|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2018 Фаҗига
Татарстанда юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргәнБөгелмә районында юл-транспорт һәлакәтендә алты кеше зыян күргән, шуларның өчесе - балалар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә кич М5 юлында Ключевка авылы янында “Шкода” һәм “Форд Фокус” кара-каршы бәрелешкән, дип яза агентлык. Бәрелешкән машиналарда барлыгы сигез кеше булган, шуларның алтысы төрле җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрне Бөгелмә үзәк хастаханәсенә озатканнар. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|