|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2010 Җәмгыять
УН БАЛАЛЫ ГАИЛӘТәлинкә–тәлинкә өелеп торучы кош теленең хуш исе, тәрәзә төбе тулы гөлләр, кырт иткән чисталык... Чакырылмаган кунак булсам да, Шәрифуллиннар мине ачык каршы алды. Тиз арада өйдәгеләр белән танышып чыктым: Ләйсән, Марсель, Диана, Альбина, Фәнис, Илшат... Эчемнән генә: “Эх, ишле гаиләдә яшәү үзенә бер рәхәттер, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк монда”, – дип тә уйларга өлгердем. – Бөтен тормышым балалар өчен, алар дип яшим. Һәркайсын укырга озатып калам, ашарга пешереп каршы алам. Казандагысы: “Әни, кайтам”, – дип шалтыратса, тәрәзә яныннан китмичә аны көтәм. Үзем өйдә булганда аларга да рәхәт, бөтенләй икенче төрле. Ике атна больницада ятканда коры-сары гына ашап йөргәннәр, хәзер сыйлыйм инде. Үзләрен дә өйрәтәм, кыз бала тәмле итеп пешерә белергә тиеш, – диде Әлфия апа, плитә янында бөтерелүче кызларына сокланып.
Әйе, кеше икенче яки өченчене табарга куркып яткан заманда ун бала үстерү – чын батырлык. Әлфия апа үзе дә ишле гаиләдән. Әнисе яшьли вафат булу сәбәпле, ана назы күрмичә үскән. Ислам абыйга кияүгә чыгып, җиде бала тапкан. Әйе, ялгышмыйм, җидене. Ә калганнарымы? Аларының язмышы катлаулырак...
Әлфия апа гомере буе шәфкать туташы булып эшләгән, Ислам абый – йөк ташучы. Тиздән балалары үсеп җитә, олы кызлары кияүгә чыга, бер–бер артлы дүрт онык туа. Ләкин язмыш Шәрифуллиннарга яңа сынау әзерли.
– Кызымның ире нык эчте, исергәч кул күтәрә иде. “Аерыл, яшәмә интегеп”, – дигәч, “Әни, балалар ятим кала бит”, – дия иде балакаем. 27 яшьлек кызымны ире кыйнап үтерде, – диде әни кеше күз яшен яшерергә тырышып. – 5 ел элек булды бу хәл. Ирен утырттылар. Ә оныкларны хәзер без үстерәбез. Кешенеке дә жәл булганда, ничек инде үз оныкларыңны ятим үстерәсең?! Кайчакта “әби”, кайвакыт “әни” дип дәшәләр.
Шулай итеп, Чистайда яшәүче Шәрифуллиннар ун балалы гаиләгә әйләнә. Олысына 30 яшь булса, төпчекләре Диана әле 5 класста гына укый. Кыскасы, бүген алтысы үзләре белән тора, дүртесе төп йорттан чыгып киткән. Кызлары Эльвира, Роза, Фәридә кияүгә чыгып, әби–бабайны инде тагын биш оныклы итәргә өлгергән.
– Олы кызымның үлемен бик авыр кичердем, һаман да исемнән чыкмый. Шул очрак кына сәламәтлегемне какшатты, аяктан екты. Беренче вакытта зираттан кайта алмыйча йөрдем, соңыннан тынычландым. Үземә ике тапкыр инфаркт булды, бер үпкәмне алдылар. Гомер буе медицина картасы да ачмаган кеше идем югыйсә. Балаларым: “Әни, авыр әйбер күтәрмә, эшләмә, утырып кына тор”, – дип, гел минем өчен борчылып тора. Исән генә булып, башлы–күзле итәсе иде үзләрен.
– Дәүләттән нинди матди ярдәм аласыз? – дип сорадым Әлфия ападан.
– Өч бүлмәле фатирга чиратта тора идек. Ике кызым бер–бер артлы кияүгә чыккач, анысыннан колак кактык. “Оныклар да безнең өстә бит”, – дисәк тә, фатир бирмәделәр. Хәзер ничек тә монда ремонт ясап чыгарга исәп, өй искерде. Булышмаслармы дип, социаль яклау үзәгенә гариза яздым әле. Ярдәм итәргә атлыгып тормыйлар шул. Акчалы кеше безнең хәлне белми. Белешмә язган өчен дә акча каера торган замана бит.
– Ике оныгыгызны балалар йортына тапшырырга кушканнар икән...
– Әйе. Ничек инде аларны бер–берсеннән аерасың? Бөтенесе дә якын, кайсы бармакны тешләсәң дә авырта бит. “Үзем исән булганда, беркая да җибәрмим”, – дидем. Пособиене дә ике балага гына бирәләр, барысы бергә 12 мең чыга. Берәр нәрсә алганда, шул акчаны дүрткә бүлеп, һәркайсына тигез өлеш чыгарам.
Шушы акчага Әлфия апаның пенсиясе белән Ислам абыйның 4 мең сум хезмәт хакын кушсак, менә сиңа гаилә бюджеты. Бала укыту, ремонт ясау түгел, ашарга да очын–очка ялгап җиткерә торган сумма бу! Кибеткә кергәч, берьюлы 7–8 ипи алуларына гаҗәпләнсәләр: “Әле бу гына җитми, үзем дә пешерәм. Күп ашый торган вакытлары, үсәләр бит”, – дип җавап кайтара икән Әлфия апа.
– Мәчеткә йөрүче бабайлар ярдәм итеп, хәлне белешеп тора. Лаеш районы Имәнкискә авылыннан өч бабай 10 мең сум акча бирде. Берәү азык–төлек төяп килсә, икенчесе иске компьютерын керткән. Балалар бик шатлана, рәхмәт яусын! – дип сүзгә кушылды Ислам абый.
– Барыгыз бергә җыелгач, күңелледер сездә? – диюемә Шәрифуллиннар кичен нинди уен уйнауларын, бергә кич утыруларын сөйләргә тотынды. Җәй көне дә бернинди санаторий, лагерь кирәкми аларга. Былтыр 11 яшьлек Фәнисне санаторийга җибәргәннәр. Бер тәүлектән соң тәрбиячеләре шалтыратып: “Улыгызның кайтасы килә, баскыч яныннан да китмичә, бертуктаусыз елый”, – дип хәбәр иткән. Шәрифуллиннарның кечкенә улларын барып алмый чарасы калмаган. Әйе, иң шәп ял өйдә, әти белән әни янында. “Өй тирәбез роза белән пион чәчәкләренә күмелә. Безгә җәен дә килегез, ишегалдыбыз шундый матур була”, – дип тагын кунакка чакырдылар үземне.
Искиткеч тәртипле гаилә бу. Биредә тәмәке пыскытып, сыра чөмереп йөрү нормага сыймаслык хәл санала.
– Аллага шөкер, иремнең дә, балаларымның да эчеп–тартып йөргәне булмады. Әле олы улым Марат Казанда укый. Кайткач, кече энесенә: “Сүгенгәнеңне, тәртип бозганыңны ишетсәм, кара аны!” – дип үгет–нәсыйхәтен дә әйтеп китә. Ирем Исламның да исергәнен гомергә күрмәдем. Ике бертуган абыйсы да тәртиплеләр. Ул начар гадәтләр нәселдән килә дип уйлыйм. Эчкән–тарткан атаны күреп үскән бала да күпчелек очракта шул сукмакны сайлый, – диде Әлфия апа.
Шәрифуллиннарның самими, олы җанлы, ихлас булулары сокландырды. Балалары турында да: “Барысы да тәртипле, тырыш, күз тимәсен”, – дип кенә торалар. Тыйнак яшәсәләр дә, өйләрендә – гармония, тынычлык. Тавыш күтәреп сөйләшү, бәхәс, әти–әни сүзеннән чыгу – берсе дә юк. Җитеш, хәлле гаиләләрнең күбесенә үрнәк булырлык алар.
Ун бала анасы мине озатканда:
– Яшьрәк, эшли торган чагым булса, балалар йортыннан тәрбиягә бер–ике сабый алыр идем. Кыерсытылган, ятим үскән балаларны жәлләп, үзәгем өзелә, – дип калды.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|