|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2018 Сәясәт
Татарстанда өч гаилә Рөстәм Миңнеханов янына барырга җыенаТатарстан Президенты һәм аның җәмәгате исеменнән республиканың иң яхшы парлары хөрмәтенә тантаналы чарага Чаллыдан күп балалы өч гаилә бара. Республиканың иң яхшы парлары хөрмәтенә тантаналы чара Казан Кремлендә 27 августта узачак, дип яза Татар-информ.
Чаллыдан әлеге бәйрәмгә биш бала тәрбияләүче танылган Чаллы табиблары Надежда һәм Шамил Мусиннар барачак. Двигательләр заводы директоры, шәһәр советы депутаты гаиләсе - Анна һәм Сергей Снарскихлар да бәйрәмгә чакырулы. Алар өч кыз үстерәләр. Төрле бәйге лауреатлары һәм призерлары Фәрһад һәм Надирә Әүлаяровлар тантанага киләчәк. Алар сигез бала үстерә. Балалар барысы да музыка инструментларында уйный.
--- |
Иң күп укылган
|