык ко­мачау­ламас иде. Ә вәгазьләрдән торган сурәтләр, видеотасмалар халыкка мәгълүмат тарату, сабак бирү өчен эшләнә икән, файдалы гамәлне ничек инкарь итәсең?!

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.08.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»