|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2010 Җәмгыять
ҖИҢҮ СОЛДАТЫ
Күңелем тарих битләрендәге онытылмас вакыйгаларны барлый. Тиздән шатлыклы тантана, зур югалтулар аша килгән бәйрәмебез – Бөек Җиңүнең 65 еллыгы җитә бит. Кошки районындагы Орловка авылында яшәүче (биредә җирле ачык акционерлар җәмгыяте «Дружба» нәселле маллар заводы урнашкан) гомеренең инде тугызынчы дистәсенең яртысына якынлашкан Бөек Ватан сугышы ветераны, милләттәшебез Габбас ага Ярулла улы ХӘЙРУЛЛИН белән шул афәтле сугыш елларын искә алып, сөйләшеп утырганда, аның күзләрендә ниндидер очкын кабынгандай булып, ирексездән яшь бөртекләре бәреп чыкты.
– Үлем белән күзгә-күз карашып, миллионнарча корбан биреп ирешкән бу бәйрәм безнең өчен бик тә кадерле. Бүгенге сугыш ветераннары – җиңү солдатлары бит алар, – диде ул горурланып.
Шунда мин аңардан:
Габбас ага, үзегезнең тормыш һәм фронт юлларыгыз белән таныштырып үтмәссезме икән? – дип соралдым.
Бик озак кыстатып тормады ул, шунда ук сөйләп китте:
Ятимлек ачысын яшьли күрергә туры килде миңа. Әнием мәңгегә бакыйлыкка күчкәндә, миңа – биш, сеңелем Мәрьямгә нибары өч яшь кенә иде әле. Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр бит. Бераз вакыттан соң әтием Гаҗилә исемле яшь кызга өйләнеп, аларның әле тагын уртак биш балалары дөньяга килде. Шомлы чорлар җитеп, әтине хәлле тормышта яши дип, бик теләсә дә, колхозга кабул итмәделәр. Һәм без гаиләбез белән туган авылыбыз Ульян өлкәсенең Төгәлбуадан шушы «Дружба» совхозына килеп төпләндек. Бу күмәк хуҗалык ул елларда Совет хөкүмәте җитәкчеләренең берсе – Молотов исемен йөртә иде әле.
Әти – терлекче, үги әни сыер савучы булып эшкә урнаштылар. Ә сеңелем белән мине русча өйрәнсеннәр дип, рус мәктәбенә укырга бирделәр.
Тормыш авырлыгы басу сәбәпле мин анда өч сыйныфны гына укый алдым, яшьли килеш әтиемә ярдәм итәргә туры килде.
Кинәт кенә сугыш башланып киткәч, 1942 елда миңа, унсигез дә тулып бетмәгән егеткә, сугышка китәргә повестка килде. «Буең кечкенә, аягың – яссы табан», дип, мине гел кире кайтарып җибәрә тордылар. Ә шулай да әрсезлегем аркасында, үзләре теләп фронтка китүчеләр төркеменә эләгеп, мин дә фронтка алындым. Солдат киемнәре минем кечкенә гәүдәмә бик зур булып, хәтта шинелем җирдән өстерәлеп бара иде. Ә шулай да, фронтка китү теләгем көчле булгангадыр инде, мин моңа бик әһәмият тә биреп тормадым.
Шулай итеп, солдат һөнәренә бераз гына өйрәтеп маташкач, безне сугышның алгы сызыгына озаттылар. Без рәтләп атарга түгел, кулга мылтык тотарга да өйрәнмәгән япь-яшь егетләр, беренче мәлдә дошман ягыннан килеп төшкән, якында гына шартлаган граната тавышыннан бераз курку хисе кичерсәк тә, аның кемне дә аяп тормаганлыгын аңлап, ныгытып сугышырга алындык. Каты бәрелешләрнең берсендә яныбызда кинәт килеп төшкән снаряд ун иптәшемнең гомерен алып китте. Тирә-юньдә булган мондый мәхшәрне сөйләп бетерерлек тә түгел.
Рус халкы әйтмешли, «күзгә-күз, тешкә-теш», бик каты көрәш барды бит ул чакта. Дошман да бик көчле булып чыкты. Безгә ярдәмгә өстәмә көчләр килеп җиткәч кенә, ул куркып артка чигенә башлады.
Әйе, сугыш беркемне дә аяп тормады. Бер авылны азат иткәндә, качып котылып калган кешеләр, фашист илбасарлырының ничек итеп гөнаһсыз сабыйларны, хатын-кызларны, әби-бабайларны сарайларга ябып, тереләй яндырганнары, бичара кешеләрнең әрнеп кычкырган тавышлары белән тирә-юньне яңгыратып торулары турында сөйләгәннәр иде. Шушы хәлләрне ишеткәч, безнең йөрәгебездәге нәфрәт хисләре тагын да көчәйде генә.
Ничек итеп исән калганмындыр инде белмим, телефон чыбыгы өзелә икән, командир:
– Бар, Хәйруллин, ялгап кил, син кечкенә буйлы, ерактан бер дә күренмисең, – дия иде. Һәм мин барам, бөтенесен үтәп кайтам.
Һавада сызгырып, снаряд очып килә икән, аның тавышыннан ук минеке түгел икәнен аңлый идем. Әгәр инде өскә пулялар ява башласа, бу очракта ятып котылу хәерлерәк иде.
Адәм баласы дөньяда яшәгәндә һәрнәрсәгә күнегә, диләр бит. Габбас та сугышу, дошманны алдау, атылган пуля, сызгырып очкан снаряд тавышларын тыңлап, беркайда да язылмаган сугыш серләренә төшенә башлый.
Беренче Үзәк фронтта аяусыз сугышкан сугышчыга командиры беркөнне:
Иптәш Хәйруллин, җыен, Мәскәүгә офицерлар курсына укырга җибәрәбез сине, – ди.
Минем белемем өч кенә сыйныф бит, - дип, яшь фронтовик анда барудан баш тарта.
Ә тормыш дигән нәрсә үз карарларын чыгарып кына тора. Менә иң кыю солдатларны Беренче Украина фронтына җибәрәләр.
Сугышларның берсендә, бөтен патроннарыбыз атылып бетеп, күп сугышчыларыбызны югалткач, – дип исенә төшерә Габбас абый, - шундагы урман эченә кереп ышыкландык. Әгәр шулай эшләмәгән булсак, барыбыз да һәлак булып бетәбез икән. Ә дошман никтер куе урманга керергә курка иде.
Шул чолганыштан чыкканда якын дустым һәлак булды. Безнең һәрберебез кесәсендә өй адресыбыз язылган кәгазь кисәге бар иде, шуның аша үлгәннәрнең өйләренә хәбәр итә торган идек. Мин дә дустым турында бу кайгылы хәбәрне язып җибәрдем: кайда үлгәнен, кайда җирләнгәнен.
Соңрак мине взвод командиры итеп билгеләп куйдылар. Тора-бара Икенче Украина фронтыннан Өченче Украина фронтына күчерделәр.
Безнең үҗәтлекне күреп дошман чигенә башлады. Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакия, Германиягә кадәр барып җитеп, фашистларны үз өннәрендә тар-мар иттек.
Тик Бөек җиңү шатлыгын кичереп, бик озак тора алмадык, безне яңадан Украинага китерделәр. Биредә ике ел бандеровчылар белән көрәшергә туры килде.
Менә шундый ул минем тормыш һәм фронт юлларының тарихы, – дип сүзен төгәлләде Габбас абый Хәйруллин.
Күкрәген Кызыл Йолдыз ордены һәм күпсанлы медальләр бизәгән егет, туган ягына әйләнеп кайткач, икмәк үстерү эшенә керешә. Биредә дә элеккеге фронтовик үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Өйләнешкәч, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр алар. Тормыш мәшәкатьләренә уралып, гомерләр үтеп киткәнлеге сизелми дә кала. Әнә хатынының вафат булуына да өч ел үтеп киткән икән инде. Габбас абый улы һәм килене тәрбиясендә яши бүген.
Үткән сугыш елларын искә төшереп, сөйләшеп утырганда, аның горурланып: «Без – Җиңү солдатлары бит», – дип әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора кебек.
Орловка авылы, Кошки районы.
Рәсемдә: сугыш ветераны Габбас абый ХӘЙРУЛЛИН.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|